Мансур, Илдар Халитович кергәндә, күзләре белән стенага төртелеп, селкенмичә ята иде. У...
Мансур, Илдар Халитович кергәндә, күзләре белән стенага төртелеп, селкенмичә ята иде. Ул палата ишеге ачылып ябылуга да игътибар бирмәде. Илдар Халитовичның исәнләшүе дә җавапсыз калды. Ул Мансур янына килеп, аның кулын тотып, йөрәк тибешен тикшерде. Барысы да нормада иде. Шулай булгач аның өчен калган эшчәнлекләр дә нормада булырга тиеш. – Мансур, нәрсә булды? Нинди чебен тешләде тагын үзеңне? Бу минутларда синең кәефең күтәренке булырга тиеш. Сиңа күңел төшенкелегенә бирелергә ярамый. Урыслар әйтмешли, һәрбер безвыходның үз выходы була. Вакыйганы дөрес аңлап, дөрес юлга гына сала белергә кирәк! Шуның өчен син хәзер, барлык авыр уйларыңны кырыйга куеп, салкын канлылык белән генә сине борчыган мәсьәләләрне ничек чишәргә кирәген уйла. Мансур, стенадан карашын алып, баш табибка борылып карады. Аның йөзендә ниндидер гамьсезлек һәм игътибарсызлык чалымнары иде. – Әйе, Илдар Халитович, минем хәлләр мөшкелгә охшый. Сез белмисезме теге урманда үтерелгән кешеләрне? Кемнәр алар? Нигә миңа бәла якмакчы булалар? – Мансур, мин аларның нинди кешеләр икәнен белмим. Берсе аның бик бай, Казанда үзенең заводы бар, ди, ә фамилиясе Габидуллин. Икенчесе – аның ярдәмчесе Мостафин. Алар ауга бу сазлык күленә бик еш йөргәннәр. Килгән кешеләрнең әйтүләренчә, ул сазлык күлен үзенә сатып алып, анда дача кормакчы булган. Ләкин менә җитешмәгән. Ә менә сиңа бөтен бу ярлыкны элмәкче булалар. Хәзер синең янга шәфкать туташы булып киенгән Фирүзә Борһановна керәчәк. Ул кайбер нәрсәләрне белә, ахры, тагын ниләрдер ачыклыйсы бар, ди. Шуңа күрә ул монда нәрсә булса да җыештырыр, ә син аның сорауларына берни дә сиздермичә җавап бир. Сизсәләр, аларның элемтәләре белән мине мизгел эчендә эштән очыртачаклар, – диде Илдар Халитович, журналына нидер язган кебек. Габидуллиннар. Киндерә күпме ишелсә дә, барыбер очы була. Күп азапланды инде ул бу Габидуллиннар белән. Башта – малае. Ул гына бетеп өлгерүгә, аны тагын Казанга командировкага җибәрделәр. Казанның район бүлекчәсендә эшләүче бер яшь кенә тикшерүчене үтергәннәр. Дөресен генә әйткәндә, кайдадыр исерек килеш яшьләр белән сугышканда, пычак белән кадаганнар. Җинаять булган җирнең фоторәсемнәренә карасаң, анда хәйран гына сугышу булган. Ләкин мәеттә медэкспертиза бернинди дә сугышу эзләре күрмәгән. Бүлекчә начальнигының эшне хулиганнар исәбенә калдырып, ябарга тырышуына карамастан, тикшерүче бүлекчәсе начальнигы, Мансурның җитәкчесе белән сөйләшеп, эшне ахыргача тикшереп бетерергә уйлаган. Мансур, бүлекчәгә килүгә, башта аларның документларын карап чыкты. Чыннан да, яшьләр үзара сугышканнар да, аңа пычак эләккән. Ләкин медицина экспертизасы киресен сөйли. Димәк, чынбарлыкны ачыкларга туры киләчәк. Тикшерүче бүлекчәсе начальнигы белән алар шул турыда сөйләштеләр. Мансур эшен җинаять булган җирдән башларга уйлады. Урын шәһәр читендәге йортлар янында – балалар мәйданчыгында булган. Инде бер атналап вакыт узса да, аударылган балалар өйчекләре, каерылып сындырылган ком савытының такталары теләсә ничек аунап ята. Чыннан да, монда Мамай явы узган кебек, дип уйлады Мансур. Ул кабат тирә-якны карап чыкты. Өй тирәләрендә машина куелган эзләр дә күренми. Ә шулай да бер почмакта УАЗикка охшаган тәгәрмәчле машинаның бер тәгәрмәче белән мәйданчыкка баскан эзе ярылып ята. Саз кантары әле кибеп тә өлгермәгән. Мансур бу эзне фотога төшереп алды. Аннан янәшәдәге бер йорт ишеге төбендә эскәмиядә утыручы ике карчык янына барып сөйләшергә уйлады. – Исәнмесез, әбиләр! Ял итеп утырасызмы? Нигә үзегез генә, оныкларыгызны алып чыкмыйсыз? Әллә балалар мәйданчыгында яшьләрнең сугышып, бөтен әйберләрне ватып ташлаганнарыннан куркасызмы? – дип, Мансур алар янына килеп утырды. Аны күптән күзәтеп утыручы карчыклар, кызыксынмаган кебек кенә: – Менә утырабыз әле. Ә оныкларга килгәндә, монда инде картлар гына яши. Яшьләр шәһәргә омтыла. Безнең өчен шулай әйбәтрәк тә. Электәге кебек яшьләр арасында сугыш-гауга юк. Барысы да тыныч. Теге атнада гына бер кешене үтереп китереп ташлаганнар. Кайсыдыр мондагы мәйданчыкта яшьләр сугышкан, бөтен