Перейти к содержимому
Максиметер

Каторжан (роман)

Каторжан (роман) Зәбир ГЫЙМАЕВ 3. Чучка үзләренә тәтегәч, буза куптарырга килгәннәрнең күңеле булды: «Давайте жить дружно, мужики!» – дип киттеләр. Нургали үзе ир-егет булгач, бер нәрсәне аңлады: әтисе гаҗәеп сыйфатка ия булган икән. Тавышын беркайчан да күтәрмәс, кешене түбәнсетмәс, тыныч кына, сабыр гына үзенең хаклы икәнен дәлилли белер. Баш бирми азып-тузып йөргән адәмнәрне дә иманга кайтара ала иде әтисе… *** 1955 елның җәе матур килде. Вакытында күк күкрәп, яңгыр яуды. Җылы нурларын сибеп, кояш карады. Мул уңыш вәгъдә итеп, басуда игеннәр башакка тулышты. Болында чалгы тыккысыз булып, печәне күтәрелде. Төш җитәрәк, авыл юлында елкылдап торган кара төстәге «ЗИС» машинасы күренде. Басу капкасын узып, сиртмәле коега җитәрәк, «ЗИС» аръяк урамга борылды; калай түбәле, тәрәзә йөзлекләре бизәкләп-сырлап эшләнгән йортның капка төбендә туктап калды. Машинадан куе зәңгәр төстәге һәйбәт бостон костюм-чалбардан, башына мул булып чал төшкән 60 яшьләр тирәсендәге ир-ат һәм изүе ачык аксыл күлмәгенең җиңнәрен сызганып җибәргән, типсә – тимер, басса бакыр изәрлек утыз яшьләрдәге ир-егет төштеләр. Болар озак кына каршыдагы йортка карап тордылар. Өлкәне, ике тапкыр кулъяулыгын алып, күзләренә китерде. Яше, чак каударланып, папиросына ут элде (моңарчы әтисенә күрсәтеп тартканы юк иде). Өлкәне җилкапканы ачып: – Хуҗалар өйдәме? – дип кычкырып сорады. Җавап бирүче булмагач, багажниктан искерәк чемодан, кыска саплы көрәк алды. «Гаеп итмәсләр әле», – дип, бакчага узды. Як-ягына каранып алгач, бөрчек-бөрчек кара туфракны чемоданына тутыра башлады. Янә, читкә борылып, кулъяулыгын күзләренә китерде. Яше, чемоданны җиңел генә күтәреп чыгып, багажникка урнаштырды. – Зиратка меник, улым, – диде ир-атларның өлкәне. Зират авыл читендә калкурак җирдә, авыл халкы «зиратка менәбез» дип сөйләшә иде. Мәрхүм булган авылдашларына, туганнарга сәлам биреп, зиратка керделәр. Өлкәне Коръән укыды; яше үзе белгән дога сүзләрен ихластан кабатлап, әтисе кырында басып торды. – Күңелем булды, улым. Сиңа рәхмәт. Сине мәшәкатьләдем... – диде әтисе, зираттан чыкканда. – Нинди мәшәкатьләү, ди, әти! – диде улы. Зират капкасын япкач, әтисе әйтте: – Зәкинур туганым, синең баш очыңда дога укый алмадым. Каберең – Псков каласында... Мирхәбиб энем, синең каберең тагын да ерактарак – Польша җирендә. Миргалим, синең каберең бөтенләй дә билгесез... Укыган догаларым сезнең рухыгызга да барып ирешсен иде. Чишмәгә туктадылар. Картлачның бөтенесе алдан уйланылган икән: суын эчеп, изүен чишеп, битен-кулын юганнан соң, ун литр сыйдырышлы флягасына су тутырды. Какылы тау итәгендә җиләк җыйдылар. Шунда ук тамак ялгап алдылар. Пешкән тавык, пәрәмәчләргә кагылмадылар диярлек; чишмә суы эчеп, кара ипи белән җиләккә басым ясадылар. – Кайтыр юлга кузгалабызмы, әти? – диде улы, күңелләр хушлангач. – Бәдрине күреп китәсем килә, улым. Эчтәге бер корт тынгы бирми, – диде әтисе гаепле кеше сыман. – Проблема түгел, әти! «ЗИС» сиртмәле кое янына җитеп туктады. Ир-атларның өлкәне озак кына каршысындагы йортка карап утырды. Сәер халәт кичерә иде ул... Мунчадан чак зуррак өй. Җир төсенә кергән салам түбә. Каралты-курага ир-ат кулы тимәгәне күзгә ташлана. Капка баганасы бер якка авышкан. Шул капкадан, җаның түзеп, ничек көн саен үтеп йөрмәк кирәк?! Бары тәрәзәләрдә ак пәрдәләр генә бу нигезгә азмы-күпме ямь биреп тора. Ир-ат кулы сизелми. Бәдри сугышта һәлак булды микәнни? Шулайдыр... Күпләр кайтмады яу кырыннан... Кичер, солдат!... Мин монда әллә ниләр уйлап утырам... (Нурислам ялгыша иде. Бәдрине сугышка алмадылар. Камали байның Кара айгырыннан егылып төшеп, ул аягын имгәтте. Гомере буе аксап йөрде. Авыл тарихына «Чатан Бәдри» булып кереп калды). Капкадан буй җиткән кыз чыкты. – Әтине көтсәгез, ул өйдә юк. Эш белән районга китте. Тиз генә кайтмас, – диде. Кызны күргәч, өлкән яшьтәге ир-атка нидер булды. Югалып калдымы соң?... Моңарчы Бәдригә: «Кеше талап йөрдең, үзеңә бер дә кот кунмаган икән», – диясе, үзәгенә үтәрлек авыр сүзләр әйтәсе килгән иде…

682 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 557 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.