– Башка вакыт та, Əхсəн кушуы буенча, чəчəклəрне син кертə идеңме?
– Башка вакыт та, Əхсəн кушуы буенча, чəчəклəрне син кертə идеңме? – Юу-ук... Минем əле беренче генə... Кичен хəлемне белергə дип кергəн Əхсəнгə розалары өчен рəхмəт əйтə башлаган идем, чын-чынлап аптырып китте. Беркемгə бернинди чəчəклəр кертергə кушмаган булып чыкты... Менə шундый иде ул Рифкать. Ə бит розалар – минем иң яраткан чəчəклəрем! Бу турыда Əхсəн бик яхшы белə иде. Ə чəчəклəрне Əхсəн түгел, Рифкать китерə... Мине бəхетле итеп күрəсе килү хакына, ул чакта ук ул үзенең миңа булган мəхəббəтен корбан итəргə əзер булган бит! Шулай булгач, уйлап карагыз: хакым бармы яшерергə Рифкатьтəн серлəремне?! Чит-ят кешегə "Мин Əхсəн дигəн кешене һаман исə өзелеп яратам бит əле..." – дип əйтеп кенə кара?! Иртəгə үк дөньяга "Ире өстеннəн чит ирлəр белəн чуала!" дигəн гайбəт таралачак. – Ə миңа?! – Сез бөтенлəй башка! Нишлəптер мин сезне бер күрүдə ошаттым. Кайчак берəүне ник бер күрүдə үк якын итүеңне, икенче берəүне күралмавыңның сəбəбен үзең дə аңламыйсың бит. Телəсə кемне бик тиз якын итə, телəсə кем белəн сер бүлешə торган гадəтем юк минем. Ə менə сезнең кызыныр урын табалмый нəүмиз басып торуыгызны ук яраттым. Үзем дə белмим, ни өчендер нəкъ менə сезгə сөйлисем килде барысын да... Җитмəсə, җанымны кая куярга белмичə йөри торган чагым. Əле өченче көн генə мин бит аны кабат күрдем. Унике елдан соң! Шəрига бер мизгел генə тынып торды. Аның очкын чəчеп торучы күзлəренə яшь пəрдəсе бөялгəн иде... Бер сүз дə дəшмəдем. Бераздан ул үзен кулга алды. – Менə шулай инде мин... – диде ул вакытсыз күз яшьлəре өчен акланырга телəгəндəй. – Əхсəн турында тыныч кына уйлый да, сөйли дə алмыйм. Болай елак кеше түгел бугай ла үзем... Аннары, бөтенлəй диярлек тынычланып, бүленеп калган сүзен дəвам итте: – Укуны тəмамлагач, шəһəрдə калдым. Аның да монда икəнен белə идем. Ул бит миннəн бер ел алда укуын тəмамлаган иде. Лəкин бер мəртəбə дə очратканым, күз кырыем белəн генə булса да күреп калганым булмады. Ə бит... яшермим: бик күрəсем килə иде! Мин, гомумəн, аның алдында үземне бик зур бурычлы саныйм. Чөнки аны үлеп яратуым аркасында гына чын ярату хисенең тирəнлеген, сафлыгын, илаһилыгын белдем. Ул булмаса, бəлкем, бу хистəн бөтенлəй мəхрүм калган булыр идем... Уйлап карагыз əле: бəхет түгелмени ул – ярата алу?! Чиксез зур бəхет! Шушы изге хиснең ни икəнен танытканы өчен генə булса да, гел-гел күрəсем килеп тора иде аны. Ничеклəр хыялланмый, ничеклəр итеп күз алдына китерми идем мин аның белəн очрашуыбызны, аңа нинди сүзлəр əйтеремне?! Гаҗəп! Өченче көн, көтмəгəндə-уйламаганда дигəндəй, юлымда очрады да куйды! (Дәвамы бар.)