Перейти к содержимому
Максиметер

– Миңа мөрәҗәгать итеп, дөрес эшләгәнсең, – дип кабатлады Илдус. – Ә Гөлназны таңга кад...

– Миңа мөрәҗәгать итеп, дөрес эшләгәнсең, – дип кабатлады Илдус. – Ә Гөлназны таңга кадәр сөйләштереп тора алам мин. Хатынга да көнләшергә бер сәбәп булыр. Алайса, гел көнләшми. «Әллә мәхәббәте сүрелде микән?» дигән шик туа кайчак күңелдә. Темадан читкә киттем бугай. Ярый. Мин Гөлназ белән серләшеп калам. Син нишлисең? – Нишлисең дип инде... Клубтан кайтканын сагалап торам да, машинама утыртып, өемә алып кайтам. Карышса, бераз көч кулланырга туры килер. Камил хәзрәт никахыбызны укыр дип өметләнәм. – Дивана! – диде Илдус күршесе, хәйран калып. – Акыл өләшкәндә, абзар артында йоклап калгансыңдыр син! Соң кем иске «каблук»та кыз урларга бара?! – Җәяү барыйммы? Яңа машина алу әлегә көн кадагына сукмый. Искесе йөреп тора. – Минем айгырга атланып барасың! Син – принц на белом коне! Үзебезчә әйтсәк, акбүз атка атланган ханзадә! Аңла, дустым: һәр кыз ак атта үз принцын көтә! Аның бу хыялы, кияүгә чыгып, бала чүпрәгенә уралгач та сүрелми. Дөрес, минем айгыр алмачуар. Булса соң! Ак төстән бер дә ким җире юк. Матуррак та әле! – Уйлыйк әле, күрше... – Бер савыт ачы бал кертеп, әнә ул карлыган куагы төбенә күләгәгә куйган идем, – диде Илдус күрше. – Игътибар да итмәдең бугай. – Игътибар иттем. – Соң берәр йомры күтәреп куйыйк. Ачы балдан авыз иттеләр. – Әйбәт! – диде Гаяз күрше, эчемлекнең сыйфатына бәя биреп. – Шөкер, бал коя беләбез! – дип мактауны кабул итте Илдус күрше. – Бал коярга мине дә өйрәтерсең, – дип үтенде күршесе. – Өйрәтермен. Хәзер көнүзәк мәсьәләгә әйләнеп кайтыйк. – Җиде иләктән үткәрик! – Акыллы фикер. Әйдә, тәртибе белән, син әйткәнчә, җиде иләктән илибез... Мин Гөлназ белән сөйләшеп калам. Фәйрүзә ялгызы кайтып китә... Урам караңгы... Урам тын... Кеше-кара күренми... Җырдагыча булсын: су буенда учак яна... – Күктә йолдызлар да яна. Тулган ай балкый, – дип өстәде Гаяз, кыз өчен борчылып. – Тик кенә утыр! – дип кисәтү ясады күршесе. – Дөм-караңгы урамда куркыр бит ул... – Курыкмас! Менә кыз тыкрыкка борыла... Монда – син! Солыдан бушаган зур капчык бирермен. Секундында капчыкны башыннан аяк йөзенә кадәр кидертеп куясың! Чәбәләнмәскә ару булыр. Кызны ияргә ташлыйсың. Айгырга камчы тидерә күрмә, алып биреп китәр, кайда төшеп калганыңны да сизми калырсың. «Һай Алмачуар!» диюең җитә. Капка төбенә кайтып җиткәч, айгырны җибәр. Улагына керә белер. Онытып торам: кызның телефонын ал, элемтәдән мәхрүм ит. Бик каты торса, авыл көтү куарга торганчы өеңнән чыгарма. Аннан үзе дә китми ул. Ничек китсен, күрше-күлән күрәчәк бит! Ситуацияне әйбәтләп аңлат. Бөртекләп төшендереп бир. Кызның ризалыгын алырга тырыш! Эшебез пешми икән, сохари киптерә башла. Мине дә как соучастника гаепләрләр. Икәүләп зона таптыйсылар алда әле. И Җәмил сөенәчәк! Йә, әйт соңгы сүзеңне, егет! – Чигенү юллары ябык, күрше! – Молодец! Үземә охшагансың! Хуш, сине тыңлап карыйк. – Капчык эчендә һава җитәр микән үзенә? – диде гашыйк җан, кыз өчен борчылып. – Хатын-кызга чурт булсынмыни?! – дип кырт кискән иде дә, Мәҗнүн сыңарының чын-чынлап хәсрәтләнүен күргәч, күршесе: «Ерак юл түгел, кайтып җиткәнче генә тончыкмас!» – дип, юату сүзләре әйтте. – Мин атта да йөри белмим, – диде мәхәббәт корбаны, бөтенләй төшенкелеккә бирелеп. – Ничек белмисең? Бу ни дигән сүз? – Шәһәр малае бит мин... – Тәк. Проблема. Чишәргә кирәк. Бер атна срок сиңа. Вакыт кысан. Җәмил йокламый. Калган эшкә кар ява. Бүгеннән тотынабыз. Мин сине ат өстендә йөрергә өйрәтәм! Кеше күзенә чалынмас өчен, көтү кайткач, әрәмәгә төшәбез. Айгыр да сиңа ияләнсен. Кишер ярата. Үз кулың белән сыйларсың. Берәр йомры күтәреп куйдылар. Хыял күге биегәеп, офыклары тагын да киңәеп китте. – Чараның икенче өлешенә күчәбез, – диде Илдус күрше. – Монысы күпкә катлаулы һәм бик каты уйлауны таләп итә. «Кыз урлаган идем, хәзрәт, никах укымассыз микән?» дип барсаң, куа да чыгара! Ике дә сөйләшеп тормый. Кремень! Үгетләү-ялынуларның нәтиҗәсе – ноль! Полициягә хәбәр итмәсә әле. Юк, итмәс. Әмма, вәгазь укып, җелегеңә төшәчәк! Нишләргә соң дигән сорау туа... – Чәйне кайнарлыйм... – Кайнарла.

675 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 550 подписчиков · Образование

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.