Аллам сакласын!... Күзләре... Күзләренә карарга батырчылык итмәде. Егет үзенә борылып к...
Аллам сакласын!... Күзләре... Күзләренә карарга батырчылык итмәде. Егет үзенә борылып карагач та, тиз-тиз карашын түбән төшерде. Кайтып җиткәч, рәхмәт әйтеп төшеп калды. – Рәхмәтеңә рәхмәт! – диде егет, йөзен нурландырып. Матур елмая икән. Әллә шул елмаюы күңел кылларын тибрәтте?... Шул егет онытылмый бит!.. Югыйсә нәрсәсе бар инде: ярый, бергә авылга кайттылар... Машинасы машина төсле булса ярар иде. Иске бер «каблук»! Адәм көлкесе! Җомга кичен чак көтеп җиткерде. Ашкынып, таныш юл чатына чыкты. Янә дә шул иске «каблук» килеп туктады. – Мине көтәсеңме, Фәйрүзә? Әйдә, утыр! Күр син аны! Сине көтәләр, ди! Беткән, ди, минем көтәр кешем! «Әйдә, утыр», имеш! Әйтерсең кәттә иномаркасында диңгез буена сәфәргә чакыра! Моңарчы иске машинаңа утырып йөргәнемә рәхмәт әйт! Кырт борылып басты. Ике секундтан йөгереп килеп утырды. Сөйләшмәделәр. Болай да рәхәт иде. «Каблук» алга чапты. Егет авыз эченнән «мырлап» кайтты. Кыз иләсләнгән күңелендә тәртип урнаштырырга тырышты. Кинәт елыйсы килде. Бу егет аңа битараф түгелме соң?! Би-та-раф! Нинди шыксыз, салкын сүз! Кыз ялгыша иде. Бик нык хаталана иде! Беренче очрашуда ук күзләрен көйрәтеп, егеткә карап алды – очкыны булачак Мәҗнүннең йөрәгенә төшеп калды. Ә очкыннан янгын чыгуы күпләребезгә мәгълүм бит! Егетебез исә җомга кичен җиткерә алмый иза чигә иде. Көне җиткәч, машинасын ераккарак куеп, кызның юл чатына чыгып басуын көтте. Кыз күренүгә, янына ашыкты. «Гаҗәпләнде»: менә бит, тагын очраштылар – мач килеп торуын әйт син! Әмма гомер бакый болай дәвам итү мөмкин түгел. Егет тәвәккәлләде. Күптән кырынмый йөрүенә игътибар итте. Кырынды. Мыегын төзәтте. Үтүкләп, чиста күлмәген киде. Чәч алдырганда, таләпчәнлек күрсәтте: Казан чәчтарашханәләренең берсендә өч оста егет тирәли йөгерешеп йөрделәр. Чәчәк бәйләме сайлаганда, таләпчәнлек тагын да артты. Кызыл һәм ак розаларны гына азсынды. Бу гөлләр мәхәббәтнең төп символы саналсалар да, аның хисләрен бөтен тирәнлегендә ачып бирә алмаслар кебек тоелды. Бик каты уйлагач: «Букетка лалә, хризантема, сирень чәчәкләрен дә өстәгез!» – диде. Чәчәк сатучы кызлар мәш килделәр... Бисмилласын әйтеп, таныш юл чатына чыкты. Кыз күренде. – Рәхим ит, Фәйрүзә! Машина ишеген ачканда, ни сәбәптер, каударланды. Каушады... Кыз аңа сәерсенеп карап алды, алай да эндәшмәде. Егет кулына чәчәк бәйләмен алды. – Фәйрүзә!... – Авызы чатнап кипте, сулышы ялкынга әверелде. – Мин... Кыяфәте бик мәзәк булгандыр, күрәсең, кыз чыркылдап көлде. Машинадан атылып чыкты да көлә-көлә йөгерде. Соңрак елый-елый... Тукта, и акылсыз кыз бала! Бәхетеңнән качып барасың түгелме?! Туктамады. Елый-елый, көлә-көлә йөгерде!... Нигә? Куркып калдыңмы? Егет сине ярата! Ярата! Бу сүзне ишетергә әзер түгел идеңме?! Ап-ак мендәреңне чылатып, төне буе елап чыктың, и мәхәббәтле кыз бала!... Егет чакырганда, өеннән чыкмады. Телефонына җавап бирмәде... *** – Миңа мөрәҗәгать итеп, дөрес эшләгәнсең, – диде Илдус күршесе, бер коштабак коймакны табын уртасына куеп. Ул арада, гөжләп, самавыр кайнап чыкты. Җиде төрле үлән-яфрак кушып чәй пешерелде. Табын янына утырыштылар. Йомрыларга хуш исле чәй ясалды. – Минем ярдәмем нидән гыйбарәт? – дип сорады Илдус күршесе һәм түбәтәен киде. – Кичен ялгыз йөрми. Клубка чыкса, иптәш кызы Гөлназ белән кайта. Гөлназны аерып алып, берничә минут сөйләштереп торасы иде. Күреп калса, тавыш куптарачак бит! – дип, үтенечен әйтте Гаяз күрше. – Ничек кенә куптарачак әле! Участковый Җәмил өеңә минутында килеп җитәчәк! Җәһәннәм астына качып та котыла алмыйсың. Бөтен Татарстан күтәреләчәк! Закон телендә кыз урлау, беләсеңме, ничек атала? «Көч кулланып, шәхесне ирегеннән мәхрүм итү». Менә ничек! Ничәнче статья икәнен белмим, кыз урлап йөргән юк; ну, срокны җәлләми бирәчәкләр! Алай да бик борчылма, сакалың билеңә җиткәндә, төрмәдән чыгарсың. Җәмил сине утыртырга нык тырышачак! Заманында Фәйрүзәгә күз атып йөрде ул. Кыз гына карамады. Әле дә өметен өзмәгәнгә охшый егет. Хәлләр шулайрак, күрше. Йә, кире уйламадыңмы? – Юк.
Канал в каталоге Максиметера
4 575 подписчиков · Книги