Адәмнәр (төнгә каршы йөрәге нык булмаганнарга укымаска КИҢӘШ ителә)
Адәмнәр (төнгә каршы йөрәге нык булмаганнарга укымаска КИҢӘШ ителә) Галимҗан ИБРАҺИМОВ (1921-1922 елларда Идел-Урал буйларында булып үткән фаҗига) XIII Эт бик ябык булды. Аның йоны буй-буй коелган, янбашында, сыртында кайбер сөякләре нечкә тирене ертып чыккан иде, төнлә моны ипләп тунарга кыен иде, Гәрәй иң элек карынын ярды, аннан эчендәге җыен пычрагын үткен балта белән кырып ташлады, арт санын кисеп алды да, тышта калса, туңар, тунап булмас дип, гәүдәне өйгә кертеп, ишек төбендәге чөйгә элде, кулындагы кисәген куна тактага салып, вак кына турады. Тәрәзәдән ай яктысы төшә, өйне бераз яктырта. Балалар аталарының караңгы шәүлә кебек туктаусыз йөрүенә, ни беләндер маташуына башларын калкыттылар. – Әткәй, ни бар? Әллә ашарга буламы? – диештеләр. Гәрәй, зур чүлмәккә суын сала биреп: – Йокламагыз, балалар, мин әзрәк ит алып кайттым, хәзер мичкә куям, – диде. Зәйни малай акрын гына кузгалды, атасының янына килде дә дәшми-аптырап карап торды. Яңадан сеңлесе янына барып, акрын, хәлсез тавыш белән: – Нәфисә, әткәй ашарга алып кайткан! – дип ятты. Сабый кыз дәшмәде, Гәрәйнең су белән тулы өлкән чүлмәгенә күз салды. Атасы чыгып китте. Күршенең бу йортка караган читәне күптән ягылып беткән иде инде. Гәрәй, балтасын тотып, төрле җиргә кагылды, ләкин ватып ягарлык нәрсә тапмады. Күптән мичтә янган урам капканың таза имән баганасы ялгыз утыра иде. Шуңа сугып бакты. Мәгәр бу бик каты иде. Калын иде. Аны кисеп вакларлык көчне үзендә сизмәде. Кире өйгә борылып керде. Сәке киң. Аның һәммә такталары исән. Шулардан иңе ике карыш, калынлыгы бер илле, буе өч аршын чамалы берсен тартып алды да яргалады. Әйбәт коры утын булды. Учакта тирән көл эчендә чаткыны бетерми саклау гадәт иде. Ике кирпеч өстенә чүлмәкне утыртып, утыннарны шуның астына ипләп салды да көлдәге чаткылардан өреп, нечкә чыраларны кабызды. Сәкенең еллар буенча кибеп яткан такта кисәкләре тиз арада дөрләп янып киттеләр. Ут яктысы Нәфисә белән Зәйнигә дә бераз җан бирде. Алар урыннарыннан тордылар, кабердән кайткандай кыяфәтләре белән мич каршысына килделәр. Малайның апасы вакытында пешереп ашалган алабута апарасы хәтерләнде. Шуннан ул исенә төште. – Әткәй, – диде, – апалар кайчан кайталар икән, ә?.. Гәрәй күмерләрне рәтләп, яңадан чыралар салды. – Кайтырлар, балам, арба юлы төшкәч тә кайтырлар, – диде. Тәрәзәдә күләгә күренде. Зур буйлы, кара чикмәнле бер адәм, акрын атлап, урам капка ягыннан боларның йортына таба үтте. Кемдер ишекне ачты. Дәшми-тынмый керде дә, сәкенең аягына сөялеп идәнгә утырды. Бу теге көнге егет — Гыйльман иде. Бераз торгач кына, аның әллә кайдан кысылып чыккан тавышы ишетелде: – Аптырап сиңа... килдем... берәр рәтең... юкмы... икән... дип... Гәрәй казанга күрсәтте: – Мондарак кил... Җылынырсың, – диде. Гыйльман сүзсез-нисез болар янына күчте. Мич ялкынланып яна. Эт сөякләре белән акрын гына кайнаган чүлмәктән күзләрен ала алмыйча, дүрт кеше дәшми-тынмый озак карап утырдылар. XIV Тәрәзәдән тагы күләгә күренде. Ай яктысында ниндидер бер гәүдә өйгә таба йөгереп үткәндәй булды. Әйләнеп карарга да өлгерә алмадылар, ишектән бер адәм нечкә тавыш белән елап килеп керде. Беренче карауда моның ирме, хатынмы икәнен аеру читен иде. Башында ирләр бүреге, өстендә капчыктан, чыптадан тегелгән күлмәк — бишмәт. Гәрәй урыныннан кузгалды. – Сиңа ни булды, Фатыйма, ник елыйсың? – диде. Бу — аның көз көне үлгән сеңлесенең кызы. Хәзер үзенең туган агасы Габдуллада тора. Фатыйманың елавы көчәйде: – Инде кая барыйм?.. Әллә нинди бер үткенчегә ун кадак онга саттылар!!! – дип үкереп, үз тавышына үзе буылды. Аны мич алдына ут каршысына китерделәр. Кыз өшегән, калтыраган, йөгереп хәле беткән. Туңган кулларын җылыта-җылыта, үз язмышын сөйләп бирде. Аны көз көне Намаҗан картка бирергә уйлаганнар. Ләкин хакына килешмәгәннәр: ул ун кадак алабута, ун кадак арыш оныннан арттырмаган, агалары бер пот сораганнар. Фатыйма зифа буйлы, сылу йөзле, үткен, уңган кыз булганга, үткән-барганның күбесе аны сатулашмый калмый икән.