Перейти к содержимому
Максиметер

Менә бүген нәрсәләрдер төягән ике атлы бер юлчы килгән. Фатыйманың үзенә тел әйтеп кара...

Менә бүген нәрсәләрдер төягән ике атлы бер юлчы килгән. Фатыйманың үзенә тел әйтеп караган. Кыздан җылы җавап булмагач, агалары белән пшы-пшы сөйләшкәннәр дә эшне бетергәннәр. Хакы дүрт кадак арыш, уналты кадак алабута оны икән. Фатыйма боларны әйтеп бетерде дә: – Оннарын алганнар булса кирәк, бүген кич мине ул адәм белән йокларга көчлиләр, мин чыктым да качтым!.. – дип, тагы үксергә тотынды. Балалар аны таныйлар, кайчандыр үз апалары кебек якын күрәләр иде. Җәй көннәрендә яланда бергә-бергә үлән, яфрак, башак җыеп та йөргәннәр иде. Ләкин бүген артык елышмадылар, читтән карап аптырап тордылар, Гыйльман да дәшмәде. Гәрәй күбекләнеп ташый башлаган чүлмәкне кашык белән бутады да: – Йә, җитәр, елама юкка!!! Үземдә кал!.. Үлсәк, бергә үләрбез!.. Менә балалар да ятимсенәләр. Аларның апалары булырсың! – диде. Кыз тынычланып ук китте. Бу өйнең рәтен белә иде. Чыра яндырып алды, шүрлектән кашыкларны, агач савытларны эзләп тапты. Бизәге, төсе калмаган кара, керле ашъяулыкны җәйде. Ул бөтенләй егылырлык хәлдә түгел икән әле. Мондагылар арасында иң җанлысы булып чыкты. Мичтән чүлмәкне ул алып куйды, балаларга үзе салып бирде. Сүзсез, тавыш-тынсыз һәммәсе савытларына капланып ашарга тотындылар. Актырнакның сөякләрен йотлыгып-йотлыгып чәйнәргә керештеләр. Берничә минутта чүлмәк бушады, кашыклар, савытлар яланды. Фатыйма аш савытларын юарга тотынды, балаларга җан керде, алар яңа апалары белән дә, ирләр белән дә юк-барны сорашып сөйләшергә әйтә башладылар. Зәйни малай бигрәк ачылды: – Безнең апай арба төшкәч кайта... – дип, Фатыймага сөйләп бирде. «Шулай бит, әткәй, кайта бит?» – дип сорап, «Кайта, балам, кайта», – җавабын алгач, аның теле тагын җитезләнде. Арбадан — җәйгә, аннан — язга, аннан башка нәрсәләргә күчеп такылдарга тотынды. Эчкә бераз җылы ризык кергәч, аның кечкенә башы тагы үзенең элекке хыялларына китте: «Әткәй әйтә, инде, ди, кыш озак калмады, ди... Шулай бит, әткәй, челләсе үтте бит инде... Менә күп тормас, кар эри башлар... Урамда сулар-елгалар агып китәр... Аннан соң җирләр кибәр... Без, ди, былтыргы кебек, кырдан ашлык башаклары җыярбыз... Аннан соң агач яфрак ярыр, аны җыярбыз... Минем кармагым әле дә очырмада ята... Мин балыкка йөрермен... Аннан соң, ди, бакалар, йомраннар, кошлар тотарбыз... Аннан соң... аннан соң, ди, яңа ашлык та... җитәр, ди... Шулай бит, әткәй?..» Зәйни шулай такылдаганда, Гыйльман мичкә аркасы белән сөялеп тора иде... Ничектер тезе бөгелгән кебек булды да... идәнгә ауды. «Бу ни хәл?» – дип, янына килсәләр, аның тәне суынып бара иде инде. Күп заманнар буенча ачлыктан кыркылып бөрешкән эченә кинәт ашау ярамадымы, әллә аның тәнендә тереклек акрынлап бетә-бетә, шулай үлем җиткән чагына туры килделәрме — моны белә алмадылар, белергә дә теләмәделәр. Чөнки бу бик артык гади эш иде. Балалар белән Фатыйма өйдә калды. Гәрәй, үлек турында аның йорттагыларына хәбәр итәргә барам дип, тышка таба кузгалды. Алар ерак түгел иде. Ике хатын, бер ир килде, мәетне аркылы агачка салдылар да күтәреп алып киттеләр. Фатыйма бу өйдә озак кала алмады. Аны берничә көннән соң җиңгәләре килеп алдылар: «Юктан качып йөрисең, үзең теләмәсәң, сине кем бирсен?» – дип шелтәләделәр. Фатыйма теләмәде, шулай да аны бер атнадан соң икенче бер юлаучыга унбиш кадак он бәрабәренә биреп җибәрделәр. Ул гомерендә күрмәгән тимер юлларда, вагоннарда булды. Айлар үткәч, Ташкент вокзалында тулы йөзле, зур кара сакаллы, чалмалы, яшелле-сарылы чапан кигән бер адәмгә дүрт пот ак онга сатып җибәрделәр. Бу эштә барлыгы биш кеше азмы-күпме табыш иттеләр. Ул бар чакта Гәрәйнең өендә азрак җан сизелә иде, хәзер балалар тагы ятимлектә калдылар. Мәгәр малай тиз бирешмәде. Актырнакның ите беткәнгәчә, Зәйни элеккегечә тере булып, туктаусыз сөйләнеп, хыялланып йөренде.

276 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 550 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.