Адәмнәр (төнгә каршы йөрәге нык булмаганнарга укымаска КИҢӘШ ителә)
Адәмнәр (төнгә каршы йөрәге нык булмаганнарга укымаска КИҢӘШ ителә) Галимҗан ИБРАҺИМОВ (1921-1922 елларда Идел-Урал буйларында булып үткән фаҗига) XV Гәрәй хәлсез, уйсыз тәрәзә төбенә килеп утырды. Тышта каты кышның бераз язга тартым, матур аяз көннәреннән берсе иде. Еракта таулар күренде. Алар артыннан зур урманнар, киң басулар тирән көрт астында яталар. Боларның киң күкрәгендәге карларның алмаз бөртекләре якты кояшның салкын нурлары белән туктаусыз уйныйлар. Боларга карап, Гәрәйнең миенә бер уй керде... «Тукта, ник соң минем Зәйнием үзенең кечкенә куяны белән шунда бергә уйнамый икән?.. Ул куяннарны Актырнак тотып ашадымы икән әллә?.. Тукта, бу ни хәл? Урамның ары ягындагы каршы өйләрдә утлар күренә түгелме?.. Алар бит каядыр икмәккә киткәннәр иде! Берәр нәрсә табып кайтмадылармы икән?! Ай, берәр сынык икмәк бирсәләр иде!!! Үләм, ай, үләм!.. Эчемне нәрсә беләндер боралар, ни беләндер суырып, йөрәгемнең канын эчәләр...» Шулай ярым саташып, тиле, хәлсез күзләрен төрле якка йөрткәндә, сәкедә ике әйбер күренде... «Болар кемнәр? Ә, Нәфисә белән Зәйни яталар икән!!! Тукта! Боларның кайсысы итлерәк икән? Нигә бу ике бала һаман-һаман миндә торалар икән, бичаралар?.. Кечкенә кызның рәте булмас, буш тире дә сөяк кенә чыгар!.. Ә менә малайның чамасы зарарсыз!.. Аңарда унбиш кадаклап бардыр!.. Көненә ике генә кадак ашаганда, атнага иркен җитә!» Гәрәй шул уйлар белән балаларга карады... «Ә, әнә нинди йомшак тәннәр! Шулпага әйбәт булыр, йөрәкнең канын суырган яман нәрсәләр дә туктар! Аннан соң яз җитәр. Яңа ашлык өлгерер... Кызым Фатыйма да кайтып килер!..» Малай Зәйни нидер сизенде. Атасының шашкан, усал, томанлы карашларыннан коты очып сикереп торды. – Әткәй, ни эшлисең безне? – дип, ачы аваз белән кычкырып җибәрде. Гәрәй моны күреп алды да, кинәт кузгалып, баланы эләктерергә омтылды. Ләкин өлгерә алмады, Зәйни, үлем тырнагына эләккән кебек акырып, ишеккә таба атлады... Атаның малай артыннан куып чыгарлык көче юк иде, аны уйлый да алмады; әле һаман аптырап, куркынып, хәлсез яткан сабый Нәфисәгә барып тотынды: «Тор, кызым, җитте», – диде. Тирә-ягына әйләнеп каранды: һичкем юк иде, мәгәр мичнең кашагасында пычакның ялтыравы гына күзенә төште. Аны бер кулы белән генә сузылып алды... Йөзе начар иде, үтмәс кебек иде. Казанга кайрарга уйлады, анда бушлык иде. Барыбер чарлар дип, чүлмәкнең читенә берничә тартты. Кыз боларны күрде, кычкырырга тамагы алынган кебек катып торды да: – Әткәем, ни эшлисең мине? – дип, хәлсез, акрын тавыш салды. Гәрәй моны ишетмәде, Нәфисәнең йөзен чүпрәк белән каплады да пычакны каты кулдан берничә мәртәбә бугазга ышкып җибәрде. Пычак начар, атаның кулы калтырый, бугазга туры китерә алмады, кыз яртылай киселгән бугазы белән әллә нинди авыр үлем астында гырылдый башлады. «Тукта! Бу нигә алай?» – дип, тагы катырак берничә мәртәбә тартты, муенның яртысы киселде, бала «гыг... гыг... гыг...» итте дә тынычланды; тәндә тереклек бетте. Берничә тамчы кан күренде... Гәрәй, тукта, болай ярамый, идәнгә акмасын, дип, ишек төбендәге ләгәнне китерде, киселгән бугазны шуңа тотты, ләкин кан артык юк иде. Ярар, бетте бугай дип, кызның гәүдәсен шунда яткан ашъяулык белән япты да, бер-ике генә тамчы кан түгелгән савытны, кеше күрсә сизә башлар дип, йортка чыгарып түкте, аның өстенә кар сипте, аяк белән таптады да яңадан өйгә керде. Күңелендә бертөрле дә газап сизмәде: әхлак, вөҗдан кебек, тышкы тук хәлләр эчендә туа торган мәгънәләр, куәтләр әллә кайчан аның җанында сүнгән иде инде. Баланың авызы ябылмаган, кечкенә нурсыз күзләре ниндидер бер газаплы караңгылык белән туктап, ачык торалар. Гәрәй моны күрмәде, үз исәбе белән бу ит биш көнгә җитәрлек иде, шуңа каратып, нечкә, ябык, кансыз гәүдәне кискәләп бүлде, йомшаграк җирләрен шул чи көенчә кабып, ашыгыч-ашыгыч чәйни башлады. Бүген туярлык булсын, ичмасам, дип, зуррак өлешне — уң кул белән бер як кабырганы хәзер үк пешерергә уйлады. Башкасын, өйдә торса бозыла башлар дип, бүтән җиргә куйсаң, эт-кош тияр дип, очырмага мендерергә уйлады. Шулай дип, баскычтан өй түбәсенә