🏆 «АРГАМАК» — ТАТАРСТАН ЧЕМПИОНЫ! 🥇
🏆 «АРГАМАК» — ТАТАРСТАН ЧЕМПИОНЫ! 🥇 Ат спорты буенча Татарстан Чемпионаты һәм Беренчелекнең команда ярышларында "Иң яхшы команда" исемен «Аргамак» ат спорты мәктәбе командасы яулады! 🏆 Җиңүгә үз өлешләрен керткән Амалия Шафикова Ледниковый период һәм Мария Урманчева Панкрат кушаматлы атларда чыгыш ясадылар. Кызларыбыз — афәрин! Сезнең белән горурланабыз! ❤️ Спортчыларны тренер Кирилл Петроченко әзерләде. Яңа җиңүләр, зур уңышлар һәм яңа үрләр телибез! Алга, «Аргамак»! 💪🥇 Фотолар - "Аргамак" ат спорты мәктәбеннән. #Мөслим_спорты