Перейти к содержимому
Максиметер

Алтын көз

Алтын көз Алтын көзнең салкын иртәләре, Таң атканда чыгар кояшы. Киек казлар каңгылдашып оча, Бар җиһанга яңгырый тавышы. Талгын гына ага Ык суыбыз, Горур гына йөзә аккошлар. Сөбханаллаһ! Язга кайталар бит! Каршы алырбыз без алкышлап. Алтын көзне озатырбыз тагын, Шөкер-рәхмәт булган уңышка. Озакламый килер кары белән, Чиратында инде шул кыш та. Узар кышы, җитәр язы, җәе, Куандырып янә җир йөзен! Дөньялар да тынычлансын инде, Изге теләгебез шул безнең. Карашымда хөрмәт, авылдашлар, Туган авылым, газиз Чакмагым! Чишмәң суы тәмле! Табигатең ямьле! Һәрчак күрәм, тоям мин тагын. Илһам Шәйхетдинов, Иске Чакмак авылы. Фото – авыл төркеменнән.

286 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

848 подписчиков · Новости

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.