Сизә идем бит мин аны, ярдәм итә генә алмадым. — 19 августа 2026 г. в 17:22:32.117
Сизә идем бит мин аны, ярдәм итә генә алмадым. Айваз моңа каршы бер сүз дә әйтә алмады. Нәрсә әйтсен? "Баласыз кирәкмисең" дип йөз чөергән иде — хатыны ике бала анасы. "Балаларыңны тәрбияләшермен", дип барсынмы? Сиринә моңа риза булмас. Горур хатын. Үзе дә бер кат кием, конспект тутырган чемоданы белән Шәмсуаровлар гаиләсенә килеп керде дә күрсәткән яхшылыкларына төкереп чыгып китте. Ни йөзе белән барып күренсен? Алга таба ничек яшисен Айваз күз алдына китерә алмый. Болай озакка бара алмаячагын да чамалый иде… …Кичкә таба бүлмәгә тагын кечкенә кыз керде. Вазаны кулына алды да эченә күз салуга: — Апа, апа! Вазага ниндидер симез чебен төшеп үлгән, — дип кычкырып җибәрде. — Ярар, алып чык монда, юарбыз, — дигән җавап килде. Кечкенә кыз әллә ашыгудан, әллә үлгән корттан куркудан, абынып егылды. Вазасы кулыннан төште дә, мең дә бер кисәккә вакланып, идәнгә сибелде. — Әнием нишләтер инде мине! Аның яраткан бәллүр вазасын ваттым бит! — Курыкма, сеңелем, бәллүр вазаны мин шкафка алып куйдым. Бусы гади пыяла ваза иде аның, — дип юатты апасы…

