бәхетсезлектән башы чыкмасын бу нигезнең, дигәннәр. — 20 августа 2026 г. в 19:58:47.585
бәхетсезлектән башы чыкмасын бу нигезнең, дигәннәр. Гаеп кемдә булгандыр, белүче юк, әмма коедан таш келәткә юл булганын белгәннәр. Төнлә, кеше-кара йоклагач, кое суыннан өстәрәк уелган ишек аша үтеп ташый торган булганнар кеше малын. Кая куйганнардыр, анысы да билгесез. Билгелесе шул — төшә бит каргыш Мөршидәләргә, төшә. Ничәмә-ничә еллардан соң да, баш өстендәге балта кебек, кемгә чират дигәндәй, ир-атларны чаба тора. Инде менә Рамилгә дә чират җиткән. Күңеле сизенгән иде Мөршидәнең, ике улын да Якутиягә эшкә җибәрде. Монда калмасыннар, каргыш бәлки аннан эзләп тапмас дип уйлаган иде. Ялгышкан икән. Әйбәт эшләделәр егетләр, акчаны да күп алдылар, кыз туганнарына да ярдәм иттеләр. Үзләре дә өйләнеп, ныклап тормыш корып ятканда, менә сиңа мә, Рамил вафат. Монысына түзде әле Мөршидә, каргыш кагылуы түгелдер, очраклылык кына булгандыр дип юатты үзен. Балалары юк иде Рамилнең, яп-якты елмаюы гына калды әнисе күңелендә. Ә берничә елдан... Берничә ел узуга авылны тетрәткән хәбәр кайтты: Мөршидәнең икенче улы поездга тапталып үлгән! Кайтарткан иде шул, кайтарткан иде Рәисен Мөршидә Себердән. "Әтиең дә үлде, берүзем калдым, кайт", — дигән иде. Тыңлады Рәис, хатынын, улын алып, дөнья кадәр мал төяп кайтты Рәис Себердән. Капка төбенә кайтып кунаклаган контейнерга карап, авылдагы яшьтәшләре тел шартлаталар иде: "Вәт, малай, Себер нишләтә, без ятабыз монда сыер тизәге изеп..." Рәис район үзәгенә Себердән кайткан дустын озата киткән иде. Хатынын, кечкенә улын да ияртте. Себердә бергә эшләделәр, бер алманы бишкә бүлеп дигәндәй, кайгыдан юатып, шатлыкны күбәйтеп уртак яшәделәр. Менә бүген дә Себергә китеп барышлары. Рәисләр аларны вагонга кереп озатырга булалар. Сүз артыннан сүз — поезд кузгалуын сизми дә кала алар — инде тизлек ала башлаган поезддан башта хатынын төшерә, аннан баланы ыргыта, аннан үзе сикермәкче була Рәис. Ләкин... "Язмышыңа ни язылган булса, шул булыр" диләрме әле, "Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый" да диләр. Поезд астыннан алганда Рәисне танырлык та булмый инде. Бу хәлдән соң Мөршидә озак тормады. Килененә әйтте: "Бу нигез каргалган нигез, син улыңны алып үз ягыңа кайтып кит, мин риза-бәхил", — диде. Килен китте, Рәисе төсле үк кара-тут йөзле, бөдрә чәчле шук малаен алып китте. Бәладән башаяк, дигәндер инде. Менә шул. Озакламый Мөршидәне дә җирләделәр. Челтәрле йөзлекләрдән көлеп торган тәрәзәләр моңаеп калды. Анда торучы юк хәзер. Кызларының үз тормышлары мул, кияүләре бу нигезгә аяк басмыйлар. Буш нигез, таралып, череп барган йорт. Тик кеше хәтере генә буш түгел. Каргыштан курка бу авыл халкы, бигрәк тә өлкәннәр, бу кыйссаны белгән-ишеткән кешеләр курка. Өй яныннан үткәндә белгән догаларын укып китәләр, бер-бер ярамаган эш эшләп, берәр кешегә хилафлык китермәдем микән дип куркалар. Яшьләр күңеленә дә керсен иде бу уй! Югыйсә, безгә балачактан ук таныш бит бу каргыш сүзе. "Сак-Сок" бәете белән керде бит ул безнең күңелебезгә. Нигә онытабыз икән без мәңгелек аятьләрне. Бигрәк тә хәзер, кешене кеше юк иткән заманда, кеше хакын тартып-йолкып үзенеке иткәндә нигә уйламыйбыз икән без: "Күз яше төшәр бит моның миңа, рәхәт күрмәм бит мин болай эшләп", — дип, нигә акылыбызга килмибез икән?! Ә бит гыйбрәтләр күп, бер Мөршидәләр (исемнәре үзгәртелеп бирелде) язмышы гына түгел, күп гыйбрәтләр. Куркырга иде, куркырга...

