Кара елан рәнҗеше (хикәя) — 20 августа 2026 г. в 16:29:32.032
Кара елан рәнҗеше (хикәя) Аида ХӘЙРТДИНОВА Түгәрәк күл буендагы яланда быел да печән уңды. Дүрт бертуган Мөнәвир, Мөнир, Айтуган, Иштуган килеп тәүге тезмәгә кул салганда чык та кипмәгән иде әле. Җиденче дистәне ваклаган әтиләре Яхия карт килеп күл ярының көнчыгышында үскән юкә төбендә учак ягып, суына мәтрүшкә, карлыган яфрагы салып кайнатачак чәен өлгерткәнче егетләр тезелешеп басып кемузардан берничә рәт тезмәне салып та куйдылар. Печән калын булгач егарга да күңелле, дип чаба туганнар. Бүген ял көннәре. Район үзәгендә төрле оешмаларда эшләгән туганнар һәр җәйдә чабарга рөхсәт алу белән кайтып әтиләренә печәнне эшкәртеп бирәләр. Туксанынчы еллар башында һәр хуҗалыкка бер гектарга кадәр мәйдан печәнлек бүлеп бирә башлагач, янәшәдәге Имәнлек басуындагы күпьеллык үлән җирләрен өләшеп җирәбә тартканда Яхияга шушы күл буе яланы чыкты. Табигый печәнлеккә сөенеп бетә алмады карт. Мәйданы да төгәл бер гектар. Тирләп-пешеп икешәр рәт чыккач, бераз хәл алдылар да, артларыннан тау кебек өелеп калган тезмәләрне таратып чыктылар. Җәйге көннәр озын булса да, кояш та шактый күтәрелеп кыздыра башлады. Ул арада Яхия карт урман чәен өлгертеп улларын чәйләп алырга чакырды. Әниләре таң белән торып әзерләгән сый салынган төенчекне чишеп, сыйланып алгач күлдә су коендылар. Аннары вакытны озын-озакка сузмый эшләрен дәвам иттеләр. Бишесенә җиде чалгы алып килгән печәнчеләр әтиләренә селтәнергә ирек куймадылар. Әзмәвердәй баһадирлар еккан куе үлән чалгыларны бик тиз үтмәсли. Картның әле бер улы, әле икенчесе килеп чалгысын тәпәтә дә, чаш-чош янып эшен дәвам иттерә. Читтән карап торганда шундый рәхәт, җай белән эшлиләр сыман. Әйтерсең лә, печән үзеннән-үзе егылып бара. Ә шул үләннең чабылып аугандагы тавышына кушылган чалгы чүкегәндә тирә-юньгә таралган бер төрле тансык чыңлау җәйнең кабатланмас бер бизәге булып күңелгә билгеле тынычлык, рәхәтлек өсти. Аруларын «онытып» печән чапкан минутларда кинәт Мөнирнең тавышы күл буйларын, якындагы урманны ярып үтте: — Елан! — Тузбашмы, кара еланмы? — Кара елан! — Үтер! Үтер! — Чалгы кулыңда бит, чап та, үтер! — диеште Айтуган белән Иштуган. — Кагылма! Ялгыша күрмә, Мөнир! Кайда ул? — Мөнәвир, чалгысын тезмәгә батырды да, битендәге тирен күлмәк итәгенә сыпыра-сыпыра энесе янына ашыкты. — Менә! Шушы корып ауган карт нарат төбендә уралып ята. Аның зурлыгы! Курыкмый да бит, ичмасам... — Үтерик! үтерик! Бер булса да елан кимер... — Юк, туганнар, кагылмыйбыз еланга. Безгә аның бер зыяны да юк. Күрмисезмени, көн эссесенә ничек хәлсезләнгән, уралып яткан, бахыр. Хәле булмаганга кача алмый... Мин бәләкәй чакта Лагерь басуында әтиләр колхоз печәнен чапканда әтисе белән килгән Сәрвәр абый да кара елан тотып, көлә-көлә таякка урап янган учакка салган иде. Ул елан да әлегесе кебек хәлсез, һушсыз иде... Кем белә, Сәрвәр абыйны әллә гел шул елан рәнҗеше тоткандыр... — Иң олы туганнары Мөнәвирнең сүзләреннән Мөнир дә, Айтуган белән Иштуган да, читтәрәк басып торган Яхия карт та өнсез калдылар. — Сәрвәр абыйга ул вакытта 14-15 яшьләр иде, ә мин, 6 яшьлек бала... Шул еланның үрсәләнеп учакта янып һәлак булганы әлегедәй күз алдымда. Бу хәлне әлегәчә берсенә дә сөйләгәнем юк иде... *** 1970, 1973 һәм 1975нче елларда туган Мөнир, Айтуган һәм Иштуганга тетрәндергеч тәэсир итте Мөнәвир абыйларының сүзе. Ни дисәң дә, авылдашлары Сәрвәрнең язмышы һәммәсенең күз алдында үткән гыйбрәтле вакыйгалардан тора... Хәрби хезмәттән кайткач та, колхозда шофер булып эшли башлаган Сәрвәр, ерак юлга командировкага баргач, бер 15 яшьлек кызны көчләүдә гаепләнеп 5 ел утырып кайтты. 27 яшенә ярты башына «бәс» кунган Сәрвәр анда да тәүбәгә килмәгән иде. Күрше район үзәгенә барып эшкә урнашты. Ике ел дигәндә үзеннән 17 яшькә өлкән хатын белән кавышты. Хатынның тәүге никахыннан туган унбиш яшьлек улы Алмаз белән бер дә килешә алмадылар. Үзенең кызы Айсылу тугач, бөтенләй чыгырыннан чыкты Сәрвәр — буй җитеп килгән малайны күзенә күрсәтмәс булды. Юк-бардан тавыш чыгарып, һәр көнне гауга кубарды. Үзенчәлекле холыклы үсмер дә, озак түзә алмады,

