Ана хакы (бәян) — 20 августа 2026 г. в 07:26:40.148
Ана хакы (бәян) Тәслия ӘХМӘТОВА 1. Быелгы ялны үземнең туган Башкортостанымда, Агыйдел шифаханәсендә үткәрергә мөмкинлек тугач, шатлыгымның иге-чиге булмады. Шифаханә нәкъ Агыйдел елгасы ярында, куе нарат урманы эчендә урнашкан. Әкияттәге патша кызының алтын сараеннан һич тә ким түгел. Тышкы матурлыгы, бөтенлеге, шифалы саф һавасы, биналарның эченә кергәч, үзенең әһәмиятен тагы да күтәрә төшә. Бүлмәләр пөхтә итеп җыештырылган. Кыйммәтле җиһазлар белән бизәлгән. Якты кояш нурыннан балкып торган, буявы да кибеп бетмәгән өр-яңа тәрәзәләр. Бүлмәдәшем Зифа апа миңа караганда олырак яшьтә булса да, зәвыклы итеп киенгән. Йөзенә килешле коңгырт чәчләрен баш түбәсенә матур итеп җыеп куйган. Бик сөйләшми, үз эченә бикләнгән кебегрәк. Көннәр шулкадәр матур тора. Бөтен дәвалану процедураларын алып бетергәч, кичке аштан соң Зифа апа белән саф һавага чыгабыз. Табибларның ихтирамлы мөгамәләсе, шифалы куллары, ашханәдәге телеңне йотарлык тәмле ашлар Зифа апага уңай тәэсир итте, ахры, йөзендә елмаю билгеләре ешрак чагыла башлады. Катлаулы язмышының серле йомгакларын миңа чишәргә Зифа апаны нәрсә мәҗбүр иткәндер, хәзер төгәл генә әйтә дә алмыйм, тик мин аны сезнең белән дә уртаклашырга үземне бурычлы санадым... Зифа авылда бик басынкы кыз булып үсә. Ата-анасы – борынгы карашлы кешеләр, кызларына таләпчән булалар. «Касыйм абыең авылның иң булдыклы егетләренең берсе иде. Атаклы гармунчы, алдынгы шофер. Авылда ике генә кешедә «Иж» мотоциклы бар. Берсе Касыйм абыеңныкы. Баһадирдай таза сынлы, кара бөдрә чәчле, коңгырт күзле – әкият батырыннан һич тә ким түгел, – дип дәвам итте Зифа апа. – Колхозда кыр эшләрен башкарган вакытта да, кичке уеннарда да авылыбызның иң чибәр кызлары гел аның янында бөтерелә. Ә аның күңеле Мәрьямдә. Мәрьям, укуын тәмамлап, чит районнан килгән. Безнең авылда шәфкать туташы булып эшли. Нәзек билле, озын толымлы, аккош кебек ап-ак йөзле. Хәзерге фотомодельләрең, аның белән чагыштырсаң, бер читтә торыр иде. Егетләр генә түгел, без, яшьрәк кызлар да, сылулыгына сокланып, артыннан бер адым калмый ияреп йөри идек. Көз көне Касыйм белән Мәрьямнең туйлары була дип, үзебезчә бөтен авыл белән әзерләндек. Тик аның йөргән егете армиядә булган икән. Хезмәтен тутырып кайткан да, юллап килеп алып китте Мәрьямне. Әти-әнисе дә Касыймга ризалык бирмәгән, имеш». Касыймның Зифага яучы җибәрүе бөтен авыл өчен көтелмәгән хәл була. Яшьләр авыл советында язылышкач, зурга җибәрмичә, иң якын кешеләрен генә чакырып, аш табыны әзерлиләр. Шуннан соң, озакка сузмый гына, Касыйм, Зифаны ияртеп, шәһәргә чыгып китә. Яшь гаилә матур гына итеп дөнья көтә башлый. Касыйм нефтьче һөнәрен сайлый. Зифа ашханәгә урнаша. Бер елдан, тормышларына чиксез шатлык өстәп, уллары туа. Бала багу, куанычы белән бергә, бик зур җаваплылык та өсти. Яшь ана өчен башка вак-төяк мәшәкатьләргә йокысыз төннәр, өем-өем керләр дә өстәлә. Хәер, туган бала саен, ир белән хатын арасы бер сәке тактасы кадәр ерагая, дигәннәр борынгылар. Бәлки, Касыймга карата игътибар да җитмәгәндер инде, эштән соңлап кайта. Оста гармунчы булгач, аш-суга да чакырып торалар. Өйдә бала тавышына йоклап булмый дип, чакырган җирдә кунып та калгалый. Себер якларына эшкә кешеләр җыя башлагач, Касыйм беренчеләрдән булып языла да, китә дә бара. – Башта хатлары еш килде. Үзе дә бер-ике тапкыр ялга кайтты. Тора-бара бөтенләй килмәс булды, – дип искә ала Зифа апа. Күз яшен кешегә күрсәтми яшь ана. Бәләкәй Каюмны балалар бакчасына илтә дә, үзе эшкә йөгерә. Кич белән, бала йоклагач, бәйләм бәйли. Ахирәтләренең кием-салымнарын үзгәртеп яңартып бирә. Касыйм турында сүз кузгатсалар: «Гаеп үземдә дә бардыр, буй җитмәслеккә үрелмәскә кирәк иде», – дип кенә куя. Ничек өзелеп көткәнен, йокысыз төннәрдә күпме күз яше түккәнен үзе генә белә... Каюмы бигрәк атасына охшаган. Инде алты яшь тә тулып килә. Балалар бакчасында музыка түгәрәгендә шөгыльләнә. Тәрбиячеләре канәгать, сәләтле бала, диләр. Атасы кебек гармунчы булыр, ахры.

