Каргалган нигез (хикәя) — 20 августа 2026 г. в 18:35:56.896
Каргалган нигез (хикәя) Аида ХӘЙРТДИНОВА Ананың үз баласына шулкадәр рәнҗеше башка сыярлык та хәл түгел... Ни булган бу Флүзәгә, гел көлеп, елмаеп торган хатын боеккан, сулган. Рәҗимә аны азык-төлек кибетендә күргәч, исе китте. Сорамый булдыра алмады: "Әллә, Флүзә, берәр күңелсезлегең бармы? Төсең үзгәргән?" Хатынның йөзенә алсулык йөгергәндәй булды, кулына алган икмәк булкасын кире шүрлеккә куйды да: "Әйдә, чыгабыз, урамда сөйләрмен", – диде. Рәҗимә аңа иярде. Язгы һава рәхәт иде. Әмма Флүзә җиңеллек тоймады. – Их, тагын кан басымы күтәрелде... – дип, сумкасы кесәсеннән дару эзләде. Тротуар читендәге эскәмиягә барып терәлде. Рәҗимә бөтенләй аптырады. Вакытсыз биргән соравы өчен күңеленнән үкенеп тә куйды. Флүзә, ак төймәне эзләп табып, тел астына салды. Башын артка салып, биш минут чамасы хәл алгач, сөйли башлады: – Әнкәй каргышы төште миңа, Рәҗимә... – Ни сөйлисең, Флүзә? Булмаганны! – Булган шул. Их, белмисең генә... Рәҗимә дәшмәде. Фәүзия карчыкның исемен телгә алуга күз алдына пөхтә, чиста, җыйнак, акыллы, уңган, чәчәкле яулыклы, ап-ак битле әби килә. – Тота да әтигә зарлана. Бәйләнә, ди. Сиксән яшьне узган карт ничек карчыгына бәйләнсен инде, уйлап кара?! Әнкәй безгә килә дә җитә. "Әтиегездән гарык булдым. Барысын да сөйли алмыйм, балам", – ди. Соң, инде мин дә хаклы ялда бит. Мин дә үзем өчен яшәргә тиешмендер. Үзем теләгәнчә итеп. Миңа җиңел булдымы яшәве? Балалар сабый чакта кешегә калдырып, сменага йөгердем. Табиб кешенең көне, төне, ялы, бәйрәме юк бит аның. Балалар үсеп җиткәч, бер-бер артлы аларның балалары туды. Малайның ике кызын да биш яшьләренә кадәр үзем тәрбияләдем. Килен укый иде. Үстереп бирдем дисәм дә була. Миңа – "әнкәй", киленгә "мама" дип дәшәләр. – Флүзә елмайгандай итте дә сүзен дәвам итте. – Өй салуны әйт әле. Тәүлекләр буе гомерен юлда үткәргән Гатуф шушы йортыбызны салырга күпме көч түкте. Читтән бер ярдәм булмады. Аның каравы, әти-әни киленнәренә ярдәм иттеләр. Караган кышлау итен малае белән килененә боты белән китереп бирделәр, пенсия акчасын җыеп аларга булыштылар... Инде барысы да җайланды, тыныч кына яши башладык дип торганда килә дә керә. Килсен дә ул, тере сөяк сыя. Тәрәзә төбендәге гөлләргә дә тынгы бирми, күчергәли. Бик матур фикус гөлем үсеп килә иде. Аны корытты. "Дөрес яшәмисез", – ди. Тәрәзә челтәрләренә чаршауларына кадәр ачып ташлый. "Өегезгә кояш нуры төшми, төрмәдәге кебек ятам сезгә килсәм", – ди. Түздем-түздем дә ахырда әйттем: "Төрмәдә яшисең килмәсә, аяк та басма безгә. Әнә, киленең белән малаеңа бар да яшә. Йортны тергезгәндә бер тиен дә ярдәм күрсәтмәдегез безгә!" – дидем. – Шулай дип әйттеңме? – Әйттем. Минем дә нервылар какшаган, Рәҗимә. Көннән-көн мин дә яшәрмим бит хәзер. Гатуф та сызлана. Буыннарына салкын тигән. Авыртуны баса торган дарулар, уколлар белән генә йоклый. Телевизор карый башласа, аңа да сүзе табыла: "Ир кеше өйдә телевизор карап ята, гомердә булмаганны", – ди. Гатуф дәшми инде ул, түзә. "Сүз әйтмә әбигә", – дип кенә тора. – Шуннан чыгып киттеме Фәүзия апа? – Чыгып китте. Таянып килгән агач таягын күтәреп чыкты да кыйблага карап дога кылды. Ул бит... ул бит... догасын да явыз итеп укыды. Кулын дөрес тотып укымады... – Флүзә күз яшьләрен яулыгы очы белән сөртте. – Шулай кыландымы? – Әйе. Нигезеңнең игелеген күрмә! – дип чыгып китте. – Ай, яй, Фәүзия апа! Нишләп ул кадәр кыланды икән? Үз баласына бит! – Мине электән яратмады ул. Рәхәт яшисез, дип кенә торды. Ирдән бәхетең бар, дияр иде. Үз баласының бәхете өчен сөенер урында... Мин бит аңа беркайчан бер зар белдермәдем. Гел елмаеп, көлеп яшәргә тырыштым. Йөрәгемдә кан оешса да, сиздермәдем. – Ярар, Флүзә, бирешмә. Тормышта төрлечә була инде... – Шулай да бит. Бер ел элек кыланып чыгып киткән иде, шуннан башлап җан тынычлыгым юк. Ризыкның – тәме, өйнең – яме, күңелнең күтәрелгәне юк. Тормышның бер генә күренеше дә куаныч китерми. Барысы да җитеш, барысы да бар, югыйсә. – Әтиегез дә килмиме?

