Каргыш (булган хәл) — 20 августа 2026 г. в 19:58:47.138
Каргыш (булган хәл) Венера ИХСАНОВА Көмеш сулы Идел ярына сыенып утырган бер авылда булды бу хәл. Җан өшетеп ерак Себер ягыннан Мөршидәләргә хәбәр килә: Рамил тракторы белән сазга баткан, коткарып кала алмаганнар... Йә Хода, җитмәгән идемени бер хатын башына моңа кадәр килгән кайгы-хәсрәт?! Үзен-үзе белә башлаганнан бирле бу йорттан бәхетсезлек китеп тормады. Башта тап-таза әтиләре, кисеп аударган имәндәй, атна эчендә җир куенына керде. Инде ул хәсрәттән арынгандай гына булганнар иде, абыйсы авырый башлады. Япь-яшь егет күз алдында кәкрәеп катты: күзләрен күтәреп кояшны күрәлмәс хәлдә җиргә бөгелде, аяк-куллары әллә нинди кыяфәтләргә кереп кәкрәйде. Шулай да, бик интегеп булса да, үзен-үзе йөртте әле егет, әмма кеше күзенә күренмәс булды. Аның моңлы итеп гармунда уйнавы яшьтәшләренең хәтерендә генә калды. Мөршидә шат күңелле иде. Әтисенең үлеме, абыйсының авыруы кыз баланың яшьлеген караңгыламады: курсларда укып тракторчы булды, комсомолга керде, клубларда кичәләр аннан башка үтми иде. Җырга, биюгә оста Мөршидәне үзенә алырга торган гаярь егетләр күп булды. Әмма ул ярлы гына гаиләдә үскән сабыр, басынкы холыклы Галимулланы сайлады. Юк, килен булып төшмәде ул, егетне йортка кертте. Вакытында сүз күп булгандыр, тик авыл халкы яшь гаиләгә хәерхаһ иде: авыру абыйсын кемгә калдырсын инде ул бала. Йортка кереп дөрес эшләде Галимулла, диделәр, бәхет теләделәр. Бәхет дигәнең генә бу капкадан читләтеп үтте шул. Өч кыз, ике малай үстереп ятканда Галимулла да гүр иясе булды. Үләрлек түгел иде әле ул, югыйсә, гөрләтеп эшли иде. Кулы оста булды аның. Балта эше дисеңме, тимер эшеме — коя да куя иде. Үзләренең өйләрен генә кара син, урамында гына түгел, авылда бер матур өй салып керде Галимулла. Челтәрле йөзлекләре белән урамга карап торган зур тәрәзәләр, ак калайдан биек түбә, йөк төягән машиналар үтәрлек урыс капка, алма бакчасы эчендә утырган ак мунча... Һәм капка белән янәшә искереп-кыйшаеп беткән таш келәт. Нишләп сүтмәделәр икән ул искене, яңа каралты-курага сокланып караган һәр кеше күңеленнән хуҗаларга шундый сорауны бирә кебек иде. Галимулланың эш кораллары саклый торган остаханәсе иде ул. Көннәр буе ул шунда, колхоз эшеннән арынганда, тәрәзә йөзлекләре ясый иде. Таш идән салкыны үттеме икән җелекләренә, башта аяклары атламас булды, аннары кулларының хәле китте, аннары инде кипкән гөл шикелле сулды, саргайды. Күрсәтмәгән табибы, алып бармаган хастаханәсе калмады Мөршидәнең, булмагач булмый икән инде, көннәрнең берендә Мөршидә тол калды. Менә шул вакытта керде аның күңеленә шом. Нишләп әле бу нигездә ир-атлар вакытсыз вафат булалар? Әллә инде кечкенә чагында әнисеннән ишеткәннәре дөрескә чыгамы? ...Бик борынгы авыл диләр моны. Идел яры кара урман булган, ике ягы сөзәк таулар арасыннан агып яткан йөгерек инеш буена каяндыр ерактан, Болгар якларыннан ир-атлар килеп утырган дип сөйлиләр. Килгән кешеләрнең исемнәре дә Ак Кылыч, Илбаба кебек хәзерге колакка ят булган исемнәр була. Инешкә Аллавык ("Алла, Ык" — дип әйткәннәрдер, бәлки) дип исем кушалар, авыл исеме дә сәер — Шөн була. Еллар үтә тора, авыл зурая, авыл аша Екатерина патшаның зур юлы үтә. Ямчылар бу авылда ат алыштыралар, сату итәләр, байлар мал-мөлкәтләрен ышанычлы кешеләргә сакларга калдыралар. Шундый хуҗаларның берсе Мөршидәләрнең бабалары була. Хәлле кешеләр була алар. Таш келәтләре генә дә ни тора, ат сугарырлык коелары ишек алдында, кереп кунарлык йортлары иркен. Шулай ил-көн алдында абруйлы гына булып яшәп ятканда бу йорттан сакларга куелган әйберләрнең югалуы мәгълүм була. Келәт бикле, ачкыч билгеле җирдә, әмма байларның таләбе дә урынлы: кая киткән фәлән-фәлән әйбер, кем урлаган? Урманда качып яткан каракларның эше түгел микән дип тә карый хуҗа, байның үз сүзе сүз — мал югалган, син гаепле! Мондый чакта йодрык-камчы да худка киткәндер бәлки, әмма Мөршидә әнисе әйткәнне күңеленә салып калган иде: байлар, югалган әйберләрен таптыра алмагач, бик нык каргаганнар икән бу гаиләне. Бу йортта ир-ат исән тормасын дигәннәр, кара кайгыдан,

