– Әни, сиңа авыр гына булмасын. «Барыбер сезнең янга күченмим» дисең. Синең тормышың, я... — 12 июля 2026 г. в 10:19:16.163
– Әни, сиңа авыр гына булмасын. «Барыбер сезнең янга күченмим» дисең. Синең тормышың, яшәп кара. Ошамаса, нокта куеп була. Сине бит бернәрсәгә мәҗбүриләмиләр, – диде ул. Өч атнадан соң без ЗАГСта басып тора идек. Минем өстә – «иртән нәрсә табылды, шуны кидем» күлмәге, Әхтәм абыйда – нафталин һәм хатирәләр исе аңкып торган иске костюм. Безнең гаризаны кабул итеп алган кызның йөзендә мыскыллы бер елмаю иде. «Синең яшьлегең бар шул, син безнең хәлне аңламыйсың», – дип уйлап куйдым. Без минем өйдә бергә яши башладык. Үзем шулай теләдем. Аның фатирында песие калды. Ничектер без бер-беребезгә бик тиз ияләштек. Әхтәм абзый бик иртә тора. Бер сәгатьләп физкультура ясый. Мине дә үзе белән бер рәттән бастырырга теләгән иде, мин кул гына селтәдем. Алай иртә тора алмыйм. Мин торуга кухняда салкын чәйнек түгел, ә яңа пешкән чәй исе, йомырка тәбәсе каршы ала хәзер. Ул өйдә кала, мин эшкә китәм. Эштән кайтуыма, чынлап та, ашарга әзерләп куя иде. Соңрак бу эшен туктаттым – үзем пешергәне тәмлерәк. Шулай да ял көннәрендә ул үзенең «фирменный» чүлмәктә пешкән ите белән сыйлады. Әхтәм абзый кызыклы әңгәмәдәш иде. Үзенең яшь чакларын, гомере буе яратып яшәгән хатыны турындагы хатирәләрне шундый матур итеп сөйли. Кайчакта мәзәк вакыйгалар сөйләп, елатканчы көлдерә иде. Улына өйләнүе турында шалтыратып әйткәч, улы кычкырып көлде: – Нәзирә апа сиңа кияүгә чыктымы?! Акылдан язганмы әллә ул? «Синең фатирың кирәктер» дип әйтер идем дә, Нәзирә апа яхшы күңелле кеше иде. – Нәзирә апаңны көч-хәл белән күндердем, улым. Борчылма, минем хәзер иптәшем бар. Картлар йортына да бармыйм. – Ә имәндә икән чикләвек! Проблеманы шулай хәл иттең алайса, әти. Ну син стратег! Ә Нәзирә апага нигә кирәк соң син? Мин Әхтәм абзыйның кулыннан трубканы алдым: – Альберт, исәнме, акыллым. Бер генә нәрсәне әйтәм – тормышыңда ялгыз калырга язмасын. Ялгызлыктан туюдан бу. Хәзер минем өйдә көтеп торган, кичке ашны бергәләп утырып ашарлык кешем бар. Хәлемне белүче кеше бар. Бу бит җинаять түгел. – Юк, юк, Нәзирә апа, җинаять түгел. Алайса безгә туй үткәрергә кайтасы булыр. Кунакларны көтегез, – диде улы һаман көлеп. Ул әле дә әтисенең бу гамәленә ышанмый иде бугай. – Көтәбез, кайтыгыз, – дип телефонны сүндердем. – Безне акылдан язган дип уйлыйлар, – дип елмайдым. – Алар ялгышмый, – диде Әхтәм абзый. – Икебез дә акылдан язган, шуңа без – идеаль пар. Безнең тормыш тыныч кына үз көенә дәвам итте. Ә яшәргә күңеллерәк иде. – Син үкенмисеңме? – дип сорап куя Әхтәм. – Бер секундка да юк, – дип җавап бирәм мин һәрвакыт. Кемдер безнең никахны ялган дип саныйдыр. Әмма бу никах – тормышымда булган иң чын, иң яхшы чорларның берсе.

