Ире көймә алды, ул аерылышырга гариза бирде — 12 июля 2026 г. в 08:33:05.845
Ире көймә алды, ул аерылышырга гариза бирде Галия ӘХМӘТОВА Кызларына университет тәмамлауга фатир өчен ипотека алырга акча җыялар алар. Ял итәргә диңгезгә йөрми башладылар, яңа мебель, хәтта артык кием-салым җыймыйлар. Кызлары эшли башлауга ук фатир өчен беренче кертемгә акча әзерләп кую иде максатлары. Үзләре уртак тормышларын тулай торакта башладылар, Резеданың баласын алай интектерәсе килми иде. Ничек тә ярдәм итеп үз почмагын булдырасы иде. Ирен дә әнә шул уена күндерде. Акча җыелганга сөенеп йөрде. Ә бүген, ә бүген ул ни уйларга да белми телефон экранына карап утыра. Ул онлайн банктан чыкты, кабат кереп карады. Үзгәргән сумма үзгәрмәде. Башта ул моны берәр техник өзеклелек дип уйлады. Аннары банкка шалтыратты. Операторның җавап биргәнен көткәндә, куллары шулкадәр каты калтырады, хәтта телефоны бармаклары арасыннан шуып төшеп китә язды. Банк хезмәткәре акчаның законлы рәвештә күчерелүен аңлатты. Операцияне исәп-хисапның икенче хуҗасы раслаган. Васил. Резеда аптыраган халәттә бик озак утырды. Башында бер генә уй әйләнә иде: «Бу мөмкин түгел». Иренең беркайчан да уйланылмаган адымнар ясамавында түгел иде хикмәт. Киресенчә, егерме еллык уртак тормышларында андый адымнары җитәрлек булды. Ләкин бу очракта ул акчалар бит кызлары өчен җыела. Бердәнбер кызлары өчен. Ә бәлки ул мошенниклар кулына эләккәндер?! Кичке сигезләр тирәсендә күтәренке кәеф белән Васил кайтып керде. Азык-төлек тутырылган пакетны өстәлгә куйды, ачкычларын тумбочкага ташлады, хәтта борын астыннан ниндидер көй көйли иде бугай. Резеда башын күтәреп карады. – Васил, акча кайда? Иренең йөзеннән елмаюы әкренләп сүнде. – Нинди акча? – Белмәмешкә салышма, зинһар, Васил. Беребез дә бала-чага түгел монда. Ул тирән итеп сулыш алды да учы белән чәчләрен сыпырып куйды. – Резеда, мин сиңа әйтергә теләгән идем, җай гына булмады... Димәк, чынлап та Васил акчаны алган. Һәм ул мошенниклар капкынына да эләкмәгән. Иренең тавышыннан хатынның эче боз булып туңгандай булды. – Нәрсә эшләдең? – Көймә сатып алдым. Шундый уңышлы вариант килеп чыкты, тиз арада сатып алырга кирәк иде, шуңа сиңа әйтеп тә тормадым. Беләсең, резин көймәм бөтенләй начар хәлдә иде. Ә монда шәп көймәне ярты бәясеннән эләктердем. Хатын пыялага әйләнгән күзләрен иреннән алмады. Бу сөйләшү төш түгел иде. Бу – чынбарлык! – Син безнең еллар буе интегеп җыйган акчаны көймәгә тоттыңмы? – Барысын да түгел бит инде, яртысын гына. Тагын җыярбыз, нервыланма гына. Минем дә бит бер көймә генә алырга хакым бардыр. Бер көймә генә алырга... Егерме еллык уртак тормышларында Василның беренче генә түгел мондый гамәлләре. Иске машинасы бик яхшы йөргәндә дә яңасын сатып алды. Ул чакта да әнә шул хак белән хатынының авызын япты. Дусларының шикле проектларына акча кертте. Бервакыт, Резедага әйтеп тә тормастан, энесенә зур гына сумма бирде. Аның да акчасы бит, хакы бар… Ул чакта хатын ярсыды, аннары тынычланды. Акча аркасында мөнәсәбәтләрне җимерергә ярамый дип уйлады. Иң мөһиме – ярату һәм үзара хөрмәт, дип юатты үзен. Нәкъ менә хәзер кинәт кенә ул хакыйкатьне аңлады: мәхәббәт, бәлки, әле бардыр да, ә менә хөрмәт исә күптән юкка чыккан икән бит. Ә ирендә Резедага карата хөрмәт, гомумән, булды микән? – Без бит акчаны Венерага фатир алырга дип җыйдык. – Венера укый гына бит әле. – Шуңа күрә җыйдык та бит инде. – Резеда, син артык чәүчәләк, күпертергә яратасың. Җыярбыз дидем бит. Әле вакыт бар. Чәүчәләк, арттырырга яратасың. Бу сүзләрне дә еш ишетте Резеда. Ире аңа әйтмичә яңа машина өчен кредит алгач та – Резеда чәүчәләк булды. Васил атна саен балыкка киткәндә дә Резедага чәүчәләк бәясе бирелде. Балыкка йөрер өчен көймә алганда да, аңа яңа моторлар алганда да... Ул тавыш чыгуга сәбәпче булды. Өйдә тынычлыкны саклау өчен, хатын иренә һәрвакыт юл куйды. – Син, гомумән, нәрсә эшләгәнеңне аңлыйсыңмы? – Көймә сатып алдым. – Юк. Син гел гаилә акчасын бары үзеңә генә тоттың. Васил аңа чын күңелдән аптырап карап торды. Гүя ул бу сөйләшүнең асылын аңламый иде. – Ник син миңа җинаятьче итеп карыйсың, – диде ире, аптыравын дәвам итеп.

