– Ул, үлсәм дә балаларга бармыйм, үз нигеземдә соңгы сулышымны алам, дип яши. Тавыклар ... — 20 августа 2026 г. в 18:35:57.293
– Ул, үлсәм дә балаларга бармыйм, үз нигеземдә соңгы сулышымны алам, дип яши. Тавыклар карый, бакчада казына. Әнкәй генә йөрергә ярата. Мәскәүгә барам, дисәң дә, мин дә барам дип, киенеп-ясанып, синнән алда машинаңа чыгып утырыр, валлаһи! Ул шундый кеше. – Ә килене белән борчаклары пешәме? – Килен белән ашлары да, борчаклары да пешә. "Әни, бездә генә тор", – ди. Юк, моңа безнең тормышны да селкетергә кирәк. Флүзә күкрәк тирәсен уып утырды, аңа тын җитмәгән кебек тоелды. – Миндә яман чир таптылар бит, Рәҗимә... – Кит инде, юкка ышанма, Флүзә! Табиблар сөйли инде... – Их, шулай гына булса... Миндә инде метастазалар тарала башлаган шул. Үзем шул өлкәдә эшләгән кеше бит мин. Син белмәгән күп нәрсәне беләм.... Ул еш-еш сулыш алды, күз яшьләрен йотарга тырышты. Рәҗимә хатынны юатыр сүзләр таба алмады. – Тыныч булырга тырыш инде, Флүзә. Аллаһ ярдәменнән калдырмасын. – Их... яшәргә иде бит әле бераз, Рәҗимә... – Яшәрсең, яшәргә әле!... Бу сөйләшүдән соң ел ярым яшәде Флүзә. Кызы, кияве, улы, килене кайларга гына йөртеп карасалар да, соңлаганлыкларын әйтеп кайтардылар. Кыйммәтле уколлар белән бик сызланып, тәмуг газапларын дөньялыкта үткәреп киткәндер, мөгаен. Бик ябыгып, тире дә сөяккә генә калып, ахирәткә күчте. Кызының җеназасында Фәүзия, агач таягына таянып читтә генә басып торды, бер тамчы күз яшен күрсәтмәде. Флүзә аңында чагында улы белән килененә васыятен җиткереп калырга өлгерде: – Кайтырга уйласагыз, бу нигезгә урнашмагыз, балалар. Монда рәхәт күрмәссез. Әтиегез дә миннән соң озак тормас. Йортны вакыты җитү белән сатыгыз... Барысы да Флүзә әйткәнчә булды. Хатыннан калгач, Гатуф тамагына ризык әзерләп ашамады, тәрбиясезгә әйләнде. Көн саен зиратка йөрде. Ярты елдан үзе дә хатыны янәшәсенә "барып ятты". Әтиләрен дә җирләп ярты ел үткәч, Флүзәнең балалары йортны сатты. Себердән яңа гына пенсиягә чыгып кайткан урта яшьләрдәге ир белән хатын бик яратып алган нигез яңа хуҗаларга да бәхет китермәде. Берничә ай яшәгәч, үз машиналарында шифаханәгә ялга барырга чыккач, автоһәлакәттә гомерләре өзелде... – Кирпечтән төзелгән, авыл җирендә шәһәр шартлары булдырылган мондый йортны каян табасың? Әрәм итеп, чит кешегә сатасыңмыни? Үзем алам! – диде, йорт-кураны әйләнәгә карап чыккач, мәрхүм хуҗаның икетуганы, яшь ир. Ярты ел узуга каргалган нигездә яңа тормыш башланды. Ике балалары иркен бүлмәләр буйлап чыр-чу килеп куышып уйнады, иптәшләрен чакырып, туган көннәрен үткәрде. Ремонт та кирәкмәгән җитеш йортка күченүгә хуҗабикә дә шат иде. Яңа хуҗа янгын сүндерү частенда эшли иде. Балаларның җәйге каникулы башланган гына көннәр. Эш сәгате башланып, күп тә үтмәде, янгын сүндерү частена шалтыратып, көчле янгын чыгуын хәбәр иттеләр. Үзенең адресын ишетеп, каргалган нигезнең яңа хуҗасы машинасын кабызып кузгалды. Хәбәр дөрес иде. Аларның сап-сары чыршы бурасыннан эшләнгән зур мунчасы ут эчендә! – Балалар! Балалар кайдааа? – дип кычкырды хуҗа. Аны тотып калдылар. Алар икесе дә мунча эчендә икәнен күршеләре белә иде. Тик коткарырга соң иде инде... Күрше малайлары белән мунча алдында йомырка пешерергә теләп учак якканнар да, янгын дөрли башлагач, әтиләреннән куркып, ләүкә астына кереп посканнар. Калдыкларны барлаганда ләүкә астында бер-берсенә сыенып катып калган ике гәүдә кисәген алып чыктылар... Каргышлы нигез... Әллә Флүзәнең әнисенең каргышы төштеме, башка бер туры килүме? Белүче – бер Аллаһ. Рамил хәзрәт Юнысның каргыш турында әйткән фикерен китерәсем килә: "Каргыш башта күккә күтәрелә, җиһан аны кабул итми һәм ул җиргә төшә. Ул да кабул итми, аннан уңга-сулга бара, әрле-бирле йөргәч, каргалган кешегә китә, әгәр дә аның гаебе юк икән, каргаган кешенең үзенә кайта". Ниләр юк бу дөньяда?!

