Сары чәчле курчак минем җавапларны тиз генә блокнотына сырлап куя да, ишеккә таба чиген... — 11 июля 2026 г. в 19:59:58.024
Сары чәчле курчак минем җавапларны тиз генә блокнотына сырлап куя да, ишеккә таба чигенә-чигенә, кул болгый: "Пока!" Әйтерсең, якын кешесе белән хушлашып, самолетка утырып китүе. Без улым белән икәүдән икәү генә калабыз. Мондагы ыгы-зыгыда бер эше булмыйча, рәхәтләнеп йоклап яткан сабыемны мендәргә салам да, үзем дә аңа сыенып ятам. Бәгыремнән өзелеп төшкән, галәмнән җан иңгән бу серле зат, җиргә үз бәхетен эзләп килгән нәни кеше белән сулышларыбыз бергә кушыла. Улымның алсу алмадай битенә текәлеп, йөрәгемнән чыккан кайнар наз белән, үткәнемнең, бүгенгемнең, киләчәгемнең бөтен мәхәббәтен берьюлы аңа түгәрдәй булып, тәүге тапкыр сабыема эндәшәм: - Исәнме, улым! Исәнме, яңа бәхетем! ТӘМАМ.

