"Күзләреңнең нурын йөрәгемә салыйм,
"Күзләреңнең нурын йөрәгемә салыйм, Тукта, дустым, сабыр ит"... – дип җырлый ул. Сабыр итмәдем шул инде, нихәл итим. Сабырлыгым җитмәде... 12 сентябрь 2012 ел. Көндәлегем!!! Ничек сине онытканмын мин? Тормыш бастымы, үзем гамьсезгә әверелдемме? Әйе, сине кулыма алмаганга унбер ел узган! Ә булган вакыйгалар кичә генә кебек. Зиннур абый каршысында җырлап утырулар, Рузананың "Бабай, мин дә синә хәзел зыл зыллап күлсәтәм” дип, аңа концерт куюлары, күңелле истәлек булып, күптән артта калды шул инде. Мин Зиннур абыйны алты ел карадым. Аның вафатыннан соң улы, рәхмәт йөзеннән, фатирны безгә рәсмиләштерде. Бер тиен акча да алмады. Рузанам зур үсте инде. Аңа хәзер унике яшь. Ул да бик матур җырлый. Балалар бакчасыннан ук төрле конкурсларга йөртә башладылар үзен. Алган грамота, дипломнарының чуты юк. Музыка мәктәбендә укый. Скрипкада бик матур уйный. Татар халык көйләре бигрәк үзәкне өзәрлек моң белән ишетелә скрипкадан. Мин җырлыйм, ул уйный. Якшәмбе көннәрендә Сургут татарларының милли оешмасы утырышларына йөрибез. Анда да безнең чыгышны яраталар. Төрле чараларда катнашабыз. Руслар арасында үссә дә, кызым татарчаны да яхшы белә, татарча җырларны бик ярата. Мин башкарган җырларның барысын да белә, миңа кушылып җырлый. Тормышыбызны ямьләп бездә ТНВ-Планета каналы күрсәтә башлады. Әй, кинәнәбез инде татарча концертлар карап. Мин телевизорны ачкан саен бер кешене эзлим. Тик ул күренми. (Ахыры бар.) Камария Вафина