Рашат, карап торышка, начар кеше дә кебек түгел үзе. Кызымны да ярата. Тормышы бик мул,...
Рашат, карап торышка, начар кеше дә кебек түгел үзе. Кызымны да ярата. Тормышы бик мул, начальник ярдәмчесе булып эшли. Миңа өйдә генә торырга куша. Рузанам кечкенә шул әле, аны карашырга хәзер Асия апам юк. Тик никадәр генә акыллы, әйбәт кеше булса да күңелем ятмый шул. Нишлим? Башымны кайларга алып качыйм? 26 июль. Ниһаять, сине кабат кулыма алырга вакыт булды, Көндәлегем! Ярты ел язмаганмын. Ниләр генә булмады минем белән бу вакыт эчендә. Башта Рашат турында язмыйча булмый инде. Әйе, күрсәтте ул миңа күрмәгәнемне! Ул эчкечелектән дәваланган булган икән. Әллә дәвасының шифасы кимегән, әллә җавапсыз мәхәббәтем белән үзем шул хәлгә җиткердем, Рашат бик каты эчә башлады. Үзе генә эчми, өйгә дусларын җыя, миңа өстәл әзерләтә һәм дуслары алдында җырларга кушып үзәгемә үтә. Ашавын да әзерләрсең, исерек дусларына да якты йөз күрсәтерсең, ә менә җырларга... Мин бит йөрәк кушканда гына җырлый алам. Күңел түрләреңнән чыкмаган җыр җырмени ул? Ул җыр түгел, газаплы ыңгырашу... Фаҗига буласы көнне Рашат аягында басып тора алмаслык дәрәҗәдә исергән иде. Андый вакытта ул коточкыч кыяфәткә керә: күзләре акая, иреннәре асылынып төшә, селәгәе ага. Әшнәләрен озаткач, кая туры килсә шунда авып йоклап китә иде башка вакытта, бу юлы никтер йокламады. Мин савыт-саба юа торган җиргә кереп, бәйләнә башлады. Башта "Әйдә, җырла!" дип аптыратты. Аннары караватка өстерәмәкче булды. Мин каршылык күрсәтә торгач, кухнядан пычак тотып чыкты да миңа якынлашты. Мин, котым очып, урамга атылдым. Үземне белештермичә, машиналар ташкыны агылган юлны аркылы йөгереп уздым. Ә ул уза алмады... Машина астына керде... Чыелдап туктаган машиналар тавышы... Сигнал биреп килеп җиткән "Ашыгыч ярдәм" машинасы... Полициядә сорау алулар... Барысы да коточкыч төш кебек хәзер. Рашатның туганнары барысы да мине гаепләделәр. "Иртәгә бу өйдә эзең булмасын!" – диде сеңелесе. Мин әйберләремне күрше карчыгына кертеп калдырдым да, Рузанамны күтәреп, аэропортка барырга чыктым. Исәбем – туган ягыма кайтырга билет белешү, булса, алып ук кайту. Анда мине беркем көтеп тормаса да, монда яшәр хәлем калмаган иде инде. Тик ашыйсы ризыгың бетмәгән булса, тоткарланасың икән ул. Автобус остановкасына барып җитәрәк, парк аша узганда, игътибарым үземнән алда баручы бабайга төште. Әллә ничек, аякларын көч-хәл белән өстерәп, егылырга җитеп бара иде ул. Якындагы бер эскәмиягә барып җиткәч, шундый уңайсыз итеп шунда чүмәште һәм ыңгыраша башлады. Мин, ярдәм итәргә теләп, янына бардым. – Там, в кармане... лекарство... – диде ул телен чак әйләндереп. Мин костюмының түш кесәсеннән дару алып авызына каптырдым. – Рәхмәт, сеңелем, – диде ул, татарчалатып. Мин аптырап киттем. – Син бит җырчы кыз. Минем истә. Мин сине таныдым, – диде ул, бераз хәл алгач. Менә шулай таныштым мин Зиннур абый белән. Аның күптән түгел карчыгы үлеп киткән, улы Мәскәүдә яши, берүзенә тормыш көтүе бик авыр икән. Минем хәлләремне сорашкач, ул миңа үзендә торырга тәкъдим итте. Мин риза булдым. Авылда мине кем көтә? Ә Зиннур абыйны мин бер күрүдә үз иттем. Бик яхшы кеше булып чыкты ул. Рузана аңа "бабай" ди. Тәпи китте инде кызым, сөйләшергә маташа. "Бабай"сы нишләргә белми аның өчен. Рузананы бакчага урнаштырдым, үзем дә шунда балаларга ашарга пешерәм хәзер. Менә шулай өчәүләшеп, гөлдерәшеп яшәп яткан көнебез. 21 сентябрь Инде тормыш бер эзгә төште дисәң, тагын салулап китә. Зиннур бабаебызга инсульт булды бит әле. Бер яктагы аяк-куллар эшләми, сөйләшүен дә чак кына аңлап була. Мәскәүдән улы кайтып китте. Мин сиңа әтине караган өчен акча түлим, зинһар, ярдәм ит, дигәч, бакчадан китәргә туры килде. Мин хәзер көне буе өйдә. Күңелемне сагыш басса, рәхәтләнеп магнитофоннан җыр тыңлыйм, кайвакыт үзем җырлыйм. Зиннур абый минем җырлаганымны ярата. Ул бигрәк тә "Сарман" көен ярата. Мин җырлый башласам, күзләре очкынланып китә, йөзенә нур куна, иреннәрен селкетеп ята башлый. Чыгышы белән Сарман ягыннан икән ул. Яшь вакытта ул килеп, монда төпләнеп калган. Ә үзем Фәниснең җырларын тыңлап моңаям. Күңелемә рәхәт тә, сагышлы да.