Камәрия ВАФИНА
Камәрия ВАФИНА КАЙТАВАЗ - 4 (ахыры) 6 ноябрь. Ниһаять! Йөрәгем урыныннан купты бүген! Телевизордан бәйрәм концерты бара иде. Аның исемен ишетүгә, диваннан сикереп тордым. – Рузана! Тиз чык! Әтиең! – дип кычкырдым. Кызым үзенең бүлмәсенә кереп киткән иде. – Әтиең ул синең, әтиең җырлый, – дидем, кызымны кочаклап. Үземнең, ирексездән, ике күземнән яшь ага. "Зәңгәр күлмәк"не җырлый Фәнис. Мин дә аңа кушылдым: "Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә, Зәңгәр күлгә көн дә киләсең, Йөрәгеңдә нинди утлар яна? Уйларыңны килә беләсем." Җыр тәмамлангач, Рузана: – Әнием, мин аның белән барыбер кайчан да булса очрашачакмын, – диде. – Кирәкмәс, кызым. Ул синең барлыгыңны күз алдына да китерми бит. Ышанмаса, сине кызы дип кабул итмәсә, сиңа бик авыр булачак. Әйдә, без аны шулай читтән генә яратыйк. 15 август 2017 ел. Олыгая башладыммы соң? Көндәлеккә дә бик язасы килми. Торган саен туган як ныграк искә төшә, сагындыра. Ничек тә бер кайтып киләсе иде. Мин хәзер үзбәкләр ачкан кафеда эшлим. Җәй көне бигрәк эш күп. Кеше күп йөри, акчаны әйбәт түлиләр. Әмма бик арыта, беркая чыгып йөрисе килми. Авылдагы туган тиешле абыйның кызы Гөлсинәгә хат язган идем. Бик тә авыл яңалыкларын беләсем килде. Рәхмәт яугыры, бик тиз җавап язды. Хатка мин сораган болын чәчәкләрен дә киптереп тыккан. Сәетнең үлгән хәбәре генә күңелемә тиде. Елап та алдым. Энем кебек якын иде ул миңа. Көтүгә чыккач, утырган җиреннән китеп барган, җаныкаем. Урыны оҗмах түрләрендәдер инде аның. Бер гөнаһсыз мәхлук җан иде бит ул. 23 октябрь. Бик күңелсез хәбәр җиткерделәр әле миңа бүген. Медосмотр нәтиҗәләре буенча минем күкрәгемдә яман шеш тапканнар. Тикшеренергә йөрисе хәзер. Куркыта. Бик күп хатын-кызда ул чир хәзер, борчылма, операция белән алып аталар ул шешне, дигән булалар инде үзе. Әле бик күп анализлар бирәсе. Бәлки дөрес тә булып чыкмас. 16 февраль 2018 ел Операция булды. Ике күкрәгемне дә алдылар. Эх, яшисе иде әле! Яшисең, дип өметләндерәләр инде үзе. Әле бик күп химиотерапия үтәсе бар. Чәчем коелып бетте инде. Бик ямьсезләндем. Ярый мине Фәнис күрми. Ә мин аны телевизордан еш күрәм. Олыгайган булса да, матур әле ул. Тавышы тагын да көрәйгән, бик көчле чыга. Ә моңы... Үзәкләрне өзә инде, еламый тыңлый алмыйм. 23 март Тәрәзәдән яз кояшы карый. Көннәр җылытса рәтләнеп китәрмен төсле. Быелгы суык бигрәк үзәккә үтте. Эчтән калтыратып туңдыра, җылына алмый интегәм. Бүген бик яхшы кәеф белән уяндым әле. Шундый матур төш күрдем. Туган ягымда, тау битендә икән мин. Сәет белән көтү көтәбез. Ул чаба, аның артыннан мин. Шундый матур яшел болын, рәхәт... Җәйгә чыккач, уңайлансам, ничек тә авылга кайтып килергә кирәк. 29 март. Бүген әни үлде... *** Фәниснең кулыннан блокнот төшеп китә язды. Ничек инде үлде?.. Аңа бит әле кырык яшь тә юк! Фәнис бит, менә, ниһаять, бергә булачакбыз, очрашачакбыз, дип уйлый иде. Инде иртәгә үк Сургутка чыгып китәргә әзер иде. Ник алданрак килмәде аңа бу хәбәр? Ник Язмыш аларны шулай аерды? Бер-берсе өчен яралган парлар иде бит алар. Эх, Зәлидә! Бигрәк кыюсыз идең шул син! Фәниснең тамагына төер утырды, күзенә яшь тулды. Бераз тынычланып, йөреп килгәч кенә Көндәлекне кабат кулына алды. Алдагы язма икенче почерк белән язылган иде. *** Әтием! Миңа бу юлларны язуы бик авыр. Язмый да булдыра алмыйм. Синнән башка беркемем дә юк минем бу дөньяда. Син мине белмәсәң дә, мин сине кечкенәдән белеп һәм яратып үстем. Синең фотоларны чыгартып алып, стенамны тутырдым. Сине янымда дип хис итеп, синең образың белән хыялланып яшәдем. Синең җырларыңны тыңлап туя алмадым. Дусларыма да "Менә кем минем әтием!" дип мактандым. Әнием сине гомер буе яратты. Андый мәхәббәт җир йөзендә башка бармы икән ул? Ә бүген миңа образ гына түгел, тере әти кирәк. Бик кирәк! Минем Казанга килүем дә сине күрер өчен иде. Әгәр дә мине кызың итеп танысаң, хәбәргә чыгу өчен телефоным: 8 90* *** ** ** *** Фәнис, кабаланып, телефон номерын җыйды. – Алло! Үтә дә газиз, әнисенеке кебек йомшак тавыш Фәниснең колагына Зәлидәнең кайтавазы булып ишетелде.