билгеле. Әбидән сорасаң, җене котыра. "Белмим", дип кенә җавап бирә.
билгеле. Әбидән сорасаң, җене котыра. "Белмим", дип кенә җавап бирә. Әни үлгәннән соң өйдә җырлау миңа катгый тыелды. Ә минем җырлыйсым килә. Радиодан берәр матур җыр ишетсәм, үлеп китәм. Тизрәк ручка белән дәфтәр тотып, сүзләрен язып калырга тырышам. Узган ел магнитофон алгач, рәхәтләндем генә. Яздырам да алам. Кайвакыт җыр өстенә җыр язылып китә китүен. Ярар, анысын өйрәнеп беткән булам инде мин аның. Кечкенә транзисторымны үзем белән көтүгә алып йөрим. Кайвакыт Сәет аптыратып бетерә, янымнан китми, минем дә тыңлыйсым килә, ди. Эһе, икең бер җирдә күбрәк радио тыңлап утырсаң, көтүең тараласын көт тә тор! Шуңа күрә кайвакыт "батарие утырды әле" дип хәйләләргә туры килә. 14 июнь. Бүген шәп көн булды! Рәхәтләнеп җырлап кайттым! Әйе, җыр минем күңелемә кереп утыра да мин аны тышка чыгармыйча берничек түзә алмыйм. Ә инде җырлый башласам, минем йөрәгемә әйтеп бетергесез рәхәтлек тула. Ул рәхәтлек кан тамырларым буенча тәнемә тарала, бөтен күңелемне, бөтен барлыгымны били. Тау башындагы посадкада җырларга яратам мин. Аннан көтү дә уч төбендәге кебек күренә. Бераз агачлар арасына керсәң, тавыш үзенчә яңгырый. Мин үземне сәхнәдә кебек итеп хис итәм. Агачлар минем тамашачыларым, алар лепердәп миңа кул чаба... Менә шундый хыялый инде мин. Гомердә дә миңа тәтемәячәк инде ул сәхнәдә, халык алдында чыгыш ясау. Минем җырлаганны Сәеттән башка кеше белми дә. Мәктәптә дә мине сәхнәгә хор белән генә чыгардылар. Уйнаштан туган исерек кызына кемнең исе китсен? Өйдә дә әби югында гына җырлыйм. Келәттә тавыш шәп ишетелә безнең. Ну анда да бик сак булырга кирәк. Әби ишетсә, үтерә! Берсендә урамга чыгарып куйган зур тимер кисмәккә башымны тыгып җырлап маташа идем (ә анда тавыш бөтенләй шәп яңгырый), артымны кычыткан белән ярды. 15 июнь. Ә бүген... Ә бүген шаккатмалы хәл булды! Әле бу юлларны язганда да тынычлана алмыйм. Кулларым калтырый, битләрем кызыша. Мин, гадәттәгечә, посадкада (куе ул посадка, урман шикелле) дөньямны онытып җырлап йөри идем, беләсезме, каршыма кем килеп чыкты? Фәнис Гарипов! Әйе, атаклы җырчы Фәнис Гарипов! Шул үзе! Ул бит минем яраткан җырчым. Мин аны тыңлап туя алмыйм. Бервакыт күрше авылда концерты булган иде аның. Шуннан мин аңа гашыйк булып кайттым. Ярый әле магнитофонымны кыстырып барганмын. Бөтен җырларын яздырдым. Хәзер көненә бер тапкыр булса да аның җырлаганын тыңламасам, йоклый алмыйм. Төнлә караватыма яткач та аны уйлап хыялланып бетәм. Юк, мин аңа өметләнмим. Кая инде ул! Тик мине шушы хыялымдагы Фәнистән генә аермасыннар. Ул минем йөрәк түрендәге иң яшерен серем. Каян килеп чыккан ул безнең посадкага, нәкъ менә без көтү көткән җиргә? Могҗиза бит бу! Әллә Аллаһы Тәгалә бар микән? Минем аны күрәсе килүемне, юксынуларымны сиздеме икән? Аны күргәч, мин башта тораташ катып калдым. Ә ул миңа карап шаккатып тора. Аннары мин, аңыма килеп, кисәк кенә борылдым да чабарга тотындым. Агач ботаклары битне тырнаганын да сизмичә алга ыргылдым. Посадканы чыккач, тау буйлап җилдердем. Әйтерсең, ул минем артымнан йөгерә, куып тотарга тели. Бөтен йөрәгемне кайнар ялкын биләде, аннары ул ут битләремә күчте. Елга буена төшеп битемне сап-салкын су белән югач та кайтканчы бетмәде аның кайнарлыгы, әле дә булса кызыша. Бу нинди тиле кыз икән, дип уйлагандыр инде мине Фәнис Гарипов. *** Әйе, ул көнне аермачык хәтерли Фәнис. Алар дусты, үзенең төркемендә эшләүче баянчы Әнвәр белән аның туган авылына кайтып баралар иде. Бик матур каенлыкка мунча миллеге җыярга тукталдылар. Кунакка кайткан саен аларда шулай: рәхәтләнеп чабынып кайнар мунча керәләр, аннары учак ягып, шашлык пешереп, төне буе җырлашып утыралар. Яшьрәк каен агачы эзләп кереп барганда Фәнис, кемнеңдер җырлаганын ишетеп, туктап калды. "Урманнарда йөрдем бер ялгызым Баласын җуйган болан эзеннән. Башларым әйләнеп китте кинәт Башканы сөям дигән сүзеңнән..."