Җыр шулкадәр чиста итеп, һәр нотасын җиренә җиткереп, һәр сүзнең мәгънәсен йөрәк түренн...
Җыр шулкадәр чиста итеп, һәр нотасын җиренә җиткереп, һәр сүзнең мәгънәсен йөрәк түреннән уздырып, күңелләрне айкарлык моң белән башкарыла иде ки, кыз җырлап бетергәнче Фәнис тын да алмый басып торды. Җыр беткәч, башкаручының кем икәнен беләсе килеп, кызу-кызу алга атлады. Менә аның каршысында кулына зур гына чыбык тоткан кыз пәйда булды. Иңбашына асылынып төшкән яулыгыннан саргылт чәчләре тузгып чыгып торган, өстенә тигәнәкләр ябышып беткән таушалган күлмәк кигән, сипкелле кыз белән бая яңгыраган җыр һич кенә дә тәңгәл килмиләр иде. Фәнис аның үзен дә тавышы кебек матур кыз дип күз алдына китергән иде. Ул да булмады, кыз, куркыныч әйбер күргәндәй, коты чыгып, чаба башлады. – Бик үк дөрес кыз түгел бугай ул. Җәй буе ел саен авыл көтүе көтә. Фәнис, янына ук килеп басып, бу тамашаны күзәткән Әнвәрне шунда гына абайлады. – Син беләсеңме әллә ул кызны? – Соң, белмәскә! Авыллар янәшә генә бит. Җитмәсә, барыбыз бер мәктәптә укыдык. Зәлидә исемле ул. Кыш көне ашханәдә эшли. Бераз сәеррәк ул. – Ә җырлавы соң, җыры! Болай итеп консерватория бетергәннәр дә җырламый. Мин аны үземнең группага җырчы итеп алыр идем. – Кит инде, юләрләнмә! Аның сәхнәдә җырлаганын үз гомеремдә ишеткәнем булмады минем. Югыйсә, мәктәптә укыганда барлык җырчы кызларга баянны мин уйната идем. (Дәвамы бар.) Камария Вафина