Төргәктән инде таушалып бетә язган дәфтәр килеп чыкты. Тышына зур итеп, ручка белән кат...
Төргәктән инде таушалып бетә язган дәфтәр килеп чыкты. Тышына зур итеп, ручка белән кат-кат буяп, Көндәлек дип язылган. Дәфтәр эченнән, инде кибеп, уалырга торган болын чәчәге килеп чыкты. Фәнис аны сак кына шудырып, кырыйга алып куйды да Көндәлекне ачты. КӨНДӘЛЕК 6 июнь.1998 ел. Мин дә Көндәлек яза башларга булдым әле. Эчемдәге серләремне җилләргә сөйләп ардым. Алар бигрәк җилбәзәкләр шул. Башыңнан сыйпап үткән булалар да, шуның белән шул. Оныталар... Ә дәфтәр алай итмәс. Саклар минем серләрне. Мин бүген дә көтү көтеп кайттым. Тилемсә дисәң тиле дә түгел, акыллы дисәң, бераз тулып җитмәгән Сәет белән көтәбез без көтүне. Аның белән йөргәч, күп кеше мине дә исәр дип уйлый. Шулай дими ни, кем инде ашханәдәге эшен калдырып җәй буе авыл көтүе көтә? Ярар, уйлый бирсеннәр. Беренчедән, җәй көне ашханәдә акча эшләп алырга ашкынып торучы укучы кызларга эш була. Мин пешкән ризык, көйгән таба исеннән бераз арынып, рәхәтләнеп саф һава сулыйм. Ә икенчедән, көтү көтеп, мин акчаны ашханәдәгегә караганда күбрәк эшлим. Узган ел яхшы магнитофон алдым, аннан алдагы елны транзистор, ә быел төсле телевизор алырга акча җыям. Ә өченчедән... Юк, анысын язмыйм әле... 9 июнь. Көн саен язып барырмын дигән идем, булмый икән. Ике көн тоташ яңгыр яуды. Сәеткә кычкыра-кычкыра тамакларым карлыкты. Тиле димәссең, аз гына яңгыр төшә башлауга, посадкага керә дә кача. Тик тора агач ябалдашларына ышыкланып. Мин, көтү таралмасын дип, котым чыгып, маллар авылга кайта торган юлда торам. Ачуланып та булмый үзен. Яңгыр узгач, янга килә дә: "Бик каты юешләндеңме, апаем? Мә, куфайкымны салып бирәм", дигән була, мәхлук. Аның сасып беткән свитерын киямме соң инде? Шулай да, хәлемә кергәненә күңелем була. Көне буе аякка бер пот үзле балчык ябышкан бутый өстерәп йөреп, эт булганмын. Күзләрем йомыла. Язып булмый. Йоклыйм. 10 июнь. Бүген көн бик яхшы узды. Хыялланып китеп, шигырь дә чыгарып аттым әле. Мин көтүдә бүген, сахрада, Тау битендә менә утырам. Сыерларым ашый тыныч кына, Бер эш тә юк, вакыт туктаган. Ашыкмыйча болытларны күзлим, Әнә бер ак аю баласы Шул арада йөзеп юкка чыкты, Килми күктән күзне аласы. Бер самолет очып бара әнә, Зәңгәр күккә ак юл салдырып. Кемнәр, кай тарафка бара икән, Торган, йөргән җирен калдырып? Эх! Мин дә йөзәр идем зәңгәр күктә, Ап-ак болытларга утырып. Шуннан гына фәрман бирер идем, Качак сыерларга сызгырып. Аннан төшәм җиргә: күр – кырмыска! Чапкан була, кая ашыга? Елак баласымы көтеп тора, Ире микән, чыккан каршына? Үләм! Күрче инде бу чәчәкне! Сокланып туймаслык таҗлары! Сатып алып үстергән гөлләрең Бер якта торсын бит, карале! Чү! Туктале, хыялланып китеп, Көтү таралса бит, эш харап! Әнә берсе мөгрәп читкә карый, – Борыл тизрәк, – димен, – әй, карак! Тукландылар бугай, ялкау гына Күши башладылар сыерлар. Мин дә әбәт кабып, чәем эчим, Көнбагыш чиртермен соңыннан. Сузылып ятып алыйм, сәгатемне карыйм, Абау, туктаганмы бу дисәң, Туктамаган, бары акрын бара, Димәк, вакытым иярләнгән! Бу вакытның кадерен белер өчен, Болындагы гүзәллекне күрер өчен, Кошлар сайраганын тыңлар өчен, Рәхәтләнеп җырлар җырлау өчен Ашкынып чыгам мин көтүгә! Әйе, көтүгә чыгуымның өченче сәбәбе һәм иң төп сәбәбе шул – мин җырлар өчен чыгам. Башка җирдә рәхәтләнеп кычкырып җырлар өчен ирек юк. Әби әз генә шыңшыганымны ишетсә дә әрләп ташлый: – Җырлама! Җырлы кеше – моңлы кеше. Гомерең үтәр моң-сагыш белән. Анаң да җырлап йөреп кенә харап булды. Анам... Әни... Аның турында уйласам күңелем тула минем. Иртәгә язармын әле. 13 июнь. Бер-ике көн әллә нигә кәефем булмады. Гел әни искә төште. Үлгән көне якынлашкангамы шунда. Ул вакытта миңа алты гына яшь иде әле. Бик матур җырлый иде әнием. Миңа да җырлар өйрәтә иде. Әби өйдә булмаганда кычкырып җырлый, ул янында булганда әкрен генә көйләп булса да йөри. Тегендә-монда концерт куясы булса, гел әнине чакыралар. Шунда эчәргә өйрәнде ул, ди әби. Шул аракы харап итте аны. Исерек көе суга батып үлде. Ә әтиемнең мин кем икәнен дә белмим. Исеме Рафис икәне генә