Куян күчтәнәче (роман)
Куян күчтәнәче (роман) Гөл МИРҺАДИ 51. Илүзәнең туган өендә яшәргә бер уңайлык та юк иде. Мәрхүмнәрдән ничек калган, шулай торды йорты. Өенә кайтса, әти-әнисе исенә төшкәннән түгел, карт укытучының күз карашыннан качып читтә кунып йөрде. Аннары Айнурны алып кайтырга кыенсынды. Күңелендә яшәгән, онытырга тырышкан, Тәгълимә апасы тәрбияләгән кечкенә Илүзәне – үзен дөньяга «тартып чыгарудан» курка хатын. Айнурга текәлеп карап, назлап күкрәгенә кыскан Тәгълимәне күреп тә күңеле тулды. «Хис белән түгел, акча белән үлчәнә бүгенге тормыш. Вазифа белән. Бу авыл тормышыннан ничек тә өстен буласы иде бит! Тагын батам бу авыл тормышына, тагын батам...» Илүзәнең эчке халәтен кем белгән дә, кем сизгән?! Тургай үз тормышы белән яшәвен дәвам итте. Айнурның кемнән туганын фаразлап, бер нык кына сөйләп алдылар да туктадылар. Бу гайбәтләрне Илүзә эштә булып ишетми дә калды. Тәгълимә белән Ирина барысының да авызын яптылар. Ачык, киң күңелле Ирина янына көн саен кешеләр килде. Кирәк-ярагын китерүчеләр дә, ит-сөт белән ярдәм итүчеләр дә, ике яшь хатынның тормышы белән кызыксынып кына кереп чыгучылар да булды. Ирина һәрберсен якты йөз белән каршы алды, чәй табынына чакырды, тәмле сүзләр белән озатып калды. Ринат та килде. Ирләрчә караш ташлады йортка. Җимерелеп төшкән киртәләрне, авып барган багананы, бикләнмәгән капканы күрде. Икенче көнне Фәтхи белән, Эдик белән бергә сугылды. – Ирина белән Илүзәгә булышырга кирәк иде. Икесе дә ялгыз килеш балалар үстерәләр. Авыл тормышында кайнап яшиләр. Ирина бигрәк тә, Тургайдагы һәрбер кешенең күңеленә юл тапты, хәленә керә, кулыннан килгәнчә ярдәмен күрсәтә. Кайсы арада өлгергән, аны белмәгән кеше юк. Киртәләрен тотып, капкаларын ремонтлап бирик! – Мине дә егеткә чутлагач, рәхәтләнеп булышам инде, – дип шаярды Фәтхи. –Син ничек, Эдик, вакытың булырмы? – Булса, килермен, –диде Эдик теләр-теләмәс кенә. – Үзгәрдең син, Эдик. Эчтән янасың, тышка чыгармыйсың. Бала-чага түгелсез бит инде, бәлки, утырып аңлашырсыз Илүзә белән, – диде Ринат. Эдик эндәшмәде. Ирина Эдикның хәлен аңлый, Илүзә юкта Айнур янында тора, рәхәтләнеп уйный, сөя дә кичкә кайтып китә. Юллары кисешмәсен өчен Илүзә кайта торган сукмакка чыкмый, капма-каршы якка китә. Иринаның, киресенчә, аларны очраштырасы килә. «Илүзә ялгыш кына булса да Эдик баласы янында чакта кайтып керсен иде! Күрсен иде Айнурның әтисен ничек яратканын! Күңеле йомшармый булмас иде!» – дип уйлый ул, Эдик килгән саен. Йорт-кураны рәтләгән көнне соңгарак калдылар ирләр. Көне дә җылы туры килде. Инде ничә еллар бер кадак та кагылмаган хуҗалыкта эш кайнады: Эдик хәстәрләп китерткән җепсәләрне баганаларга беркеттеләр, рәшәткәләр кактылар, капка ясап куйдылар. Баганаларны җәй алыштырырга булыр, диештеләр. Тәгълимә шәңгәләр пешереп кертте, чәй әзерләделәр. Балалар да олылар аяк астында чуалды. Шаярдылар, көлештеләр, сөйләшеп сүзләре бетмәде. Өстәл янындагы эскәмиягә тезелеп утырдылар: Айнур әтисенең итәгенә үрмәләде. Чәй ясап булышкан әнисенә карап алды да, Иринаның кызы да Ринатка кулларын сузды. – Әй, маладислар! Башта үсәсе кешеләрне ашатырга, туйдырырга кирәк, дөрес! Яле, Җәүһәр, Айнур белән узышып, әбиегезнең тәмлекәй шәңгәләрен сыптырып куегыз әле! Ринатның шат карашы бер мизгелгә генә Иринаның күзләрендә тукталды. Хатынның бит алмалары алсуланды. Улын ашатып мәш килгән Эдикта аларның кайгысы юк иде, олылар сизсә дә, сер белгертмәде. – Әй, Ринат балакай, ул шәңгәләр синең сыерның «койрыгы» тыгылганга тәмле инде! Каймаксыз-майсыз шәңгә пешми. Рәхмәт яугыры, үзеңнеке кебек итеп аша! – дип сөйләнә-сөйләнә сыйлады эшчеләрне Тәгълимә. – Иртәгә Булат та киләм дигән иде, аңа эш калдырмадыгыз инде. – Килсен, килсен! Өйдә дә ир кулы тимәгән урын күп монда! Эдикны белмим, ә мин, тагын шәңгә пешерсәң, Тәгълимә апа, иртәгә дә булышырга киләм! – диде Ринат.