– Минеке белән синекен чагыштырып буламыни, Илүзә?! Минеке «эшен эшләде дә» качты, «яхш...
– Минеке белән синекен чагыштырып буламыни, Илүзә?! Минеке «эшен эшләде дә» качты, «яхшы» әти-әнисе сүзеннән чыгалмады. Синеке баланы мәчеттә күргәннән башлап бер көн дә килми калганы юк. Айнур ияләшеп бетте хәзер, әти ди! – Кертмә, дидем бит! Нигә әйтмәдең миңа, Ирина?! – Әйтеп, нишлисең, кая илтәсең Айнурны, тагын балалар йортынамы? Кертми нишлим, эт булып өстенә ташланыйммы? Эшнең нәрсәдә икәнен Бикмурзин шунда ук аңлап алды. Айнур бигрәк Эдикның үзенә охшаган бит! Нигә аерасың аларны? Улым дип өзелеп тора, күчтәнәчсез килгәне юк! – Балалар йортында үскәнен әйтмәгәнсеңдер ич? – Юк та соң... Нишлисең син, Илүзә! Их, мин булсам синең урында! Баламны әтиле итеп үстерер өчен әллә ниләр эшләрдәй булам! – Без барыбер бергә булалмыйбыз, син аңламыйсың! – Аңлап торасы юк инде монда! Синдә бала кайгысы юк, кызый, үзеңнең үзсүзлегең генә! Синең турыда сораганы юк Эдикның да. Күрешеп, бер утырып балагызның язмышы турында сөйләшкәнегез бармы соң? Син Эдикны якын китермисең, ул сиңа үпкәле. Ә Айнур үскәч сезне гафу итә алыр микән? Шуны уйлагыз! Илүзәнең тамагына ризык бармады. Тәлинкәгә нәрсә салынганын да күрмәде. Идәндә уйнап утырган балаларны аерып, Айнурын җитәкләп алды да бүлмәсенә кереп китте. Киреләнгән баланы тынычландырып та өлгермәде, ишек шакыдылар. Көчле итеп. – Эдиктыр ул! Ачма, Ирина! Зинһар, ачма әле... – дип йөгереп чыкты. Ирина ачып өлгергән иде инде. Ләкин өйгә Эдик түгел, кышкы салкынны уздырып, ишекне киң итеп ачып, пырылдап, Бикмурзинның хатыны килеп керде. Аның артыннан кызы күренде. – Радик! Нигә син акчаны туктаттың? Мин ничек яшәргә тиешмен? Баланы нәрсә ашатырга? Әти исән булып, күрсә бу хәлгә калдыруыңны безне, бик тиз тыяр иде сине! Радик, димен! Кайда син? – Радик Гаянович улы белән дәваханәдә, – диде Ирина сабыр гына. – Ул кайткач, килерсез. – Син кем әле монда мине өйрәтеп торырга? Без беркайда да китәргә җыенмыйбыз. Без үз өебездәбез! Чишен, кызым! Ә сез күземнән югалыгыз! Хәзер үк! – Мин Радик Гаяновичны карыйм, тәрбиялим: ашатам, юам, уколлар ясыйм. – Ничә кеше карый бер Радикны? Улы бар икән бит. Кайдан чыккандыр ул? Бөтен мөлкәтен аның исеменә күчергән юньсез! Кызы барлыгын оныткан! Алай тиз генә котыла алмый ул миннән! Миңа калдырган өйне саттым да адвокат ялладым. Сәмәриядән җиңел генә котылырмын дип куанмый торсын әле! Яхшы адвокат! Кыйммәтле адвокат! Беркайчан да җиңелмәгән! Бу – минем өем! Чыгып китегез моннан! Нинди балалар бакчасы бу? Яратмыйм бала тавышын! – Тышта суык. Караңгы. Төнгә каршы без кайда барабыз? Сез үз акылыгыздамы? Иртәгә китәрбез, – дип хатынны аңына китерергә тырышып карады Ирина. Илүзә эндәшмәде. Баласын киендерә башлады. – Илүзә, тукта, нишлисең? Кая барабыз балалар белән? – Авылга төшәбез. Минем бәләкәй өемдә торырга кыенсынмасаң... Җылытканчы, балаларны Тәгълимә апага кертеп торырбыз. Әйдә, ашыгыйк алар йоклаганчы! Бу кешедән изгелек көтәсе түгел... – Илүзә әйберләрен бер сумкага тутырды. – Калганы калсын инде, ничек күтәрәбез? – Эдик килеп алыр әле иртәгә... – Ирина уенчыкларны, киемнәрне бер почмакка өйде. Сәмәрия әзерләнгән табын артында Ирина пешергән ашны ашый иде. Кызы кызганып балаларга карап тора. Үзе берни эндәшми. – Иртәгә Радик Гаяновичка шалтыратабыз. Бик сөенмәгез! Озак тотмас ул сезне монда! – дип, усал итеп кычкырып чыгып китте аларга Ирина. (Дәвамы бар.)