Малай кешегә әтисез үсү ничек кыен булуын белсәң икән! Кайчан гына канатланып, чәчәм, у...
Малай кешегә әтисез үсү ничек кыен булуын белсәң икән! Кайчан гына канатланып, чәчәм, урам, авылны күтәрәм дип шатлыкларын да, уңышсызлыкларын да Илүзә белән уртаклашып йөргән, дәртле, тик тормас, энергиясе чишмәдәй ургылып торган Эдик шул сәгатьтә олыгаеп калды. Авыр итеп көрсенеп урыныннан торды. Илүзәгә карамый гына, бүлмәдән чыгарга атлады. Ишек тоткасына үрелгәч, борылып: – Нигә генә кагылдым икән шунда сиңа? Мин дә, Айнур да кирәкми сиңа, Илүзә. Чит кешеләрдән каратып, бала тәрбияләп үстереп буламы соң? Башта – шәһәрдә әллә дус кызыңның әнисеннән, әллә тагын кайда... Ул – кисеп ташлый алмаган бер койрык кына инде сиңа... Хыял үчтән башланырга тиешме соң... Белмим... Әнигә үч итеп... Әни дә мине карамады, яратмады... Мин сине... актан ак, пакьтән пакь дип уйлый идем бит. Их, Илүзә! – Ялгышасың! Мин яратам Айнурымны! Эдик чыгып киткән иде инде. Бу сүзләрне ишетсә дә, фикере үзгәрмәс иде. Әнисенә, әтисенә булган рәнҗүе яңадан калкып чыккан иде аның күңел төбеннән. Тик бу юлы ул үзен түгел, үзеннән яралган баласын җәлли иде. *** Инде барлыгын да оныта башлагач, көтмәгәндә, беркөнне Линар кайтып төште. Декабрь аеның карсыз коры суыгында җәйге туфли, юка куртка кигән, яланбаш, буш кул белән. Берни булмагандай, кыенсынмый түргә узды. Исәнме юк, саумы юк, кичә генә күрешкәннәрмени: – Әти, сиңа дәваланып алырга кирәк, әйдә, хастаханәгә алып барам. Әйдә, җыен! Ирина, машинаның ачкычы кайда, китер әле! – дип шаккатырды. Бикмурзин бик азга гына югалып калды. Башта гаҗәпләнсә дә, аннары, «әти» сүзен ишеткәнгәдер, җанланып китте: – Күптән барган юк дәваханәгә, табибларга күренәсем бар шул, улым, дөрес әйтәсең. Ирина, җыештырып бир әле әйберләремне! Син ашап ал, ачсыңдыр, улым. Линарга да киемнәрен әзерлә, Ирина! – диде. Линарның кыланышына аптырамады Ирина, күргәне бар. «Үтә торган яхшы вакыты». Бикмурзинның аңа ышануына исе китте. Ышанырга теләү генәме бу? Шундый беркатлы булырга тиеш түгел бит инде ул! Начальник кеше булган, җитәкче. Әллә «үз каным» дип, нишләсә дә Линарны кичерергә, акларга җыенганмы? Акчасы беткән, я берәр ярамаган эш кылып качкан, шуңа кайткан бит. Әтисенә карата хәстәрлек хисе уянганнан түгел. «Яхшыдан яхшы, тәртипледән тәртипле булып кыланырга дисәң, Линарга куш инде. Кешенең авызыннан кереп аша чыга тәмле теле белән үзенә кирәк булса! Әти, имеш! Акчаларын кесәсенә салганчы гына инде бу «атага хөрмәт». Аннары артыннан җилләр исәчәк. Ярый, азык алып, туплап куйганмын әле», – дип уйлады Ирина. Аталы-уллы дәваханәгә чыктылар да киттеләр. Балалар белән ялгызы утырып калды Ирина. Илүзә төнгә табан гына кайта. Соңгы вакытта бик борчулы. Айнур шуны сизәме, әллә көннәр буе күрмәгәнгәме, ераклаша әнисеннән, күбрәк Иринага елыша, яныннан китми. Улының читләшүен күреп тагын да ныграк борчыла, көя Илүзә. Аулак чакта Ирина сөйләшергә булды аның белән. – Илүзә, сиңа азрак ял итәргә кирәктер, эшлисең дә эшлисең, балаң янында тормыйсың бит бөтенләй дә, – дип, алдына пешергән ризыгын куйды, чәй ясады. – Син авырсынасыңдыр инде, Ирина, көннәр буе карыйсың Айнурны. Түләми, дисеңдер. Бу айда чыгымнарны каплаганнан соң үземә эш хакына калдыра алсам, түлим, һичшиксез түлим, көт инде, яме?! – Нинди түләү? Айнурны каравы авыр түгел, икәү уйныйлар балалар, миндә кайгылары да юк. Сүз синең турыда бара. Арыгансың бит. Нәрсәгә кирәк ул завод сиңа? Нигә шулкадәр тырышасың? Депутатның да, малаеның да килеп бер әйләнгәннәре дә юк. Алып ашадыңмыни, ишәк кебек бушка көне-төне эшләргә? – Юк та соң. Ышандырып алып калгач. Вакытында алар эш хакы түләп, миңа ярдәм итмәгән булса, мин Айнурсыз калыр идем. Беләсең бит. Хәзер рәтенә төшендем, эшлисем килә, тәҗрибә тупласам, бәлки, шәһәргә күчеп, эшкә урнашырмын. Айнурны үстерергә дә акча кирәк, гел сезнең өстегездә яшәп булмас, Ирина. – Туктале, баланың әтисе дә бар бит. – Синең кызыңның да әтисе булган инде...