Хатын машинасына утыргач та тынычлана алмады. «Нинди улы? Әллә сантыйланганмы бу? Әллә....
Хатын машинасына утыргач та тынычлана алмады. «Нинди улы? Әллә сантыйланганмы бу? Әллә... башы белән егылганмы? Әллә... кара әле, диагнозын сорарга оныттым бит! Кире керсәң тагын, мыскыл итеп, көлеп карап торуы шул врачның. Юк. Кемнән сорарга соң?» Хатын бер карарга килә алмый интекте. Бикмурзин аны эшенә дә, дусларына да якын китермәде, берсе белән дә таныштырмады. Сәмәрия үзе дә атлыгып бармады. Шуңа да бүген сорау бирерлек кешенең, иренең бер хезмәттәшенең исемен дә белми Сәмәрия. Бергә яшәп тә, бер-берсе турында берни белмиләр иде алар. Сорауларга җавап таба алмый көннәр узды. Акча күчте. Һәм бик тиз бетте. Тормышы белән канәгать булмаган хатын үзен дә, кызын да, Бикмурзинны да, хәтта Рәшитне дә күрәлмәс хәлгә җитте. Күңелендә ачуы кайнады. Аннары бөтен уйларын, кичерешләрен битарафлык халәте алыштырды. Рәшит аның турында нәрсә уйласа да, аңа барыбер иде инде. Кайчан гына әле үзенә үзе бармаска кушып бик куйган Җиһангировлар фатирының кыңгырау төймәсенә басканда дулкынланмады да Сәмәрия. Аңа акча кирәк! Ул Рәшит Шамилевич ярдәмендә Бикмурзинны тәүбәгә китерергә уйлады. Кыңгырау озак чыңлагач кына ишекнең теге ягында аяк тавышлары ишетелде. Кат-кат йозаклар шалтыр-шолтыр килде. Аз гына ачылган ишек ярыгыннан Финаның ап-ак, аз гына да кан йөрмәгән кебек йөзе күренде. Төссез кашлар, сүнгән күзләр, кысылган иреннәр. – Нәрсә кирәк? – дип сорады ул шундый ук «төссез», арык тавышы белән. (Дәвамы бар.)