– Илүзә, мин тулай торакка баргач, синең бүлмәңнең ишек төбендә басып торганда бала ела...
– Илүзә, мин тулай торакка баргач, синең бүлмәңнең ишек төбендә басып торганда бала елаган тавыш ишеттем. Һаман колак төбемдә өзелеп елавы... Нинди бала иде ул? Нәрсә дип җавап бирсен Илүзә? Безнең бала ул, дисенме? Шундук кайдалыгын сораячак. Күңеле тулды. «Их, әйтәсе дә бушанасы иде...» Ярый төн караңгы – битләре буйлап тәгәрәгән күз яшьләре күренми. Эндәшми атлады да атлады. Гаҗәпләнгән Эдик бераз атлагач тагын: – Теге усал дус кызыңның баласы бар идемени? Нигә ул кыз: «Син аларга кирәкмисең», – диде? Ул бала синең белән иде бит, Илүзәү? Нигә эндәшмисең? – Син ялгышасың, Эдик. Уйлама ул турыда. Оныт, – диде Илүзә ишетелер-ишетелмәс итеп. – Синең онытасың килә лә ул. Мин онытырга теләмим. Бергә булган чакның һәр минуты истә. Гел икәү буласы килә... – Юк! – дип кырт кисте яшь хатын, кинәт туктап. – Юк, Эдик. Син мине аңламаячаксың. Мин инде син яраткан Илүзә түгел. Юллар аерым бит. Бар әнә, авылга кайт... Эдик сөйгәненең арыган йөзенә текәлеп карап торды. Ул чынлап та аны аңламый иде. Читләшүенең сәбәбен әлеге дә баягы шул үзаллы аякка басу дип белсә дә, аны кабул итми иде. Хуҗалыкның эшләре ничек кенә авыр бармасын, ул киләчәгенә ышана, үзендә кадерле кешесенә терәк булырлык көч тоя. «Нигә ниндидер киртә куясың соң арабызга, Илүзә?» Яшьле күзләрдә сорауларына җавап тапмады Эдик. *** Сәмәрия читлегеннән язган җанвар кебек хис итте үзен. Өйрәнелгән, уңайлы дип санаган, еллар буена күнегелгән, хәтта шулай булырга тиеш дип кабул итә башлаган тормышы соңгы вакытта җимерелеп юкка чыкты. Рәшитнең аңарда кайгысы калмады. Аның максатларында, хыялларында кичәге сөяркәсенә, Сәмәриягә урын юк иде. Ирнең күрәләтә үзеннән читләшүен авыр кичерде ул. Хатын-кыз өчен яраткан кешесенә кирәксез булудан да коточкыч нәрсә бар?! Сәмәрия башта сәясәт җилләренең каршы исүен аңлап җиткермәде, үзен гаепле санады. Көннәр буе көзге алдыннан китми йөзеннән, гәүдәсеннән кире үзгәрешләр эзләде, бизәнү, яшәртү салоннарына, чит ил фирмаларында тегелгән киемнәр сата торган кибетләргә чапты. Рәшит Шамилевич булган урыннарда булырга, ничек тә аның күзенә чалынырга тырышты. Тик ир һәрвакыт кайдадыр ашыкты, эшлекле кыяфәттә җиңелчә генә башын кагып узып китте. Шалтыратуларга да җавап бирмәде. Әмма Сәмәриянең бу хәлнең асылына төшенерлек көче дә, теләге дә булмады. Ул үзен дөньяда иң ямьсезгә, юньсезгә санап битәрләүдән артмады: көзгегә карамас, өеннән чыкмас, караватыннан тормас булды. Бер бүлмәдә – Илгизәр дип хыялый булган кызы; икенче бүлмәдә үзен бәхетсез иткән дөньяны каһәрләгән, гомерен сөйгәненә багышлап та кадерсез булган, үзен җәлләп елаган, тормышын үзгәртү өчен бер адым да ясамаган Сәмәрия озын көннәрне, төннәрне ялгыз уздырдылар. Аларның «йокысын» гаилә башлыгының имгәнүе дә ачалмады. Кредит картасында акча беткәч кенә, дәваханәгә барды хатын. Тик ир янындагы егет, авыз ачарга да ирек бирми, Сәмәрияне куып чыгарды. Хатын җенләнеп табиб кабинетына керде. – Нинди яңа законнар ул сезнең дәваханәдә? Мин – Бикмурзинның хатыны! Нишләп мин аның хәлен белә алмаска тиеш? Нинди кеше ул аның янында? – Хәерле көн! Утырыгыз, тынычланыгыз, зинһар. Линарны улы дип таныштырды Радик Гаянович. Чакыртып алды. Сез әлегә кадәр килмәдегез, берәр җиргә киткән идегезме? Линар безнең кушканнарны төгәл үти, чирлегә ярдәм итә. Табибның аңлатуыннан соң хатын беравык дәшәлми торды. «Нинди улы? Тилеләнгән мәллә?» Аннары акрын гына: – Барыгыз, әйтегез аңа, минем аны күрәсем бар. Ул егет чыгып торсын, – диде. Палатадан чыккан врач бөтенләй гаҗәпләнгән, ничек сүз башларга белми газапланды. – Радик Гаяновичның... Аның Сезне күрәсе килми... – дип тотлыкты ул. Аннары үзен ега язып палатага табан атлаган хатынны туктатты да: – Кредиткагызга акча ике көннән соң күчәчәк, диде Радик Гаянович. Беркемне дә күрәсем килми, диде ул. Кермәсәгез, яхшырак булыр, Сәмәрия ханым... – Врач күпне аңлаткан карашы белән хатынның күзләренә текәлде, кара куе кашын сикертеп куйды. Сәмәриянең беләгеннән тотып чыгу юлына әйдәде.