Куян күчтәнәче (роман)
Куян күчтәнәче (роман) Гөл МИРҺАДИ 43. Ничек тә үзенең бу хатыннан өстенлеген күрсәтергә тырышып, аркасын турайтты, башын югары күтәрде Сәмәрия. – Рәшит Шамилевич өйдәме? – диде ул, кырыс итеп. – Юк. Ул Мәскәүгә китте. Бөтенләйгә, – диде Фина. Сәмәрия хатынның иреннәренең калтыравына игътибар итте. Тик һаман да каты итеп: – Ул мине күрми китмәскә тиеш иде! – диде. Күзләре ут чәчте. Тик Фина дулкынлануын йотып өлгерде. Ишек зуррак ачылды, аннан формасыз күлмәккә төренгән кипшенгән гәүдә күренде. Көндәшенең хәлен сизгән хатынның иреннәре тагын да ныграк кысылды, күзләрендә усаллыгы пәйда булды. – Кирәк булсаң, шалтыратыр! Моннан эзләп йөрмә! – диде «син»гә күчеп. – Иреңне карар идең юньле хатын булсаң! Сөяркә эзләп йөрер вакытың түгел! – Ишек Сәмәриянең борын төбендә шартлап ябылды. Хатынның ачуы кайнады. Яңадан дәваханәгә баруыннан да файда чыкмады. – Радик Гаяновичны улы авылга, дачасына алып китте. Процедураларны анда дәвам итәчәк. Өч көн үтте инде, – диде табиб. – Ничек Сез аны дәвалап бетерми чыгарып җибәрдегез? Авылда больница бармыни? – дип җикерде хатын. – Тынычланыгыз, Сәмәрия ханым, әлеге хәленнән начаррак та, яхшырак та булмаячак Радик Гаяновичка. Кулдан килгәннең барын да эшләдек. Хәзер бары авыртынмый яшәр өчен дарулар белән ярдәм итеп торырга кирәк. Линар үзе укол ясарга өйрәнде инде, – дип сабыр гына аңлатты врач. – Ичмасам санаторийга җибәрергә кирәк иде! – Сәмәрия һаман тынычлана алмады. Аңа акча кирәк иде. – Ял йортына барудан баш тартты. Мәчет ачасыбыз бар авылда, диделәр. Соңга калабыз дип куркалар иде, ахры. Шуңа ашыктылар. Сау булыгыз! Сәмәрия өенә кайтты. Диләрә һаман Илгизәрнең сурәтен төшерә. Ашарга да сорамый, беркайда бармый да. Мәктәбенә йөрүдән дә баш тарта. – Диләрә, безнең ашарга бернәрсә дә юк. Нишлибез? – Минем ашыйсым килми... «Әллә чирләгән инде бу бала? Уф! Кайларга илтим икән шуны? Ничек тә Рәшитне күрергә, барын да сөйләргә кирәк! Алып китсен Мәскәвенә! Аның да кызы бит ул! Дәваласын! Саташты бит шул Илгизәр дип! Тукта, аның кайгысы юк әле. Миңа акча кирәк... барып өлгерергә кирәк. Мәчет ачалар... Димәк, Рәшит кайта анда!» – Хатын тиз генә әйберләрен җыештырды, алтыннарын алды да чыгып китте. Озак та үтмәде аның машинасы ломбард алдына барып туктады... *** Тургай авылының караңгы тыкрыгында дөньяга туулары турында ачы хакыйкатьне ачканнан соң Линар белән яңадан ул турыда сөйләшмәсәләр дә, Бикмурзинның ни әйтергә теләгәнен аңлады Илгизәр. Гаебен танырга, гафу үтенергә маташуы иде ул ирнең. Илгизәргә кирәкми иде аның куян күчтәнәче. Ул үзенең бу вәхши ирдән яралуына гарьләнә иде. Бөтенләй чит кешеләр гаиләсен «түгәрәк, бәхетле итүче» бала булуын аңлау да гарьлек иде аңа. Кинәт өстенә ишелгән бу хәлдә бер генә теләк телде аның йөрәген – үзен дөньяга тудырган ананы күрү теләге. Ни гаҗәп, Бикмурзин белән Линар бер уртак фикергә килделәр. Бикмурзин Линарны эзләп табып алып килүен үтенеп шалтыратканда да «Илгизәр Рәшитович» дип эндәшкәне исендә. Линардан бөтен тарихны ишеткәнен сизенсә дә, куян күчтәнәче биреп маташса да, Бикмурзинның үзеннән – Рәшит Шамилевич улыннан – бераз шөрләгәнен аңлый Илгизәр. Җирәнә бу адәмнән. Ә Линар, берничә көн элек малайларча үпкәләренең коллык богавыннан арына алмыйча әтисен үтерә язган, гарипләгән Линар берни булмагандай Бикмурзинга бартер тәкъдим итте. «Фамилияңне, исемеңне биреп, бөтен байлыгыңны миңа күчерсәң, карыйм сине. Өйрәтеп торсаң, эшләреңне дә эшләрмен», – дип тора туры карап. Кыенсынмый да, үзен гаепле дә санамый. Илгизәрнең дөньяда барлыгын да онытып җибәрделәр – сөйләшеп сүзләре бетмәде: кайчан нинди документка имза куялар, кайчан юристны чакыралар, автомобиль нинди маркада, кайда күчемсез милке бар, кемнәр хуҗа, хатыны белән кызыннан байлыкны ничек тартып алырга... Ярты сүздән аңладылар бер-берсен. Илгизәргә байлык та, мондый әти дә, мондый туган да кирәкми иде. Кала күле буендагы өйгә аларны илтеп куйгач, Тәкыя янына, сантыйлар йортына юлланды егет.