Перейти к содержимому
Максиметер

– Исерсәм, түзәсең инде. Эчкән кешене күрмәгәндәй кыланма, яме. «Шулай кирәк, тегеләй к...

– Исерсәм, түзәсең инде. Эчкән кешене күрмәгәндәй кыланма, яме. «Шулай кирәк, тегеләй кирәк!» дигән сүзләрдән болай да биздем. «Тегеләй ярамый, болай итмә!» Надоело! Әйдә ял итик бүген. Беркем күрми. Монда рестораннар юк бит, менә шулай расслабимся. Арыдым. Эч, эч! Кыз бер стакан сыраны йотымлап каба-каба төбенә төшкәнче егет шәрабны берүзе эчеп өлгерде. Аннан-моннан гына капкалады да, урындык артына иркенләп терәлеп, җәелеп утырды. Канәгатьлек белән кызга карап елмайды. – Беләсеңме, Америкада иң ошаганы нәрсә миңа? – Белмим. Сөйләгәнең юк бит. – Анда чикләүләр аз. Ярамыйлар сирәк. Яшьләрнең наркотик куллануы, барларда, клубларда эчеп-тартып вакыт уздыруы да ирсүлек итеп кенә кабул ителә. Ба-лов-ство! Америкада ирекле секс дигән нәрсә киң таралган. Син беләсеңме нәрсә ул? – Белмим. Мин кайтам инде, Илгизәр. Соңга калына... – Менә, менә! Рәсәй инде бу! Ә анда вакыт турында уйлаучы юк. Ике яшь, сәламәт кеше очрашкан икән, секс – гадәти хәл. Сөйләшеп утырган, чәй эчкән кебек. Бездәге кебек, өйләнгәч кенә бергә йоклау, я булмаса, ялгыш яратышсаң, икенче көнне үк кызның кулын сорарга дигән сантыйлыклар юк. – Бездә дә юк бит инде, бетеп бара... – Бетеп барса да, шул турыда уйлау бар. Шулай килеп чыкмаса, гаепләү бар. Егет булган – обязательно өйлән! Кыз үскән – кияүгә чыгарга тиеш! Ә минем ирекле яшисем килә. Өйләнми генә, секс белән туйганчы шөгыльләнеп! – Егет тагын сырага үрелде. – Мин кайтам. Хуш... – Туктап тор! Ә синең американча яшәп карыйсың килмиме? – Юк! – Син ирекле бит! – Мин белмим! – Нәрсәне белмисең? – Ээээ... Яратыша белмим! – Әйдә өйрәтәм! – Илгизәр, сырасының калганын күтәреп эчте дә кызның кулыннан тотып алды. – Әйдә инде. Рәхәт була! Миңа караган чакта күзләрең янып-янып ала бит. Янымда уралып, боргаланып йөрүеңне сизми дисеңме? Үзең дә мине телисең, беләм. Әйдә, кил, сал бу кысык күлмәкне... Министр малае белән секс бөтен кешегә дә тәтеми ул, әйдә! Илүзә, бөтен көчен җыеп, еш-еш тын алып муеннарыннан үпкән егетнең каты кулларыннан котылырга тырышты. Тамагына сулышы капланды. Аякларының хәле бетте. Озак өзештеләр. Инде ычкындым дигәндә, каршы көрәшеп чәбәләнгән Илүзәнең чәч толымыннан урап тартты нәфесен тыялмаган егет. Авызлыклыйм шулай дип уйлады. Үзәк өзгеч тавыш чыкты яшь хатынның авызыннан. Яңа төзелгән буш корылма эченнән яңгырап тышка ишетелде. Шулвакыт бикләнмәгән ишектән Эдик килеп керде. Трактор маена буялган көрәктәй куллары белән Илгизәрне Илүзәдән тартып алып бетон идәнгә чөйде. Сөйгәнен кочагына алды. «Ирекле секс», мүкәчли-мүкәчли, артына борылып карый-карый, чыгып тайды. – Кит! Син дә чыгып кит! – диде ачылган изүләрен җыеп тоткан Илүзә күз яшьләре аша. – Кит... – дип пышылдады. Илүзә ни өчен Эдикны – яраткан кешесен, баласының әтисен якын китермәвен үз-үзенә дә аңлаталмый иде. Яратуын аңлый, әмма киләчәгендә үзен Эдик белән бергә күрми. Очрашып сөйләшүдән качып йөрүенең тагын бер сәбәбе бар: күңеле йомшарып, чишелеп китүдән, Айнур турында сөйләп ташлавыннан курка. Аңламаячак аны Эдик. Күрәлми башлар кебек. Үзенең адымыннан, бүген дә баласын барып алып кайта алмавыннан ояла Илүзә. Тынычлангач та кире кайтмады уеннан. «Илгизәрсез икән, Илгизәрсез. Барыбер эләктереп калам бу байлыкның беразын! Миңа баламны үстерергә кирәк!» Бу хыял зәңгәр түгел иде, әлбәттә. Монысын тормышка ашыру юлларын да анык күрми иде ул. «Кулыңа килеп кергәнне ычкындыру ахмаклык була түгелме соң? Сөт урларга өйрәтте бит дөнья. Бер җаен бирмәс микәнни? Барыбер байыйм! Өстен булам Филарияләрдән!» Бераздан, күкрәгеннән чыгардай булып типкән йөрәге урынына утыргандай булгач, бинаны бикләп, Бикмурзинның өенә кунарга барырга дип чыкты Илүзә. Эдик юлында көтеп тора иде. – Кит, дидем бит! Нигә сагалыйсың мине?! Кит! – Үзеңә ничек уңайлы, шулай уйла: сакчы булырга да, шәүлә булырга да ризамын. Озатып куймыйча, тыныч кына кайтып йоклый алыр дип уйлыйсыңмыни соң? «Американ» да синең белән бер өйгә, бер сукмактан кайта бит. Эдик эндәшми Илүзә артыннан берничә адым атлады да, күптән күңелен борчыган соравын бирергә базнат итте:

521 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 557 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.