Куян күчтәнәче (роман)
Куян күчтәнәче (роман) Гөл МИРҺАДИ 42. Шулай да Илүзәнең кәефе шәп бүген: кешеләргә шаяртып эндәшәсе, көләсе, шатлыгын башкалар белән дә уртаклашасы килә. Бикмурзин белән булган хәлдән соң тукталып калган төзелешнең эшләре, ниһаять, яхшы гына кузгалып китте. Әрмәннәр өйрәнелгән хуҗаларын алыштырырга теләмәде, әлбәттә. Яшь кеше, бигрәк тә кыз бала булгангамы, Илүзәнең таләпләрен колакларына да элмәделәр. Илүзә Илгизәрне Мәскәүгә, әтисенә, шалтыратырга мәҗбүр итте. Элек тә эш рәтенә төшенергә иренгән Илгизәр соңгы вакытта бөтенләй әллә нишләде – үзе боек, уйчан, нәрсәдәндер канәгатьсез, әйтерсең әтисе кушып киткән эшләрнең аңа бер кирәге юк, кызыксынмый, асылын аңламый. Ә Илүзә, киресенчә, теше-тырнагы белән ябышты эшкә. Акылы да бар, бераз гына булса да белеме дә бар, тәҗрибә генә җитешми. Күп белергә кирәк икән бит, кәгазь эшендә төгәллек, игътибарлылык кирәк икән.Югалып калмаска, ничек тә аңларга тырышты. Илгизәр, һичшиксез, аңа караганда белемлерәк иде. Тик менә шул бернәрсә белән дә кызыксынмавы гына эчен пошырды Илүзәнең. Байлык үзеннән-үзе кулыңа килеп керсен дә, ничек инде әзрәк булса да кыймылдамыйсың, ди! Учларыңны куш итеп куй, һич югында! «Их, Илгизәр урынында булсаммы! Аклар идем министрның ышанычын!» Рәшит Шамилевич белән дә үзе сөйләште Илүзә. Бикмурзинның хәлен сорамады да түрә. Мәшәкатьле чагына туры килдек, ахры, тыңламас инде дип уйлап, Илүзә төзелеш тукталуы турында да ашыгып сөйләде. Рәшит Шамилевич банкта счет ачарга кушты. Акча тиз күчте һәм әрмәннәрне кузгатты. Тырышып, ял турында уйламый эшләде Илүзә: материаллар, аларның хаклары, кайда сатылуы турында күп белергә туры килде, эзләде, төятте, ташытты. Төзүчеләр белән сүзгә килгән, үз фикерләрен яклаган чаклары да күп булды. Кызык, Илгизәр – исәпкә бар, санга юк дигәндәй – аңа ияреп кенә йөргән кебек. Әмма аның булуы да – ни дисәң дә, министр малае, хуҗа! – гади авыл кызына кинәт иңенә төшкән зур эшләрне күтәрергә көч бирә. Янып, бергәләп эшләү, шуның нәтиҗәсен күрү ошый Илүзәгә. Эшләре уң барганда, шулкадәр авыр йөкне башкарып чыга алуына ышанганда, «Илгизәр» дигән максаты да яп-якында гына кебек тоела башлый. «Янымда гел генә Илгизәр кебек егет булса иде: матур, яхшы киенгән, бай, бернәрсәгә хаҗәте юк. Тормыш әкият булыр иде! Гөрләтеп эшлә, булган акчаларыңны ишәйт тә ишәйт. Кыенлык күрмә, юкның нәрсә икәнен дә белмә! Их!» Кызның башында шундый уйлар өермәсе. Читтән генә күзәтә егетне. «Берсе белән дә чуалмый, телефоннан кызлар белән сөйләшми. Аз гына эш рәтен өйрәнсә, шундый шәп ир буласы! Уйлары белән әллә кайда, җиде кат күктә очуын туктатсаң...» Менә бүген завод бинасының түбәсе ябылып бетте. Вакытлыча эшләрне алып барырга бер бүлмә әтмәлләделәр Илүзәгә. Идәне-түшәме булмаса да, стенага беркетелгән документлар сакларлык сейфы, өстәле бар. Шул бәләкәй генә хуҗалыгын җыештырып, Бикмурзин өенә йокларга барырга торган Илүзә янына килеп кергән Илгизәрнең йөзе, киресенчә, арык, йончыган иде. Ул Илүзәнең шатлыгын да, бәлки, заводның түбәсен дә күрмәгәндер. Иртән үк китеп кайдадыр йөреп кайтты, кызга берни әйтмәде. Кулына тоткан кара пакетыннан шәраб, тозлы балык, кириешки, чипсы һәм бәләкәй шешәләр белән сыра чыгарды. Илүзәнең гаҗәпләнеп карап торуын күреп: – Ярар инде, ярар. Общагада бәйрәм иткәнегез булгандыр әле. Актан-пакь, тәртипледән-тәртипле түгелсеңдер. Мин телевидениега төшермим бит, алдымда яхшы булып кыйланмасаң да була. Менә бу Тургайга килгәннән бирле расслабуха да ясаган юк: эш тә эш. Әйдә, өстәл әзерлә, хуҗабикә син бит монда! – Общагада бәйрәмнәр итеп ятарлык акча юк иде шул безнең. Икәү генә эчеп утырабызмы? – Тагын кемне чакырабыз? Колхоз рәисен чакырыйк. Эдигыңны... – Минем Эдигым түгел ул! – Чынлапмы? Син дә аныкы түгелме? Илүзә эндәшмәде. Бераздан күтәрелеп егеткә карады. Ул аңарга тагын теге «пычрак карашын» төбәгән иде. Тәне эсселе-суыклы булып китте. – Син исерексең. Башкача эчмә, Илгизәр...