Капкан даруны Газизә зур авырлык белән генә йота алды. Аннары кабат ястыгына ауды. Күрг...
Капкан даруны Газизә зур авырлык белән генә йота алды. Аннары кабат ястыгына ауды. Күргән төшен исенә төшереп, үзалдына елмаеп куйды. Кара инде, төш диген инде моны! Ярар, укытучы булмаса да, абыстай булып куйды бит әле менә. Күпме кешегә гыйлем бирә, шул ук укытучы хезмәте белән бер бит инде ул. Аның каравы, ике кызы укытучы булдылар. Бухгалтер эшен дә бик яратып, җиренә җиткереп башкарды Газизә. Соңыннан баш экономист итеп тә куйдылар. Бик тату, бик күңелле эшләделәр колхоз кәнсәләрендә. Төрлесе төрле яшьтә булуга карамастан, барлык эч серләрен бүлештеләр, шатлыклары да, кайгылары да уртак булды. Икенче авылга җәяү йөреп эшләве, әбәткә кайтып килгәндә күпме вакытның юлда үтүе, кайткач йорт эшләрен ашыга-ашыга караганнан соң, сәгатькә карый-карый тагын эшкә чабуы, еллык отчетлар вакытында ярты төн булмыйча өйгә кайтып керә алмаулар үзәгенә үтсә дә, ул чакларны сагынып искә ала Газизә. Эше шулкадәр тыгыз булуга карамастан, ире Шамил белән күрше авыл клубына кинога йөрергә дә вакыт таба иде алар. «Цыган» киносын караулар дисеңме, елый-елый караган һинд киноларын әйтәсеңме! Арыганннарын онытып, кар-буран дими клубка чыгып йөгерерләр иде. Берсендә кинодан кайтсалар, өйләренә чегәннәр кереп тулган! Хуҗалар өйдә юк икәнне сизеп, иркенәеп алганнар, табада ит кыздырып, аракы эчеп, мәҗлес ясап утыралар. Башта сәерсенсәләр дә, соңыннан уртак тел таптылар тагын. Алар әйбер сатып йөрүче молдаваннар булып чыкты. Начар кешеләр түгел иде үзләре. Рәхмәт йөзеннән, күп кенә товарларын – очсыз бәядән, кайберсен бүләккә калдырып киттеләр. Җәй көне тагын бер килеп чыктылар әле. Бу юлы алар белән кечкенә малайлары, яшь киленнәре дә бар иде. Үзләрен шулкадәр иркен тоттылар, әйтерсең якын туганнарына кунакка кайтканнар! Ашлар пешереп ашап, Шамил белән төнгә кадәр гәпләшеп утырып, кунып киттеләр. Хәер, аларда төн кунып чыгучылар бер чегәннәр генә түгел иде. Өйләре авыл башында беренче йорт, төнлә дә кечкенә яктагы утны сүндермичә йоклыйлар. Өйдә яшь балалар барын, карт әбинең төнлә уянып, чыгар юл тапмый йөрүен уйлап калдырыла башлаган ут, ияләнелгән гадәт буенча, балалар үсеп җиткәч тә төне буе янып торды, тышкы ишек бикләнмәде. Юлда кайтканда бик нык өшегән аягын җылытырга дип кенә кергән шофер егет тә кунып чыкты. Янил училищесына Сабадан җәяүләп укырга килүче арыган унлап малайга да йокларга урын табылды. Тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр. – Әби, әби, җырлап күрсәтимме? Уйларын янына килеп баскан Ләйсән кызы бүлдерде. Янына Чулпан белән Динар да килеп басты. «Әйдә, кызым, җырлап җибәр әле, тыңлыйм», – диде Газизә, күңеле булып. Сүзләрен бик белеп бетермәсәләр дә, Чулпан белән Динар да кушылды. Мәк, мәк, без күмәк, Кызарып пешә җир җиләк. Иртүк торып мәккә кунып, Уйнап йөри күбәләк. – Вәйт булдырдыгыз, – дип кул чәбәкләде Газизә. – Күңелләр күтәрелеп китте, рәхмәт инде сезгә. Кызым, казларны караучы бар микән? Су буена төшеп китмәсеннәр тагын, буадан чыгарып та булмас. Карап керегез әле, яме! Балалар чыгып йөгергәч, артларыннан куанып карап калды. Аллага шөкер, берсеннән-берсе матур булып үсеп киләләр, күзләр генә тимәсен үзләренә, бәхетләре булсын! Газизә үзе дә җыр-моңга бик һәвәс шул. Татарча гына түгел, русчаны да, чит ил музыкасын да бик яратып тыңлый. Шамил белән иртәнге малны карарга чыкканда да транзистор күтәреп йөриләр иде. Иртәнге сәгать алтыда русча «Концерт по заявкам радиослушателей» була. Иң матур җырлар яңгырый. Ял көннәрендә радиодан тапшырыла торган концертларны да калдырмый. Ямыйсы носкилар буламы, тегәсе әйберләрме – идән уртасына таратып сала да иләсләнеп күзләрен йома-йома җыр тыңлый, сүзләрен отып калырга тырыша. Аннары пластинкалар чыкты. Кызлары уйната торган «Битлз» группасының «Облади-облада» дигән җырын бик ярата иде. Үзе дә матур җырлый. Бәйрәмнәрдә сорап җырлаталар, концертларда катнашырга чакыралар иде. Иң яратып җырлый торган җыры – «Кошлар кебек». Һаваларда очкан кошкайларның, Каурыйлары коела җилләрдә. Туфрагына алтын чәчсәләр дә Җитми икән туган илләргә...