намаз укыйлар, сүрәләр өйрәнәләр.
намаз укыйлар, сүрәләр өйрәнәләр. «Кара инде, йә! Шулай кыймылдый да алмыйча ят инде, булмаганны!» Газизә тагын торырга талпынып карады, тик гәүдәсе тыңламады. Кызы Зөһрә дә өйдә юк ичмасам, сөт булса да кайнатып бирер иде. Килене эштән кайткач кайнанасының һаман урын өстендә ятуына гаҗәпкә калды. Аның бервакытта та болай тора алмыйча авырганы юк иде. Кайнар аш кертте, бөтнек белән баллы чәй ясап бирде, дарулар каптырды. Чәй эчсә дә, ашка нәфсесе булмады, тамагы бик авырта, йота да алмый иде. – Әни, больницага алып төшикме әллә? – дигән улына: – Бүген ял көне бит, вакытсыз йөргәнне яратмаслар. Иртәгәгә кадәр түзәм инде, – дип җавап бирде. Бөтнекле, баллы чәйнең файдасы булдымы – тамак ачытуы бераз басылгандай булды, Газизә күзләрен йомды... ...Эх, шушында гына куйган иде бит, кая киткән соң формулалар язылган дәфтәре?! Сумкасын кат-кат актарды, парта асларына төшеп карады, ниндидер чүп-чар арасында казынды, тирләде, пеште, каушады. Юк инде, юк! Кирәкле формуласы да искә төшми бит аның ичмасам! Тагын «ике»ле куярлар инде, һай Аллам!... Газизәнең иң зур хыялы – укытучы булу иде. Мәктәптә ул бик яхшы укыды. Шул теләк белән Арча педучилищесына юл тотты. Башка имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, соңгысын – математиканы тапшырырга килде. Математика иң яраткан фәне, бу сынау инде аны ул хәтле куркытмый, Газизә үзе дә училищега ияләнеп бетте, шушы уку йортында укыйсын күз алдына китереп ләззәтләнә иде. Парта артына утырып, билетка күз төшергәннән соң, Газизәнең күз аллары караңгыланып китте, аяк астыннан җир убыла башлагандай тоелды. «Арифметик прогрессия». Газизә мәктәптә бу теманы узганда авырып калган иде, соңыннан ул аны иптәшләреннән сорап белде белүен, тик артык игътибарга алмады, ул аңа артык җиңел тоелды. Әле кичә имтиханга әзерләнгәндә дә, башта авырларын кабатлыйм, соңыннан карап чыгармын, дип, ул теманы калдырып китте. Баш миен киереп нихәтле генә исенә төшерергә тырышса да, формула искә төшмәде. – Белмим, оныттым, – диде Газизә, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән, имтихан алучы укытучы алдына килеп баскач. – Икенче сорау бирегез әле, зинһар өчен! Мин калганнарын барысын да беләм, иң авырын бирегез. – Белмим, оныттым, имеш! – Укытучының зәһәр тавышы бүлмә тәрәзәләрен зыңгылдатты. – Булачак укытучы сүземе бу? Син укучыларың каршына баскач та белмим, оныттым, дип торырсыңмы? «Ике»ле! Укытучының карары кырыс һәм аяктан егарлык иде. Газизә, елап җибәрмәс өчен иреннәрен канаганчы тешләп, класстан чыгып йөгерде. «Бетте! Барысы да бетте! Ни йөзең белән авылга кайтырга, ничек иптәшләрең, укытучылар күзенә күренергә хәзер!» Вокзалдан поезд көткәндә дә ике күзеннән яшь акты да акты Газизәнең. Әллә шушы поезд астына ташланыйм микән дигән ямьсез уй да чагылып үтте башыннан. Шулчак янәшәсендә басып торган ике кызның сөйләшүе колагына чалынды. – Сабада яңа ачылган бухгалтерлар курсына язылдым мин. Экзамен бирәсе түгел, билгеләрең яхшы булса, алалар. Әйдә минем белән, – дип кыстый иде иптәшен икенчесе. Газизә колакларын торгызды. – Урын бар микән соң әле анда? – Булырга тиеш. Әле ул яңа ачылган, кеше белми дә торгандыр. Мин язылганда берничә генә кеше иде әле. Шулай итеп, Газизәнең язмышына бухгалтер хезмәте язылган булып чыкты. Әмма Арча педучилищесында алган йөрәк ярасы исенә төшкән саен кан саркытты. «Эх! Шул кичтә бер күз генә салган булсам да ул темага, бирә идем бит ул имтиханны!» – дип өзгәләнде, үзен шундый ваемсызлыгында битәрләде. Инде менә ничә елдан соң да искә төшеп торсын әле! – Әби, әби! Газизә ерактан ишетелгән бу тавышның кемнеке икәнен аңышмый торды. Аннары гына: «Аллага шөкер, төш күрәм икән ләбаса», – дип күзләрен ачты. Янында оныклары тезелгән, килене: – Әни, менә бу даруны эчеп кара әле, файдасы булмасмы, тамак авыртканны баса торган, күршеләрдән кереп алдым, – дип дару сузды.