Хушлаштың да китеп бардың... (хикәя)
Хушлаштың да китеп бардың... (хикәя) Камәрия ВАФИНА 2. Төнлә Газизә тамагы кызышып авыртудан уянып китте. Башы чатнап авырта, гәүдәсе таш баскандай авырайган иде. Көчкә торып кухня ягына чыкты, чәйнектә калган җылымса суны эчте. Тамагындагы ангина миндалиналары күптән алдырылган булса да, су тамак төбен кисеп төшеп китте. Андый чакта файдасы тия иде дип, бер кашык бал капты да муенына мамык шәлен урап урынына барып ятты. Әллә йоклады, әллә саташып ятты, белмәссең. Килененең киенеп эшкә киткәнен дә шәйләде кебек, дөп-дөп басып каршысына ябырылган ат көтүе астында калам дип, куркып уянган иде, анысы балалар чабышып йөри булып чыкты. Аннары тагын изелеп йоклап кителгән. Төшендә аермачык итеп ире Шамилне күрде. Ап-актан киенгән, үзе шундый шат, кулларын сузып Газизәгә таба атлый. Газизә дә аны күрү шатлыгыннан нишләргә белмичә аңа омтыла, күңелендә шундый рәхәтлек, әйтерсең ул каядыр биектә-биектә очып бара... Уянгач та төшеннән айный алмыйча ятты. Сагына, бик сагына ул Шамилен. Иртәрәк китте шул ире. Гомер буе ашказаны, эчәклекләре авыртып интекте ул. Яшьрәк чагында ашказанына операция ясаткан иде инде. Соңгысын күтәрә алмады йөрәге. Больницадан чыгарга ук насыйп булмады. Парлы чакта гына аңламыйсың икән ул ялгыз хатыннарның хәлен. Өеңдә кеше булса да, урамда чыгып сөйләшерлек күршеләрең яшәсә дә, ярты сүзеңнән аңлаучы, беркемгә дә сөйли алмастай серләреңне тыңлаучы, бер күз карашы белән генә дә сине юатучы булмый икән ул. Бераз шулай ятканнан соң кисәк уянып киткәндәй булды. «Тукта! Нинди төш булды соң әле бу? Яхшыга юрамыйлар бит мондый төшне!» Шулчак кылт итеп Нәфиганың сүзләре исенә төште. «Син яшәрмен күк дип яшисеңме, Газизә?» – Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, әстәгъфирулла! – Әби, син нәрсә дисең? Янына килеп баскан оныгы Ләйсәннең тавышы чынбарлыкка кайтарды. – Төш күреп йоклап киткәнмен, кызым! Хәзер торам, чәй дә кайнарлап эчертермен, яме. Гәүдәсен чак кузгатып, Газизә кухняга чыкты, чәй куеп җибәрде, башының чатнавына чыдый алмыйча дарулар тартмасын актара башлады. – Нәрсә эзлисең, әби? Авырыйсыңмы әллә син? – Авырыйм шул, балам, тамагым авырта. Хәзер сезгә чәй ясап бирәм дә ятам әле. Тәртипле булыгыз, яме! Озакламый әниегез дә эштән кайтып җитәр. Газизә берничә дару алып капты да тагын урынына барып ятты. «Һай, Аллам, иртәнге намазым да укылмаган ләбаса!» Әмма Газизәнең торып тәһарәт алырлык та, намаз укырлык та хәле юк иде. «Йә Ходам, берүк кичерә күр, бераз хәл кергәч каза итеп укырмын инде». Шулай да күңеленнән башта «Фатиха» сүрәсен укып чыкты, аннары Тәхлил әйтте. Менә ничә ел инде Газизәнең гарәпчә укырга өйрәнеп, намазга басканына. Аллаһының рәхмәте, мәчетләр яңадан торгызылды, күңелләргә иман нуры салып, азан тавышы яңгырады. Ядегәр авылының элеккеге мулласы Таҗетдин хәзрәтнең улы Габделхак кайтып авылдашларына дин сабаклары укыта башлады. Газизәнең дини гыйлем алу теләге шулкадәр көчле иде. Ул теләк нәнәсе аша күчкәнме, ул һәр дини бәйрәмдә ялгыз карчыкларга сәдака илтә йә кызларыннан илттертә иде. Ел саен Коръән ашы уздырды. Кечкенәдән ятим калган нәнәсе Минзифаны «чибәр абыстай» тәрбияләп үстергән. Минзифа аларда бик күп нәрсәгә өйрәнгән. Намаз укымаса да, гарәпчә укый да, яза да белә иде. Газизә башта телевизордан Җәмил Зәйнуллин алып бара башлаган гарәп язуы дәресләрен тыңлады. Ә Габделхак хәзрәтнең укыта башлавы аның өчен зур сөенеч булды. Остазлар Ядегәргә кайтып йөри алмый башлагач, алар янына Арчага барды. Аннан соң алар укыта торган Казан мәдрәсәсенә барып гыйлем алды. Барган саен бер кочак дини китап күтәреп кайтты. Аларны күршеләргә, таныш-белешкә тарата, дингә, намазга басарга өнди, үзе белгәнне аларга да аңлатырга тырыша иде. Югары Шәмәрдәндә мәчет ачылгач, куанычы эченә сыймады. Кодасы Гаязны дингә тартты, мәчеттә мулла булырлык дәрәҗәгә күтәрде. Үзе мәчеттә теләге булганнарга дин сабаклары укыта башлады. Үзенең туган авылында да мәчет булдырасы иде дә! Артыннан йөри башладылар башлавын, бик күп хезмәт кирәк шул әле. Хәзергә алар Мәфрүзә апаның өендә җыелалар, хатын-кызлар Газизә өйрәткәнчә