– Кара, карбыз да бар түгелме соң? – диде Газизә, балык үлчәтеп алганнан соң. – Шулкадә...
– Кара, карбыз да бар түгелме соң? – диде Газизә, балык үлчәтеп алганнан соң. – Шулкадәр нәфсем төшеп тора иде әле карбызга. Кибеттән чыкканда каршысына балалар бакчасында пешекче булып эшләүче Мәүлиха очрады. – Безнең балалар үзләре генә калды микән инде бакчада? Һич оешып кайтып җитә алмыйм, – диде. – Әтиләре әллә кайчан алып китте инде. Бакчада уйнаганда күреп алдылар да, аннан калмадылар. – И-и-и, бигрәк әйбәт булган! Бу әйберләр белән ничек барасы инде дип уйлап тора идем әле, – дип, Газизә өенә ашыкты. Карбыз искиткеч тәмле булып чыкты. Ашап туйгач, калганын суыткычка тыгып куйдылар. Икенче көнне, мунчалар кереп чыккач, Газизәнең тагын карбызга нәфесе төште. Өйдәгеләр инде кайсы кая таралышкан, балалар йоклап киткән иде, берүзе карбыз кисеп ашады. «Чыннан да, кар-боз булган бу, балаларга җылытмыйча бирмәскә кирәк», дигән уйлар белән салкын карбызны нәфселәнеп капты да капты. Бигрәк тә баллы, бигрәк тә татлы иде шул Газизәне аяусыз күрәчәгенә алып баручы бу ризык! (Дәвамы бар.) Камария Вафина