Озын Улакта бер урында өчтән артык кеше җыелса, хәерле нәрсә чыкмаячагын белгән участко...
Озын Улакта бер урында өчтән артык кеше җыелса, хәерле нәрсә чыкмаячагын белгән участковый Харис белән хуҗалык рәисе Салих Вафич, бу хәлне каяндыр ишетеп, көн төшкә авышкач килеп җиттеләр. Икесенең дә яхшы гына кызмача булуы күренеп тора иде. Ләкин кое берсенең бил каешындагы пистолеты белән погоннарына да, икенчесенең мичкә хәтле корсагына да карап тормады. Җыелган халык Харисның җинаятьче һәм аңгыра сарык, ә Салих Вафичның бур һәм бирән икәнен белде. Белде дип, боларын Озын Улак халкы үзе дә чамалый иде инде, тик участковыйның авылдагы күп кенә хатын-кыз белән аралары бик якын булуы һәм Салих Вафичның шәһәрдә инде өченче йорт салып ятуы еллар буе хезмәт хакы күрмәгән халыкны чыгырыннан чыгара язды. Рәиснең вәгъдәләре, участковыйның пистолеты һәм алар арасында бөтерелгән мулла Юнирнең вәгазе генә халыкны бераз тынычландырды. Уйламаганда башланып киткән халык җыены озак дәвам итте. Ахырда Озын Улак халкы «җен ияләшкән» коены күмәргә дигән карар чыгарды. Карар бертавыштан диярлек кабул ителде. Бер гөнаһы да ачылмаган Алты-биш Касыймнан башка, коены күмүгә каршы чыгучы булмады. Шул ук көнне ферма янында силос базын таптап торучы куәтле бульдозер, коены күмеп, урынын җир белән тигезләп куйды. Иртәгәдән халык суга чишмәгә йөри башлады. Суы тәмсез булса да, чишмә сөйләшә белми иде... Кое бәласеннән котылган халык тиз генә тынычланмады. Моны сизенгән участковый Харис тиз генә күрше чуваш авылындагы сөяркәсенә ычкынды, ә силсәвит Рашат чираттагы запойга китте. Патша заманасыннан ук баш бирмәс саналган озынулаклыларның ни дә булса майтарып ыргытуыннан шикләнгән район җитәкчеләре Рашатны тиз арада эшеннән алдылар. Авыл бер генә көн, гомумән, җитәкчесез яшәде. Силсәвит Рашатны ике атна буе айнымыйча эчеп ятканы өчен эшеннән куганның икенче көнендә авыл халкы җыенга җыелды. Беркем дә махсус чакырылмыйча, үзлегеннән җыелган иде халык авыл Советы бинасы каршына. Участковый Харис дөм исерек хәлдә күрше чуваш авылында ятканга, җыелган халыкны куып таратырга да кеше табылмады. Рашатның «җылы» урыннан очып төшүе авылдашларының авыр замана белән басылган күңелләрен бераз күтәреп җибәрде. Аны авылда беркем дә яратмый иде. Өр-яңа машина алган, малаена өй салып яткан кешене кем яратсын ди инде?! Халыкның җыенга җыелу сәбәбе дә шул: авылга яңа җитәкче сайлап кую иде. Бу юлы район-фәлән сүзенә карап тормыйча, авыл халкы рәис итеп үз кешесен куярга карар кылды. Уттай эш өсте булмаганга, җыенга байтак кеше килде. Халык тыныч кына Чатан Юнирне көтте, чөнки җыенны астыртын гына авыл мулласы вазифаларын башкарган шул Юнир оештырды. Менә аскы урамнан җил-җил атлап килүче, башына кәләпүш кигән, кәҗә сакаллы бер бәндә күренде. Бу Юнир үзе иде. Җыелган халык янына килеп җиткәч, ул көр тавыш белән: «Әссәламегаләйкем», – дип, халыкны сәламләде дә кем тарафыннандыр алдан ук әзерләп куелган буш аракы әрҗәсе өстенә менеп басты. Карчыганыкыдай күзләре белән халыкка бер карап алгач, мәчеттә вәгазь сөйләгәндәй, сүз башлады. – Иптәшләр! – диде Юнир ташларны эретердәй тавыш белән. – Безнең хәзер демократия чорында яшәвебезне барыгыз да беләсез булса кирәк. – Беләбез, беләбез, – диеште халык. – Шуңа күрә эшеннән алынган теге алкаш урынына, – Юнир Рашатлар тора торган Югары оч ягына таба кулын селтәп алды, – авыл халкының аһ-зарын, кайгыларын аңлый торган үзебезнең кешене куярга кирәк. Барыбыз да бер сүздә булсак, шәт, район да берни әйтмәс. Мин силсәвит персидәтеле итеп Гыймадиев Дамирны сайларга тәкъдим итәм. Акыллы, инсафлы бала, үзебезнең авылда туып үсте, институт бетергән. Шуңардан да кулайрак кеше таба алмабыз, җәмәгать. Фермада мал врачы булып эшләүче Дамир Юнирнең кияве иде. Кулыннан юньләп бер эш тә килмәгән бу егетнең каяндыр кергән акчага яңа йорт торгызып ятуы, аның авылда башын бик югары күтәреп йөрүе дә озынулаклыларның күңеленә бер дә хуш килми иде, әлбәттә, шуңа күрә, Дамир исеме ишетелү белән, халык арасында берән-сәрән көлгән тавышлар ишетелде. – Сыерның бозылган җиренә дару да сөртә белми бит ул, – диде кемдер.