— Син хаклы, Камилә, бай, хәерче, эшче, хезмәтчене аера торган заманада яшибез. Эй, кар...
— Син хаклы, Камилә, бай, хәерче, эшче, хезмәтчене аера торган заманада яшибез. Эй, кара инде, безнең Саймәбез йоклап киткән түгелме? Әйдә йокласын, төннәрен тәрәзә саклап чыга иде, бүген бәлки йоклар, йөрәгеннән чыккан әрнү хисләре бераз басылгандыр. Әле врачлар буенда да йөрисе бар. — Мин дә аңлыйм аны, бигрәк сабыр холыклы, артыгын дәшми, зарланмый, әнә кара син аңа, сабый бала сыман йоклап киткән. Әйе, йоклап киткән, аның мәңгелек йокыга талганын әлегә беркем дә белми иде. Саймә апа һәрвакыттагыча сабыр гына, тыныч кына, бу дөньяны ташлап киткән. Бөтен әрнүләрен кешегә чыгармыйча, үпкәләрен әйтмичә, үзенә үпкәләгәннәрнең дә үпкәләрен үзе белән, бөтен йөрәк яралаган мәшәкатьләрен кешегә белгертми, сиздерми алып киткән. Беркемгә дә рәнҗемәгән, киресенчә, үзенә рәнҗеп әйткән сүзләрне дә, рәнҗү сүзләрен әйткән кешеләрнең гөнаһларын үзе белән алып киткән. Бөтен авыр сүзләрне йөрәгенә җыеп барган, түзмәгән йөрәк, түзмәгән, сабырлык үз эшен эшләгән. Сабыр, тыныч, юаш икән, димәк син көчсез диләр күп очракта. Минемчә, бу дөрес түгел. Сабыр, юаш кеше киресенчә иң көчле кеше дияр идем мин. Кем, әйтегез, кем алар кебек түзә белә? Кем алар кебек тыелып калу хисенә ия була? Кем алар кебек дәшми кала ала? Минемчә бу көчсезлек түгел, киресенчә, иң зур көчкә ия булган кеше генә барысын да үз йөрәгендә саклый ала. Күршеләр дип әйтәбез, палатада бергә яткан күршеме? Бер тирәдә яшәүче күршеңме, бу мөһим түгел. Һәр күрше турында нәрсәдер әйтеп, нәрсәдер бертуктамый язып була. Һәр кешенең искә дә алырга теләмәгән вакыйгалары, шулай ук истән дә чыгарасы килмәгән бәхетле мизгелләре күп. Бары тик бер палатада ятучы күршеләр генә тиз үзгәрә, бер-берсен алыштыра һәм һәрберсе үзенчәлекле язмышы белән аерылып тора. Тормыш китабына нәрсәләр язылганын беребез дә белми, гөнаһларыбыз өчен дә ниләр кичерәсебез алдан әйтелми. Барысы да үз кулыбызда, үз телебездән торганын онытмасак иде. Хөрмәтле укучыларым, һәрвакыттагыча сез миннән төрле хәлләрдән, мәхәббәт, өчпочмак, шулай ук интригалы әсәр көткәнсездер инде. Тик бу юлы мин бары гади, шул ук вакытта уйландыра торган кыска гына әсәр тәкъдим иттем. Кайберләр әй кызык булмады дип тә әйтер, тик тормыш булгач әллә ниләр була бит. Минем әсәремне ошатып, рәхмәт сүзе җиткерүчеләргә, иренмичә лайк төймәсенә басучыларга Алланың рәхмәте яусын. Шуннан башка без бит берни дә теләмибез. Иң мөһиме, укучыларыбыз укысын, язмаларыбыз берникадәр уйландырсын дип язабыз. Без беребез дә язучы түгел, бары тик үзешчәннәр. Сезнең рәхмәт сүзләрегез безгә илһам өсти дисәм, бер дә ялган булмас. Буш вакытыбыз сезгә тагын нәрсә тәкъдим итим дип уйлап, сәгатьләр буе язып үтә. Шуңа күрә бик үк сүкмәгез инде безне. Ничек кенә булмасын, без сезгә укырга нәрсә булса да булсын дип аз булса да язарга тырышабыз. Әгәр нәрсә булса да дөрес язмаган булсам, гафу итегез. Ә сезгә, хөрмәтле укучыларым, миннән бары тик иң изге теләкләрем. Күкләребез аяз, илләребез тыныч, үзебез һәм якыннарыбыз сәламәт булып, җаннарыбыз тыныч, бәрәкәтле, рәхәт, бәхетле мул тормышта яшәргә насыйп итсә иде Аллаһ Тәгалә. Амин. 🤲🤲🤲 Әсәр тәмам. Гульчира Галимова