— Дәшмә, мин әйтмичә кем әйтсен сиңа бу сүзләрне? Сеңлем, тормыш гел без дигәнчә генә б...
— Дәшмә, мин әйтмичә кем әйтсен сиңа бу сүзләрне? Сеңлем, тормыш гел без дигәнчә генә бармый, син үзең үз тормышыңны корырга өйрәнергә тиеш, башкача син иреңне дә югалтачаксың. Безнең кияү яхшы ул, синең кыланышларыңа да түзә, чөнки әлегә ярата, ә түземлек дигән нәрсәнең җебе ай-яй бик нәзек шул. Уйла, сеңлем, уйла, качып ятып мәшәкатьләрдән котыла алмыйсың, аларны чишәргә өйрәнергә кирәк. Аннары... палатада ятучы апаларның да гаепләре юк, алар да күп күргән кешеләр, кешегә хөрмәт белән карарга өйрәнергә вакыт. Мин бүтән синең яныңа килмим, авырган булсаң көн дә йөрер идем, ә синең тилелегеңне хупларга җыенмыйм. Пока, уйланырсың дип ышанып калам, әнигә дә шалтырат, борчылып ятмасын, ул бит синең өчен чыннан да борчыла, авырыйсың дип белә. Сиии... Палатага берәм-берәм, палатада бергә ятучы күрше әбиләр керә башлады, Мингөлнисаның апасы алар белән исәнләште дә: — Пока, Мила, апалар исән-сау терелеп чыгарга язсын сезгә, — дип, палатадан чыгып китте. Мингөлниса янә наушнигын киеп, күзләрен йомып, караватына сузылып ятты. Таня апа шуны гына көткән кебек: — Менә бит кешедә ничә исем була, Ниса, Мингөлниса, әле Мила да икән. Паспуртында ничек язылган икәнен беләсем килә башлады. Әй Аллакаем, тагын ниләр ишетербез икән. Ярар, ә сиңа нәрсә диделәр соң, Камилә, син бүген китәсеңдер инде? Караватында уйланып утырган Камилә авыр сулап: — Иртәгә генә әле, Таня апа, иртәгә генә. Төшке аштан соң узи үтәргә, — диде. — Балаларга да кайтам дигән идем. — Кайтмавың хәерлерәк, әнә, кара урамга, нинди буран чыккан. Мин бураннардан куркам, әллә ничек кенә, йөрәгем урында түгел. Ярар, чыгарбыз, Алла теләсә, иртәгә үк бергә чыгарбыз. Шулчак палатага ашыгып Вера килеп керде дә: — Мине бүген чыгаралар, иремә хәбәр иттем, хәзер килеп җитәм диде, — дип әйберләрен җыя башлады да: — Рәхмәт сезгә, күршеләрем, сезгә ияләшеп киткән идем инде, ул бит бер бүлмәдә яткан күршеләр бигрәк якын була икән. Таня апа, аеруча сиңа рәхмәт, син булмасаң күңел төшенкелегенә бирелеп, киресенчә катырак авырыр идек, ә син безгә, башкаларны әйтә алмыйм, миңа син көч биреп тордың, — дип, Таня апаны кочаклап, аңа кәгазь бите биреп: — Монда минем адрес, һәрвакыт кунак булып китә аласың, Алланың мең-мең рәхмәте сиңа. — Үзеңә рәхмәт, сеңлем, үзеңнән өлкән апаны шулай зурлаганга. Вера әйберләрен җыйганчы ире килеп тә җиткән иде инде. Палатада бергә ятучылар белән саубуллашып Вера өйгә кайтып китте. (Ахыры бар.) Гульчира Галимова