Күршеләр (хикәя)
Күршеләр (хикәя) Гөлчирә ГАЛИМОВА Бишенче бүлек Палатада тынлык урнашты. Һәрберсе үз уйларына кереп киткән иде. Тынлык яратмаган Таня апа кисәктән генә Саймә апага карап: — Сиңа нәрсә диделәр соң? Табиб түгел, мин дә синең хәлең яхшы димәс идем. Нәрсә булды соң сиңа, күршем? Нәрсә генә уйлыйсың син? Бәлки сөйләрсең, йөрәгеңдәге ташны алып бәрерсең, ә? Ул уйларың сине бер харап итә инде. — Нәрсә әйтим, Таня, уйланырлык хәлләр бит, уйланырлык. Саймә әйтергә микән дип уйлап алды, аннары бәлки чыннан да йөрәген җиңеләйтергә теләдеме, ул әкрен генә сүзен башлады: — Күршеләр дибез, дуслар дибез, ә менә нәкъ шул күршеләр йөрәкләргә төзәлә алмаслык яра салганын аңламый да калабыз икән. Көз көне иде бу хәл булганда. Кибеттән кайтып килә идем, күршем Җәмилә капка төбендә басып тора. Исәнләштек, матур гына сөйләшеп алдык, аның яныннан киткәндә, сарык җоны ала торган кайчым аларда икәнен белә идем, шул искә төште, күптән сорармын дип йөри идем инде. — Кара әле, күршем, яз көне сарык җоны алганда кайчым синдә онытылып калган иде, әзерләп, карап куй әле, кич кереп алып чыгармын, иртәгәләргә сарык җоны аласы иде, вакыт җитте бит. — Син нәрсә сөйлисең, күрше, нинди кайчы? Син миндә нинди кайчы калдырганың бар? — Соң яз көне онытып калдырдым дим бит, яңа кайчымны, хәзер үземә кирәк. — Синең миңа кайчан сарык җоны алырга кергәнең бар? — димәсенме күршем? — Нишлисең син? Сарыкларың бетте дип кәҗә алдың, анда да вакыты белән мин кереп сава идем, үз кулларым авырта башлагач кына сиңа керми башладым бит, нәрсә сөйләгәнеңне ишетәсеңме? — Юк сүз сөйләп торма әле, гомер булмаганны, кайчан кәҗә саварга кергәнең бар, әле кайчым бар дип алдалап торасың, рәнҗим мин сиңа, күрше, рәнҗим, рәнҗеш төшә ул, әллә ниләр сөйләп, миңа кушканың өчен рәнҗим, — димәсенме. Аяк астымнан җир китте дип торам. Әле бит күп вакыт та үтмәгән, нинди сүзләр әйтә. Күршеләр булып торып ел саен сарык җонын алышырга керә идем, ә ул гел билем авырта дия иде. Сарыкларын бетерде, карый алмыйм бүтән дип зарланып. Әле ул гына да түгел, кызымны юлда очраткан бит. — Әниең хастаханәдә ята икән, минем рәнҗүем төште аңа, — дигән. Кызым аптырап киткән. — Нинди рәнҗеш, әнинең чебенгә дә тигәне юк бит, син нәрсә турында әйтәсең, күрше апа, — дигән. Ә күрше һаман үз сүзен әйтә ди: — Гомер булмаганны, мине алдап йөри, кайчан миңа сарык җоны алышканы бар? Миңа нәрсә белән булышканы бар әниеңнең, оятсыз хатын, ул кайчыны мин үзем кибеттән алдым", — дигән. — Әй Аллакаем, әнинең сездән чыкканы да юк, сине җәлләп гел булышырга керә иде, — дигәч тә, кызыма әллә ниләр әйтеп бетергән. Йөрәгемә тиде шул сүзләре. Нинди рәнҗеш? Кешегә булышкан өчен дә шулай рәнҗегәч, миңа нишләргә кала? Мин кемгә рәнҗим икән? Башка сыймаслык хәлләр бит бу. Алланың рәхмәте кая карый икән? Нигә шул сүзен әйткән вакытта телен яшен сукмады икән? Минем дә рәнҗергә теләгән чакларым аз булмады, ләкин ул сүз күпме авырлыклар китерәсен, буыннан-буынга китәсен бик яхшы беләм, шуңа дәшмичә калам, рәнҗим дип әйтергә куркам. Ә миңа дөреслек, яхшылык эшләгән өчен рәнҗим диделәр. Ничек алай әйтеп була соң? Үзенә булышканны белә торып ничек шулай әйтеп була? Бу юлы бик йөрәгемә бәрде шул, йөрәгемә бәрде. Саймә апаның бите буйлап яшь бөртекләре тәгәрәп төште. Бу вакытта аның күңеленең һәр күзәнәге чымырдап куйды, бөтен тәне буйлап кайнарлык йөгерде. Таня апа аңа карап: — Авыздан чыккан сүз кош кебек очып чыгып китә, тотып калып булмый. Сүзне әйткәнче мең тапкыр уйларга кирәк шул, уйларга кирәк. Ә синең күршең дөрес эшләмәгән, Алланың рәхмәте аңа да үз җәзасын бирер әле, бирер. Шунысын гына аңламыйм, кайчыны кибеттән алганы исенә төшкән, ә менә синең гел кереп булышуың исеннән чыккан. Ничек шулай була ала? Аны бит инде башка күршеләр дә исенә төшерә, битенә бәреп әйтә ала, синең булышуыңны диюем, ничек курыкмыйча син миңа булышканың юк дип әйтә алган ул? Синең булышуыңны Алланың рәхмәте дә күргән бит. Хәзер син шуларны уйлап йөрәк яраңны арттырып ятасың инде. Йә Раббым, түземлек бир үзебезгә.