Күршеләр (хикәя)
Күршеләр (хикәя) Гөлчирә ГАЛИМОВА Дүртенче бүлек Валерий Степанович кабинетында Лариса басып торганны күргәч, Энҗе уңайсызланып калды һәм: — Гафу итегез, мин комачауладым ахыры, соңрак керермен, — диде. — Юк, юк, киресенчә, әйдә, кер, кайбер мәсьәләләрне ачыклау өчен синең монда булуың кирәк тә инде. Энҗе кабинетка үтте, Валерий Степанович янына килеп, аның битеннән үбеп алды да: — Сәлам, абый, мин берничә минутка гына кергән идем, әни иртән өчпочмаклар пешергән, абыең чәй эчәр, эшенә кертеп чык, — диде. Энҗенең абый дип әйткән сүзеннән катып калган Лариса нишләргә белмәде, аның авызыннан бары тик: — Абый, — дигән сүз чыкты. Валерий Степанович аңа карап: — Нәрсә, Лариса туташ, әллә әйтер сүзегез беттеме? Әйе, Энҗе минем бертуган сеңлем, ә сез ничек уйладыгыз? Авыз ачып сүз әйткәнче башта уйларга, дөресен белергә кирәк. Сез бит әле бер генә атна эшлисез, шуңа белмисездер дә, тик бу әле сез әллә ниләр әйтергә тиеш дигән сүз түгел. Бүтән сүзегез булмаса, мин сезне тоткарламыйм, үз вазифагызны башкарыгыз. Лариса кабинеттан чабып диярлек чыгып китте. Энҗе абыйсына сораулы карашын ташлап: — Бу ...нәрсә булды, абый? Бәлки аңлатырсың? Валера кулындагы сәгатен карап алды да: — Дөресен әйткәндә мин мондый хәл булыр дип уйламаган да идем. Башка сыймаслык хәл бит, ул безне сөяркәләр дип белгән. Энҗенең күзе зур итеп ачылды, ул аптырап: — Нәрсәәә? — Менә шулай, сезнең кочакланышып торганыгызны күрдем, — ди. Нишләргә монда? Еларгамы? Көләргәме? — Ничек сөяркәләр? — Менә шулай, ул яңа кеше, әлегә нәрсәнең нәрсә икәнен белеп бетермәгән. Уйлап кара инде ә, без сөяркәләр. Валерий көлеп җибәрде дә: — Аны аңлап та була, син татар кызы, мин рус нәселеннән. Әтинең хаталары өчен безгә шундый минутлар аша үтәргә туры килә. Валера уйга калды, Энҗе аны тынычландырырга тырышып: — Без хата түгел, абый, без чынбарлык. — Шулай, ләкин әти аркасында мин әни янында яши алмадым. ...Әтинең күп санлы хыянәтләре аркасында әни түзмәде, әтидән аерылып авылга кайтып китте. Ә мин яшүсмер егет, әти-әни кебек табиб булырга хыялланучы. Мәктәп бетергәч училищега гел авылдан килеп укып йөреп булмый бит, менә теләмәсәм дә әти янында яшәргә туры килде. Ә әти шул күрше апа белән яши башлады. Ә мин нишли ала идем соң? Менә шулай язмыш дигәне вакыты белән дилбегәне үз кулына ала икән. Ә әни хастаханәдән китеп авылда гади фельдшер вазифасын башкарды, үзенә тиң яр тапты, аннары безне шатландырып син якты дөньяга тудың. — Ә бит, нинди яхшы табиб иде дип әле дә әнине мактыйлар. — Шулай, тик мине ул гына борчымый, Энже бөртегем, ул гына түгел. — Нәрсә булды, абый? — Мин дә әтинең хаталарын кабатлыйм ахыры. — Аңламыйм.. — Юк, юк, эш хыянәттә түгел, дин... мин дә бит әти кебек татар кызына өйләндем. — Син моны хата дисеңме? Син Гүзәл апаны яратмыйсыңмы? — Эш яратуда түгел... мин аны үлеп яратам, без бик бәхетле аның белән... бары... бары дин ...әйе дин ягыннан хата, сеңлем. Менә уйлап кара әле, мин рус динендә, син татар... — Нишлисең инде, шулай язгандыр. — Бу дөрес түгел, сеңлем. Минем дә балаларым бар, Иван әти, аның хатыны белән "Когда в церковь пойдём?" — дип аптыратып йөри, ә кызым Алиса, мин Әлисә дип дәү әнисе белән мәчеткә тартыла. Миңа нишләргә? Берәр бәйрәм оештыра башласаң да кыен. Әтинең апасы "читкә икона куярга кирәк", — диде беркөнне, миңа нишләргә? Гүзәлемә ничек дип аңлатырга? Без берберебезнең динен хөрмәт итәбез, бер-беребезгә каршы килмибез, тик олыгая төшкәч безгә нишләргә? Уйлап каравы да авыр, әнә әти, чиркәүгә еш йөри башлады. Менә мәсьәлән, мин үлсәм Гүзәлем аш уздырырга кемне чакыра, әйт әле? Мулла килеп азан әйтәме, яисә поп килеп укыймы? Менә нәрсә турында уйларга кирәк. Мин кечкенәдән балаларыма әйтәм, динегезне сайладыгыз икән, шул диннән тайпылмагыз, Иван син рус милләтеннән булган кыз сайла, ә Алиса татар милләте белән китсен дим. Ике милләт кешесенә бер йортта авыр буласын аңлатам. — Бигрәк акыллы инде син, абый!