— Үзегез шаяртканда кызык, шулаймы? Мин дә бераз шаяртып алырга теләдем иде. Ярар, аныс...
— Үзегез шаяртканда кызык, шулаймы? Мин дә бераз шаяртып алырга теләдем иде. Ярар, анысы ахырдан, Таня апа, аңлавыгызча сезнең хәл яхшы димәс идем. Үпкәгезгә су тизрәк җыела башлады, элек ярты елга бер суын суыртсак, хәзер өч айга бер сезне хастаханәгә салырга туры килә. — Син турыдан әйт, Валера энем, без синең белән хәзер шухры-мухры сөйләшеп тора торган түгел, турыдан әйт, күпме калды? Валерей Степанович югалып калды, ул бары тик иңбашларын селкетеп, күзләрен зур итеп ачып Таня апага карады. Ә Таня апа киресенчә дәртләнеп китте: — Мине теге дөньяда көтәләр дип уйлыйсың мәллә? Не дождётесь, әле мин ул әҗәл белән яхшы ук бәргәләшәм, мин тиз генә бирешә торганнардан түгел. — Әйе, анысына мин ышанам, тик, тик анализлар киресен сөйли шул. Әйдә, болай эшлибез, сез янә МРТ үтәрсез, аннары без табиблар белән киңәшмә үткәрәбез, ә инде аннары нишләргә икәнен сезнең белән сөйләшербез, ярыймы? — Нәрсәгә? Болай да билгеле бит инде, нигә дип тагын ул электр гробына кереп ятырга инде? Киңәшмә ясарга да кирәкми, вакыт үткәрмәгез. Ничек бар шулай калсын, күпме гомерем калган, шуны яшәрмен. — Алай димә инде, Таня апа, яшәргә, обязательно, яшәргә кирәк. Бу дөньяда бер генә дә артык кеше тумый, һәр кеше үзенчә кирәк. Әлегә палатага кереп торыгыз, мин сезне үзем чакырырмын. — Нишлим инде, тыңлыйм, иптәш доктор. Таня апа елмаерга тырышты, тик аның барып чыкмады, күтәренке кәефен борчулы йөз каплап алды. Шулчак ишек ачылып китте, ишектән янә Лариса кереп, Таня апаның чыкканын күреп, ул чыкканчы ишекне тотып торды. Таня апа артыннан ишекне ябуга: — Валерий Степанович, ике кешене колоноскопиягә җибәргәнсез, аларның язуларын китердем, тагын нинди йомышыгыз бар? — Әлегә сезгә йомышым юк, ә менә сөйләшәсе сүзләр күп, — дип кенә бетерде, кабинет ишеген шакып, бүлмәгә май кояшы кебек балкып Энҗе керде. (Дәвамы бар.) Гульчира Галимова