башы әйләнеп китте. Юк, юк, юк, тынычланырга кирәк, тизрәк тынычланырга. Аның әле авыру...
башы әйләнеп китте. Юк, юк, юк, тынычланырга кирәк, тизрәк тынычланырга. Аның әле авыруларны карыйсы, күп мәсьәләләрне чишәсе, күп сорауларга җавап эзлисе бар. Тик аның уйланырга гына вакыты юк иде, кисәктән яңгыратып, ишек шакыган тавышка ул айнып киткән кебек булды. Ишек ачылып китте һәм ишектән кыймас кына кергән Камилә: — Хәерле иртәләр, керергә ярыймы? — Әйе, әйе, керегез, мин үзем дә сезне чакыртырга теләгән идем. Сез кардиограмма ясаттыгызмы? — Әйе, менә, гафу итегез. Камилә кулындагы кәгазьне табибка биреп: — Сез мине бүген чыгарам дигән идегез. Табиб дәшмәде, ул кулындагы кардиограмма кәгазен карады да: — Кызганычка каршы, мин сезне бүген чыгара алмыйм. Менә бит, анда әле дә бик яхшы димәгән. Нәрсәдә без ялгыштык икән. Дәвалану дөрес һәм төгәл эшләнелде. Аңламыйм, әле ике көн элек кенә яхшы иде бит. Сез нигәдер борчылдыгызмы? — Минем белән бар да яхшы бит, бернинди үзгәреш сизмим үземдә. — Гафу итегез, тик кардиограмма башканы күрсәтә бит, күрә торып сезне бүген чыгарырга минем хакым юк. Сезгә бүген төшке аштан соң узига барып килергә туры килә, әлбәттә инде анда чиратка язалар, аннары атна, ун көн көтәргә кирәк була... Ә безнең вакыт юк, шуңа мин сезгә язу бирәм, шул язу белән сезне бүген үк караячаклар, узи үтүгә минем яныма керерсез, — дип, табиб нәрсәдер язып Камилә кулына тоттырып: — Узи үткәч барысын да белеп, нәрсә эшләргә икәнен хәл итәрбез. Ә хәзер миңа Шигапова Саймә ханымны чакырырсыз, ул бит сезнең палатада. Камилә әйе дигән кебек башын гына селкеп, кабинеттан чыгып китте. Валерий Степанович авыр сулап куйды. Иртән үк бүген аның кәефе кырылды. Нәрсә ди бит ә теге җүләр шәфкать туташы. Каян чыгып әйтте ул бу сүзләрне? Уйлар, уйлар, ләкин бу уйларны бозып, ахыргача аңларга ирек бирмәделәр аңа. Ишек ачып кабинетка Саймә ханым керде. — Хәлләрегез ничек инде бүген, Саймә апа? Бүген иртән кан басымыгыз ничә иде? — Бераз югарырак шул, югарырак. — Дару эчтегезме? — Әйе, шәфкать туташы бирде. Валерий Степанович алдындагы кәгазьләрне актарды, нидер табарга теләгән кебек. Үзе Саймә апага карап-карап алды да: — Яңадан үлчәп карыйк әле, нинди үзгәреш бар икән? Табиб әкрен генә аппаратын алып Саймә апаның кан басымын үлчәде дә: — Кардиограмма төшерергә булыр, йөрәгегез дә сикерә... Әйтегез әле миңа... сезне нәрсә борчый? — Ничек инде, бар да яхшы, Валерий Степанович. — Яхшы булгач нигә кан басымы өскә үрмәли икән? Әгәр сез нидер миннән яшерәсез икән, әйтегез әле, ...мин сезгә ничек ярдәм итә алам? Сезне нидер борчый, шулаймы? Аңлагыз мине, кеше тән җәрәхәтеннән генә түгел, күңел җәрәхәтеннән дә авырый һәм ышаныгыз, күп очракта икенче очрак күбрәк очрый. Мин аңлыйм сезне, шуңа күрә сез берничә көн психотерапевтка барып килерсез. Бу сез псих дигән сүз түгел. Психотерапевт сезнең күңел җәрәхәтенең нинди дәрәҗәдә икәнен ачыклап, сезгә нишләргә икәнен әйтә, сезгә киңәшләрен бирә. Күп очракта кеше йөрәк авырта дип табибка, терапевтка килә, ә бит әле невропатолог дигән табиб, психолог дигән табибларның аларга ярдәме күбрәк тияр дип уйламый. Аңлыйсызмы мине, Саймә ханым? — Әйе, бәлки сез хаклыдыр. — Кан басымы төрле сәбәпләр аркасында артырга мөмкин, без ул сәбәпләрне ачыкларга тиеш. Мин табиб белән сөйләшәм һәм бүген үк аның янына барырсыз. Валерий Степанович янә нәрсәләрдер язып Саймә апаның кулына тоттырды да: — Табибтан соң минем яныма керерсез, бергә-бергә ничек дәваларга икәнен белербез, иң мөһиме начар уйларны башыгыздан алып ташлагыз. — Рәхмәт сезгә. — Исән булыгыз. Саймә апа кабинеттан чыгарга өлгермәде, ишектән Таня апа керде дә, керүгә: — Обед җитә түгелме? Мине бүген карамыйсыз ахыры? Валерий Степанович ирексездән көлеп җибәрде дә: — Сезне онытып буламы инде, Таня апа. Керегез, утырыгыз. Мин сезне десертка калдырган идем. — Тагын нинди десерт? Табиб янә көлеп җибәрде дә: