Күршеләр (хикәя)
Күршеләр (хикәя) Гөлчирә ГАЛИМОВА Өченче бүлек Менә тагын яңа таң атты. Валерий Степанович өчен дә яңа көн башланды. Өс киемен салып, ак кар бөртекләреннән тегелгән кебек, ап-ак халатын киеп, кулларын угалады да, Валерий өстәл артына утырып кагәзьләрен барларга кереште, тик барып чыкмады, аның бармаклары туңган. Ул янә кулларын угалады, салкын, бүген бигрәк салкын булды шул, җитмәсә перчаткасын да алырга оныткан. Бераз бармаклары җылынгач, үз уйларына бирелеп, янә кәгазьләргә күз төшерде табиб. Башыннан мең төрле уй йөгерде, кемне бүген хастаханәдән чыгарырга, кемне ничек дәваларга, кемгә, нәрсә билгеләп була. Валерий Степанович кисәктән генә уйларын бүлдереп, үз-үзенә "Әйе, әйе, бүген Таня апаны узига да алып барырга, хирург белән дә киңәшләшеп алмыйча булмас. Нишләтергә аны? Глав врач белән дә киңәшләшеп консилиум җыярга булыр, анализлары да яхшы күрсәтә димәс идем. Тагын, тагын иң мөһиме... алтынчы палатадан Закир абыйны нейрохирург бүлегенә төшерергә, безнең дәвалау дөрес булмас, аның нерв күзәнәкләре какшаган, ә менә Сабированы нигә безнең бүлеккә салганнар икән? Анализлары минемчә яхшы, үзе дә әлләни зарланмый, кардиограммада да үзгәреш юк. Кем әле ул? Әйе, Сабирова Мингөлниса ханым. Так, так, кем кабул иткән әле аны? Нинди диагноз куйганнар икән? Валерий Степанович кәгазьләрен актара башлады гына, кабинет ишеген шакып, бүлмәгә шәфкать туташы Лариса кереп: — Валерий Степанович, сез бүген авыруларны палаталарга кереп карыйсызмы? Валерий Степанович бераз уйланып торгач: — Үз аягында йөри алучыларны кабинетка чакырырбыз, кайбер авырулар кеше алдында, чыннан да нәрсә, ничек авыртканын әйтергә ояла кебек, чын дөреслек арткы планда кала сыман, шуңа күзгә-күз карап сөйләшсәк яхшырак булыр. Аннары, Лариса, сезнең белән дә сөйләшәсе бар иде, килегез әле янымарак. Лариса елмая төшеп, йөремсәк хатын-кызларга гына хас адымнар белән табибка таба атлады. Үзе юха елан кебек, күз карашлары белән табибка карап: — Ә сез хатын-кызларны үзегезгә карата беләсез. Теләсәгез, мин сез ни телисез шуны эшли алыр идем, бәлкиии... бәлки без уртак тел табарбыз сезнең белән? — дип, өстәл өстендәге кәгазьләрне бераз төртеп, өстәл читенә утырды да: — Йә, нәрсә диярсез? — дип, туп-туры табиб күзенә карады. Валерий Степанович башта елмайды, аннары үзенә таба якынайган Ларисаның кулларын тотып: — Беренчедән өстәл утырыр өчен түгел, аннары мин сезгә утырырга да рөхсәт итмәдем бугай. Табиб шәфкать туташына усал итеп карады, аның шул хәтле бу хатынга сугып җибәрәсе килде, ул аздан гына тыелып калды. Үзендә җыелган ачуны көчкә бастырып, Валерий Степанович Ларисага карап: — Сез үзегез аңлыйсызмы нәрсә эшләгәнегезне? Нишлисез сез? Бу хастаханә, бардель түгел, сез шәфкать туташы, ә ... телем дә әйләнми әйтергә дә. Сезнең башыгыз эшлиме бу гамәлләрегезне кылганда ә? Мин сезгә сәбәп бирдемме бу уйларыгызны тормышка ашырыр өчен? Табиб кабинет буйлап йөри башлады, аның йөрәге сикерде, яңадан ачуы тышка бәреп чыкты. — Сез чыннан да ... башка сыймаслык хәл бит ә... сезне кем эшкә алды? Сез ник минем хакта шундый уйда? Әйтегез миңа, әйтегез. Лариса куркып калды дип әйтеп булмый, ул әкрен генә ишеккә таба кузгалды, аннары кире борылып, табибка сынаулы күзләрен ташлап: — Үзегезне гөнаһсыз дип йөрисезме? Кыланмагыз, иптәш доктор, мине дә сүкмәгез, минем дә күзем бар бит. Ярый инде дәшмим, нәрсә, күрми дип беләсезме? Әле беркөнне генә яшь, әйе, чыннан да чибәр Энҗене кочаклап торганыгызны үз күзләрем белән күрдем. Лариса үзенең табибтан көлүен яшермичә, аңа мыскыллы карашын ташлап: — Миңа яшь кыз кирәк дип әйтегез, турыдан әйтегез, мин бит аңлыйм, — дип, кычкырып көлеп җибәрде дә, кабинеттан чыгып китте. Валерий Степанович йөрәгенә ябышты. Бу вакытта аның йөрәге күкрәгенннән бәреп чыгардай шашып тибә иде. Ул тиз генә өстәле янына килеп, өстәл тартмасыннан дару алып авызына капты да урындыкка утырды. Нәрсә, нәрсә булды соң? Нәрсә диде әле бу тиле хатын? Оятсыз, ничек теле әйләнде аның бу сүзләрне әйтергә? Табиб ике кулы белән чөйкәләренә ябышты, күзләрен йомды, аның