җаннарында ниндидер рәхәтлек иде, әйтерсең лә алар хастаханәдә түгел, ә бары тик дуслар...
җаннарында ниндидер рәхәтлек иде, әйтерсең лә алар хастаханәдә түгел, ә бары тик дуслар очрашуында гына. Әйе, тормышның төрле ягы бар, Алланың рәхмәте барыбызны да бертигез күреп кенә бетерсен иде. Сәгать телләре дә көтми, алга таба чаба. Рәхәтләнеп көлеп алгач, Таня апа караватыннан торып басты да, үзенең өченче аягын идәнгә суккалый-суккалый чувашча такмак әйтеп җырлый ук башлады. Апалар исә аңа карап елмаеп кул чапты. Такмак беткәч Камилә сүз башлап: — Бигрәк матур җырладың, тик без генә аңламадык, бәлки татарчасын да җырларсың, Таня апа. Чуваш хатыны ялындырып тормады: Кыш бабай белән бергә Дед мороз идёт! Яңа ел килеп җитә, Скоро новый год! Таня апа ирексездән көлеп җибәрде дә: — Менә сезгә бөтен телдә дә перевод. Саймә апа көлә-көлә: — Әле бәхетебезгә палатабызда авыр хәлдә ятучы авыру юк. — Әйе, әлегә тыныч, тик менә мин килгәндә алай түгел, Таня апабызның хәле бик авыр иде, — диде Камилә моңсуланып калып. — Ярар, әйдәгез кичке ашка хәтле кан басымын үлчәтик, кичке аштан соң кеше күп була, — дип, Таня апа сүзне башкага борып, әкрен генә палатадан чыгып китте. Апалар аңа ияреп коридорга чыкты. (Дәвамы бар.) Гульчира Галимова