...Һаваларда оча ике аккош... (хикәя)
...Һаваларда оча ике аккош... (хикәя) НУРЗИЛӘ (Нотфуллина Нурзидә Камиловна) «Салмак кына, үз җаена гына аккан тормышыма кайлардан гына килеп керде соң ул?» — дип, инде ничәнче тапкыр уйлап алды Марсель Мадъярович, шылтыравык пәрдәләрне этәреп күк йөзенә карый-карый. Һава (нәкъ өч ел элеккеге кебек!) күксел-зәңгәр иде. «Аның күзләре сыман...» Шундук, үрелеп, урамга күз салды. Энҗе һаман да китмәгән икән әле, кәгазьгә төреп тоткан документларын күкрәгенә кысып, диварга сөялгән дә каядыр билгесезлеккә текәлгән хәлдә тора иде. Марсель Мадъярович, автомат рәвештә диярлек, радионы тоташтырды — аның иң яраткан җырын тапшырып яталар икән: Һаваларда очкан ике аккош Талгын гына канат кагына. Әллә нигә, бергә чакларда да, Күңелем һаман сине сагына... Шулчак ул бер мизгелгә генә ишеккә омтылып куйды, әмма шалт итеп радионы сүндерде дә, өстәлне әйләнеп үтеп, кара күн креслосына авуга, тынычланып калды. «Нигә кирәк соң әле миңа бу проблема? Буласы — булган, буявы сеңгән. Теге чакта аны эшкә алуым ук хата булган, ахры...» Шулвакыт аның күз алдына «теге чак»лар килде. ...Һаваларда оча ике аккош, Каурыйлары җиргә коела. Янып сөйсәң, күңел канатлана, Мәңге талмас кебек тоела... Марсель Мадъярович, радионың тавышын кысты да, төймәгә басып кына, сәркатип ханымга килүчене үткәрергә кушып, тәрәзә янына китте. Һәм, булачак «тамаша»га әзерләнеп, ирен чите белән генә көлемсерәп куйды. Соңгы вакытта шактый күренеклегә әйләнгән фирмасына эшкә алганда, шулай тикшерергә ярата ул: керүченең ишек ачуына һәм... бусагадагы «чикләвек»кә ни рәвешлерәк төртелүенә карап. Килүченең, фирма оешкан чаклардан ук калган, үзенә күрә бер талисман ролен үтәгән «ботаклы» тупсага абынгач, нинди сүз яки ымлык ычкындыруыннан булачак хезмәткәргә тәүге бәясе әзер була хуҗаның. Тәрәзәдән күкнең нинди төстә икәнен аерып булмаслык бер почмагы гына күренә иде. Һич тә зәңгәрсу түгел бу, көннең эсселегеннән күкселләнгәнме әллә, дип уйлап алгач, ник керми соң, дигәндәй, Марсель Мадъярович ишеккә борылды. Шулчак, гаҗәпләнүдән, кызларныкыдай кыйгач кашлары маңгаена сикереп менгәнен сизми дә калды: кызый инде кереп өлгергән, алай гына да түгел, өстәл янында ук тора икән. Моңа кадәр ике катлы ишекне тавышсыз ачып ябучы булмаганлыктан, Марсель Мадъярович керүчене игътибар белән күздән кичерде. Күксел чәчле, төскә-биткә уртача гына булган кызның күзләре дә йөземдәй күк төсле икән. Үзе дә кесәгә сыярлык кына кызның да кызыксынучан карашын тоеп, шкаф кадәрле ир бермәлгә югалып калды. Һич кирәкмәгәнгә туташны әйләнеп үтеп, дәү кара креслосына чумгач кына исәнләште, аннан инде кызга урын тәкъдим итте. Документларын актаргалаган булып, күз кырые белән генә кызга да карап алды: ап-ак күлмәкле туташ, кабинеттагы ике һава җилләткеч тә куып бетерә алмаган бөркүлекне, күксел кулъяулыгы белән әледән-әле җилпеп, үзенчә тараткалап ала иде. Бераз сүзсез торганнан соң, хуҗа кызның исемен сорады. Энҗе икән. Сүзне шеф үзе теләгәнчә башлый алмагангамы, эшлекле сөйләшү һич кенә дә барып чыкмады. Төсе-кыяфәте белән дә әлләкем булмаган, ныклап торып эш күрсәтергә дә охшамаган кызыйны, үз-үзенә каршы килеп диярлек, бетмәс-төкәнмәс кәгазь мәшәкате бүлегенә вакытлыча хезмәткә билгеләргә булды Марсель Мадъярович. Тегесе сүзсез генә ризалашты, бер ел эшсез йөреп арыган иде кызый. Иртәгәдән эшкә килергә ниятләп, ишеккә борылды. «Нинди Энҗе инде бу...» — дип уйлап калды хуҗа аның артыннан, исеме җисеменә туры килмәгәнгә уфтангандай. ...Энҗе, башын ирнең күкрәгенә салып, тынып калды. Өстенә ишелеп төшкән әлеге яңалыктан Марсель Мадъярович та сүз әйтерлек хәлдә түгел иде. Өч ел буе бала хакында уйлап та карамадылар бит. Һәрхәлдә, Марсель әфәнде бу призга һич тә әзер түгел: яшең иллегә якынлашканда, менә сиңа туган көнеңә бүләк! Күңелеңне иркен тот, шеф! Сөеклесенең сулышыннан ук ни уйлавын тойган Энҗе, авыр сулап, дәвам итте: