— Борчылма, кадерлем, баланы мин сиңа тагарга җыенмыйм. Фамилиямне — үземнекен, әтисене...
— Борчылма, кадерлем, баланы мин сиңа тагарга җыенмыйм. Фамилиямне — үземнекен, әтисенең исемен үз әтиемнекен яздырачакмын. Өч ел буе кабатлаган сүзләремнән дә ваз кичмим: бары тик сине генә яратачакмын, синеке генә булып калачакмын. Баламны үзем өчен табам, хәтта бер тапкыр килеп карамасаң да рәнҗемәм. Әмма, ни генә булмасын, синең өчен һәрчак ишегем — биксез, күңелем — ачык, түшәгем җылы булачак... Кайтарып сүз дәшерлек хәле дә калмады булачак әти кешенең. Буй җиткән өч кызы күз алдына килде, никтер. Олы кызының икенче баласы белән бер вакыттарак туасы икән бу олан. «Малай булмасмы әле», — дип уйлап алды кыяр-кыймас кына, инде күптән күңел сандыгына яшергән улы булу хыялын сулкылдатып. Ни хикмәттер, бердәнбер оныгы да кыз бала иде шефның. Үз ишләре белән җыелышкан вакытта балалар хакында сүз кузгалганда, өч кызы барлыгын әйтергә уңайсызланган чаклары күп булды аның. «Бракодел» дип артында сөйләнгәннәрен ишетсә дә, сиздерми, «әкияттәге кебек» дигән булып, сүзне кыска тота иде андый вакытта. ...Энҗе, кулына декрет акчасы белән хезмәт кенәгәсен тотып урамга чыккач, бермәл кай тарафка барырга белми аптырап торды. Менә хәзер, әбисе әйтмешли, дүрт ягы — кыйбла аның. Эшен әллә ни яратып бетермәсә дә, тел-теш тидермәслек итеп башкара иде бит әле. Болай ук шатланып озатып калырлар дип уена да китермәгән иде. Баласы буласын белгәч, «әти кеше»нең дә коты алынды, ахры, дәрте дә сыекланды. Күзгә-башка бик үк чалынмаска тырыша башлады. Энҗенең үз теләге белән эштән китүенә куанды да бугай хәтта. Һәрхәлдә, хезмәт кенәгәсенә язылып «за безупречную работу» белдерелгән рәхмәттә һәм кадрлар бүлеге мөдиренең төче елмаеп дежур озату сүзләре әйтүендә ялгыз анадан котылуның сөенече «кычкырып» тора иде. Урамга чыккач кына ашыгып ясалган адымының ялгышлыгына төшенә башлады Энҗе. Бу шәһәрдә аның беркеме дә юк бит. Эштән киткәч, вакытлыча яшәп торган фатиры өчен түләргә акчасы булмаячак дигән сүз. Үзе исәптә торган тулай торакка да ике бүлмәдәше янына бала белән сыймаячак... Инде утызны атлап узарга маташканда, әтисе белән үги әнисе янына кабат кайтырга юл ябык. «Анаң үги булса, атаң — урыс» дигән сүзләргә тулысы белән сыеп бетмәсә дә, үги ананың үз балаларын кысрыклыйсы килмисе көн кебек ачык иде. Тик Энҗе берәүне дә гаепләмәде... Нәрсәгә өметләнде соң ул? Бергә булмаячаклары көн кебек ачык иде бит. «Агачның асылына асылыну»ның ахыры да, черегенә асылу кебек үк, бертөрле тәмамланганын аңламас хәлдә идеме әллә? Тирән сулыш алып, иңнәреннән авыр йөкне этеп төшергән сыман бер хәрәкәт ясады да аяклары атлаган якка китеп барды ялгыз хатын. ...Һаваларда очкан ике аккош Аерылмыйча яшәр гел бергә... Без очарбыз бәхет киңлегендә Синең белән икәү гомергә... Туктап торган ярым буш троллейбусның шофер кабинасыннан, үзәкләрне өзеп, таныш җыр яңгырый иде. Нишләптер, әлеге троллейбуска керәсе итте ул. Иң алдагы урындыкка җайлап урнашып алды ана, әмма баласына бик үк җайлы булмады, ахры, кузгала, тынычсызлана башлады. Сабыен сабырландырырга теләп эчен сыйпаштырып караса да, тегесе көйсезләнүен дәвам итте, нәрсәнедер ошатмыйча, тибенеп-тибенеп алды: әнисенең борчулары балага тыныч кына үсәргә бирми иде, әлбәттә. Тигез генә барган троллейбус та түмгәкләр өстеннән сикергәләп чапкан кебек тоела башлады Энҗегә. Түзмәде, төшеп, җәяү атларга ниятләде. Ишектән чыгып килешли, Энҗенең күзе кабартылган зур туп тоткан кечкенә малайга төште. Малайның кулындагы тубыннан әллә ни аермасы да юк кебек: түп-түгәрәк яңаклы, кып-кызыл шортигы белән майкасыннан алсу тулы тәне күренеп торган сабый урынында һич кенә дә басып тора алмый иде. Әтисенең әле алдына, әле артына чыга, тубын да тик кенә тотмый, кабарткычыннан эләктереп әйләндереп-әйләндереп болгый, якындагы пляжга йөгерер иде дә, әтисен калдырып чабарга кыймый булса кирәк. Тегесенең исә дуслары белән сөйләшеп сүзе бетәргә охшамаган.