Алчәчәк белән Гөлчәчәк (хикәя)
Алчәчәк белән Гөлчәчәк (хикәя) Роза КАМАЛЕТДИНОВА 1. Янган күл буенда уздырыштан иртә-кич сайрашкан бакаларның колак тондырырлык җырын тыңлап, тәпи йөри башлауга каз-үрдәк саклап, күлмәк итәкләре белән ташбаш сөзеп, иреннәре чабырганчы кәҗә сакалы, кузгалак, юа, кукы ашап, Газзә чишмәсеннән ярыша-ярыша көянтәләп су ташып, кишер, чөгендер утап, эшләп-ныгып бер авылда үсте алар. Агылый белән Тагылый дип йөртәләр иде аларны. Алар да алар, дим... Алар дигәнем Айсинә белән Гөлфирә – икесе дә Чүкечбаш кызлары бит инде. Хәер, сез бит әле Чүкечбашны да белмисез булыр?! Безнең авылның ике урамы койган да куйган – нәкъ менә чүкеч инде. Озын булып буйга сузылганы безнең урам, гүя сабы, ә кыскарагы – аркылы ятканы, гел чүкечнең үзе инде. Буй урамны икегә бүлеп – Югары оч һәм Түбәнбаш дип тә атыйлар әле. Кемдер кайчандыр җиңел кулдан шундый атама таккан. Бер телгә кергәч, хәзер инде беркем дә ник шулай аталган дип төпченеп маташмый. «Кая киттең?» – «Чүкечбашка менеп төшәм әле», йә булмаса, «Югары очтан кайтып килешем», – дип кенә җиффәрәләр. Зур да түгел, кечкенә дә түгел бу авыл... Урман-сулары белән дә әллә ни мактанырлыгы юк. Читкә киткәннәрне сагындырып тилмертә, ерак юлларны якын итеп тартып кайтара торганы – туган туфрак дигән тылсымлы сүз, капка төбенә озата чыккан, елап калган әти-әни дә чылтырап аккан чишмәсе генә. Эчәр сулары читтә тәгаенләнгәннәр исә, тешләрне сындырырлык сап-салкын, кәүсәр суыдай татлы-тәмле чишмә суын, сагынмакта авызга тәм кертә дип, берәр пластик шешәгә тутырып алалар да бәхет эзләргә читкә чыгып китәләр. Айсинә белән Гөлфирә дә көннәрдән бер көнне юл биштәрләренә китап-дәфтәр тутырып, «Укырга, кеше булырга!» дип, шау-шулы, кайнап торган калага юл тотканнар иде. Мөгезсез сыерлар сыман, медицина институтына барып кермәкчеләр иде. Әмма имтихан алучы борынлы абзыйларның мондаен авыл ипиләренә исләре китми икән. Үзләре ише авыл боламыклары мул булып куерган коридорларда этенеп-төртенеп йөргәләп карадылар да, ничек очынып килеп кергән булсалар, шундый ук тизлектә очып чыгып та киттеләр. Гөлфирәбез беренче имтиханнан ук төшеп калды. Ә Айсинә – башлы кыз, мәктәп горурлыгы – имтиханын әйбәт бирсә дә, конкурстан узмады. Аның әтисе Вәгыйз абзый заманында колхоз кәнсәләрендә баш бухгалтер иде. Зәмзәм суын чишмә суыннан артыграк күреп, ахырда зур гына суммага растрата ясап, түләп котыла алмаячагын аңлап, бер яңгырлы кара төндә авылдан чыгып ук шылды. Гөл кебек хатыны кызын кочаклап ялгыз утырып калды. Айсинәсе тырыш, булдыклы да, әмма атасыз үскән балаларга хас сыйфат – горур тәкәбберлек аны да читләтеп үтмәде. Ярлы тәкәббер диләр андыйларны. Чит-ятлар белән уртак тел табу гаять читен аңа. Ә Гөлфирә, укырга әллә ни һәвәслеге булмаса да, чырыш. Аралашучан. Сүзгә кесәгә керүне белми. Уен-көлке, мәзәк сүзгә исе китә, авызы колагына җиткәнче ерылырга тора. Холкы да, гәүдәсе дә уйнак-җиңел аның. Ишле гаиләдә үскәнгәме, әрсезлеге дә җитәрлек. Егет-җилән белән тиз таныша, ике-өч авыз сүз алышуга үз була белә. Аерылсалар, елап утырмый. Җиңел яши, диләр андыйлар хакында. Чүкечбашның хәтфә үләннәре төшләренә кереп йөдәтсә дә, ник икесенең берсе авылга кайтып китү хакында сүз кузгатсын! – Икенче елга ныграк әзерләнеп... – Айсинәнең икеләнеп торуы Гөлфирәгә ошамады. Язмыш атын үзеңә иярләргә, дилбегәне үз кулыңа алырга кирәк. – Авылга кайту турында хыялланма син! Сыер койрыгына бер тагылсаңмы? Гомергә аерыла алмыйсың. Кыз баланың бәхете – ирдән уңу! Шәбрәк кияү табу хәстәренә керешергә кирәк, кызый! Чын ир-егетләр мыжгып торган берәр җылырак җиргә елышырга кирәк безгә! – Ай-һай, мыжгыганнар арасында булырмы асыл зат... – Тапкансың хыялланыр нәрсә! Бик беләсең килсә, хатын-кызга асыл заттан битәр асылташ тансыграк. Акчаң күп булсамы? Их, яши белер идем мин! Укымышлы-зыялы ирләрнең базары төшкән заман бит хәзер. Гаделлек дип бугаз киерүчеләр пычагымны да кыра алмый. Гаярь ирләр заманы килде. Акча, мал таба торган шәп егетләр очрасамы...